Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән ифтар узды. Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, авыл мәчетләре имамнары һәм мәхәллә кешеләре катнашты.

Камил хәзрәт башта район имамнары белән очрашты, аларны Рамазан ае башы белән котлады, үгет-нәсыйхәтләр, яхшы теләкләр җиткерде.

Аннары мөфти район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты, райондагы дини вәзгыять, мәхәлләләр эшчәнлеге, якын киләчәктә гамәлгә ашырылачак чаралар турында фикер алышты.

Очрашудан соң «Ихлас» мәчетендә мөфти алып баруында ахшам намазы укылды һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән кичке аш — ифтар узды. Бу мәҗлескә район имамнары, мөселман активы, яшьләр, спонсорлар, шулай ук социаль чаралар җитәкчеләре һәм мохтаҗлар чакырылган иде.