Ислам диненең төп максаты – кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә безгә шәригать кануннарын иңдергән. Әгәр без шушы илаһи кануннар буенчаяшәсәк, фани дөньядагы һәм ахирәттәге тормыш бәхетле, тыныч, матурбулачак.
Кешене бәхетсез итә торган сыйфатларның берсе – көнчелек. Бу сыйфат аркасында кеше үзенә һәм башкаларга зыян китерә. Белгәнебезчә, дөньяда беренче гөнаһ шул сыйфат аркасында эшләнде. Адәмнең гaләйһиссәләмнең улы Кабил көнләшеп, үзенең бертуган кардәшен Һабилне үтерде.
Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйткән: «Ут утынны яндырган кебек, көнчелекизге гамәлләрне юкка чыгара».
100 елдан артык яшәгән бер хикмәтле кешедән: «Озак яшәүнең сере нәрсәдә?» – дип сораганнар. «Аллаһка шөкер кылып, көнчелек сыйфатыннан ерак булуда», – дип җавап кайтарган.
Икенче хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Бер-берегездән көнләшмәгез, бер-берегезне алдамагыз, бер-берегезгә нәфрәтләнмәгез, артыгыз белән борылмагыз, кардәшләр булыгыз. Дөреслектә, мөселман икенче мөселманга кардәштер. Ул аны рәнҗетергә, ярдәмсез калдырырга, ялганда гаепләргә тиеш түгел. Аның намусына, малына һәм тормышына кул сузу – хәрамдыр. Тәкъвалык менә монда!» – дип әйтеп, Аллаһның Расүле өч тапкыр калебенә төртеп күрсәткән дә әйткән: «Әгәр берәү мөселман кардәшен кимсетсә, рәнҗетсә, аңа бу гамәл җитәрлек зарар булыр».
Динебез тарафынннан рөхсәт ителгән көнчелек бар, аны башкача ак көнчелек дип әйтәләр. Мондый көнчелек кешене изгелеккә этәрә, рухи яктан үстерә, камилләштерә. Бу хакта Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم болай дип әйткән: «Ике төрле кешедән генә көнләшергә ярый: беренчесе – Аллаһы Тәгалә аңа Коръән байлыгын биргән һәм шуның белән көн-төн мәшгуль булган кеше, икенчесе – Аллаһы Тәгалә аңа күп нигъмәтләр биргән һәм ул шул байлыгын изге юлда сарыф иткән кеше».
Түбәндәге хәдисне истән чыгармаска кирәк! Бер көнне сөекле Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم үзенең сәхабәләренә шундый сорау бирде: «Кем ул банкрот?» – диде. Сәхабәләр: «Безнең аңлавыбызча, бу сүз товарның, акчаның юклыгын аңлата», – дип җавап кайтардылар.
Аллаһның Расүле صلى الله عليه وسلم: «Минем өммәтемнән булган банкрот кеше шул булыр – кем Кыямәт көнендә укылган намазлары, тоткан уразалары, бирелгән сәдакалары белән килер, ләкин шуның белән бергә ул кемнедер орышкан, кемнедер хур иткән, хаксыз кемнеңдер малын кулланган, кемнеңдер канын түккән, кемгәдер суккан. Һәм шул начар гамәлләр өчен аңа үзенең изге гамәлләре белән түләргә кирәк булачак. Әгәр аның саваплары бетсә, ул рәнҗетелгән кешеләрнең гөнаһларын үзенә алачак. Шуннан соң ул җәһәннәмгә ташланачак», – дип әйтте.
Көнчелек сыйфатыннан пакьләнер өчен нишләргә кирәк?
– Дини гыйлемнәрне арттырырга;
– Аллаһның чиксез рәхмәте турында уйланырга;
– Изге, күркәм холыклы кешеләр белән дус булырга кирәк.
Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә:
«Әй иман китергән кешеләр, Аллаһ каршысында гөнаһ кылудан куркыгыз һәм тугры кешеләр белән бергә булыгыз»
«Тәүбә», 9:119
Борынгылар әйткәннәр: «Яхшы белән юлдаш булсаң, җитәрсең син морадка, яман белән юлдаш булсаң, калырсың син оятка». Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга үзебездә күркәм сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итсә иде.
Нияз хәзрәт Сабиров, ТҖ МДНнең дәгъвәт бүлегенең җитәкчесе , Апанай мәчете имам-хатыйбы