Изге Китабыбызны ачып җибәрүче Фатиха сүрәсендәге “галәмин” сүзе дөньялар дигәнне белдерә. Ә нинди дөньялар турында сүз бара соң? Кайбер галимнәр адәмнәр дөньясы, хайваннар дөньясы, башка тереклек ияләре яши торган дөнья һәм бакый дөньяны да шушы исемлеккә кертәләр. Куртуби тәфсирендә 18 мең галәм булу ихтималы әйтелә. Моңа безнең Жир планетасыннан кала, башка җирләрдә тереклек итүче мәхлүкатлар да өстәлә.

Коръәни Кәрим беренчеләрдән булып хәбәр бирде: Җир йөзендәге кебек, кайдадыр галәмдә тормыш бар. Әмма Аллаһның әмере булмау сәбәпле, безгә алар белән күрешү сәгате җитмәгән. Галәм бик тә киң, зур вә серле, Тукаебыз әйткәндәй, күктә ни булмас дисең син, очсыз-кырыйсыз күк бит ул… Кешелекнең әле дә космосны ягъни галәмне өйрәнүдән туктаганы юк. 2004 нче ел мәгълү­матларына карасаң, галимнәр иң көчле телескоп аша күктәге йолдызлар санын тикшергән, хак булса, аларның исәбе 70 сикстиллионга җитә икән. Бу кадәр санны аңлау өчен 7 янына 22 нуль куярга кирәк. Җир йөзендәге һәммә ком бөртеген җыйсак та, алар йолдызлар саныннан 10 мәртәбәгә кимрәк чыгар иде! Бу ачышлар адәм акылы җиткән дәрә­җәдәге мәгълүматлар гына. Мәгәр төгәл мәгъ­лүматны адәм баласы беркайчан да белә алмаячак, безгә гыйлем бик аз бирелгән. Аллаһы Тәгалә шундый Бөек Зат, ә без беркем түгел…

Без яши торган дөньяда да, галәмдә дә бөтен үсеш Аллаһның рәхмәтләре һәм кодрәте белән бара. Фәнни ачышны да уйлау дәрәҗәсе, фикерләү рәвеше шуңа тәңгәл килгән галимнең баш миенә зиһен буларак сала Раббыбыз. Нәтиҗәдә, кешелек дөньясының үсеше өчен бик тә әһәмиятле булган ачышлар ясала, фәнни казанышларыбыз камил­ләшә, шул гыйлем нигезендә яңа технологияләр барлыкка килә. Шулай итеп, һәрбер галимнең теге яки бу гасырда ясаган гыйльми ачышы ул, иң беренче чиратта, әлбәттә, аның үз тырышлыгы нәтиҗәсе. Аллаһы Тәгалә шушы тырышлык, эзләнү бәрабәренә кирәкле зиһенне бирә дә инде. Чөнки, галәмнәрнең Тәрбиячесе буларак, Ул белә — нәкъ менә шул заманда, шул юнәлештә хезмәт куючы галим тарафыннан шушы гыйлем ачылмый калса, адәм баласының тормышына зәгыйфьлек килә.

Дөнья яратылганнан алып, Адәм галәйһиссәләмнән башлап җир йөзенә 124 мең пәйгамбәр килеп киткән. Аллаһы Тәгалә Үзенең илчеләрен дә кайсы милләттән җибәрергә кирәген Үзе хәл итә. Әйтик, олимпиадада катнашу өчен, бер мәктәпкә чакыру җибәрәләр. Укытучы кайсы укучыны сайлап алачак? Әлбәттә, иң яхшы билгеләргә генә укучы баланы! Бу бала кайчан да булса зур ярышларда катнашырмын дип түгел, ә бәлки үзенең намусы, вөҗданы, тырышлыгы, уңганлыгы бәрабәренә уку алдынгысы булган. Шуның күк, бер генә пәйгамбәр дә киләчәктә Аллаһ илчесе булырмын дигән уй белән яшәми һәм моңа омтылмый да. Әмма ләкин аның зиһенендә тормыш турында уйлану, эзләнү, үзенә күрә тикшеренү бара: каян килә мондый әхлаксызлык, нигә болай бу дөнья? Ул бик рәхәтләнеп үзе яшәгән шәһәр халкының әхлагын төзәтер, яхшы якка үзгәртер иде, мәгәр ничек икәнен генә белми. Күңеле гамьле кешене Аллаһы Тәгалә Үзенә якынайта.

Мәккә шәһәрендә Мөхәммәд бине Габдулла дөньяга килә. Белүебезчә, пәйгамбәребез (с.г.в.) гарәпләрнең иң дәрәҗәле корәеш кабиләсеннән була. Кешенең дәрәҗәсе, ничек кенә әйтсәгез дә, нәселеннән килмичә калмый. Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм Ибраһим пәйгамбәр нәселеннән, бу ике пәйгамбәр арасында 92 буын кеше яшәп узган. Әтисенең әтисе, ягъни бабасы — Габделмоталлиб — корәеш кабиләсенең сәете, икенче төрле әйткәндә, башлыгы була. Әнисе яклап бабасы, ягъни Әминәнең әтисе дә кабилә башлыгы.

Әминә ул заманнарда үз кабиләсендәге иң дәрәҗәле хатыннарның берсе санала. Габделмоталлибның 10 баласы булып, Габдулла исемлесен Әминә белән кавыштыралар. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әтисе улы туганчы ук вафат була. Габделмоталлиб бабасы, дөньяга яңа аваз салган оныгын күтәреп Кәгъбәтуллаһ янына алып бара һәм аңа Мөхәммәд дип исем куша. Бу көнгә кадәр корәеш кабиләсендә Мөхәммәд исемле бер генә бала да булмый, гарәпләр бу исемнән саклана торган булганнар. Ни өчен? Чөнки Гарәп ярымутравына күченеп килгән китап әһелләре — нәсара һәм яһүдиләр үз китапларыннан укып, Ахырзаман пәйгамбәре киләсен һәм аның Мөхәммәд исемле булачагын сөйләп йөриләр иде, шуңа күрә гарәпләр балаларына берсе дә бу исемне кушарга батыр­чылык итмәде. Әмма Габдулла белән Әминә һәм Габделмоталлиб бу исемгә мөкиббән китеп, аны хәерле исемгә юрадылар.

Ул вакытларда гарәпләр яңа туган балаларын авылда яшәүче берәр сөт анасына тәрбиягә бирә торган булганнар. Пәйгамбәребезне дә (с.г.в.) Хәлимә исемле хатын алып китә. Бу хатын гарәпләрнең иң чиста дикцияле, ягъни төзек, дөрес сөйләмгә ия кабиләдән була. Мөхәммәд (с.г.в.) Хәлимәнең балалары белән бергә тәрбияләнеп, Мәккәдәге бозыклыктан, әхлаксызлыктан читтә, авылның чиста табигатендә саф һава сулап, әхлаклы даирәдә үсә. Аны ике ел имезгәннән соң, Хәлимә Әминәдән тагын ике елга үзендә калдыруын сорый. Чөнки Мөхәммәдие (с.г.в.) бик якын итә, аннан аерыласы килми. Шулай итеп, булачак пәйгамбәр Хәлимә анасы янында дүрт яшькә җитә. Бу вакытта инде ул башкалар белән кәҗә көтүе көтә.

Шулай бервакыт көтү көткәндә, ике фәрештә килеп пәйгамбәребезнең йөрәген ярып алалар һәм кальбендәге кара тапны алып ташлыйлар да, йөрәкне су белән юып кире урынына куялар. Без беләбез: һәркемнең кальбе бар. Кеше иманга якынайганда кальбтәге кара тап кечерәя. Иманына зәгыйфьлек килгәндә исә кара тап та зурая башлый. Шул рәвешле кальб гел үзгәреп тора.

…Өч төрле кальб бар. Беренчесе — расүлебезнеке (с.г.в.) кебек агарган һәм башка үзгәрми торган кальб, ул һәрвакыт чиста көе тора, истикамәт дигән дәрәҗәгә җиткән. Мондый кальбләр бик сирәк. Икенчесе — кап-кара кальб. Ябылган, каралган, ачылуында өмет юк, пичәт сугылган, бернәрсә үтми, бернәрсә чыкмый. Өченчесе — актан карага, карадан акка авышып торучан кальб. Кеше намазга баскач ул агарып китә, намазын ташласа, карала. Күрүебезчә, расүлебез моннан азат, аның кальбе ап-ак…

Хәлимәнең балалары фәрештәләрнең ни эшләүләрен күреп торалар һәм кайткач аналарына сөйләп бирәләр. Хәлимә курка кала һәм баланы кире әнисенә кайтарып бирә.

Көннәрдән беркөнне Әминә, Мөхәммәдие алып, Габделмоталлиб белән бергә әти-әнисенең каберен зиярәт кылырга дип Мәккәдән Мәдинә шәһәренә чыгып китәләр. Кайткан вакытта Мәккә белән Мәдинә арасындагы Әл Әква дигән урында Әминә авырып вафат була. Алты яшьлек малай бабасы Габделмоталлиб тәрбиясендә кала. Ике елдан соң бабасы да дөнья куя һәм Мөхәммәд әтисе белән бертуган агасы Әбү Талиб тәрбиясенә күчә…

Коръәни Кәримнең Гыймран сүрәсендә болай диелә: “Аллаһ мөэминнәргә үзләреннән пәйгамбәр күндереп зур нигъмәтләр бирде, пәйгамбәр мөэминнәргә Аллаһуның аятьләрен укыр, аларны мөшриклектән, бидгать вә башка нәҗесләрдән пакьлар, дәхи Коръән һәм шәригать хөкемнәрен өйрәтер, гәрчә алар Коръән иңмәс борын ачык адашуда булсалар да (164 нче аять). Әлеге аять “Без Коръән буенча яшибез, нәрсәгә кирәк тагын сөннәтне үтәү!” диючеләргә җавап. Аятьтән аңлашыла ки, расүлебез булмаса, без Коръәнне укый да аңлый да алмыйбыз. Шулай ук җаннарыбызны да пакьли алмас идек! Ә ни өчен соң шулай? Коръәни Кәримне өйрәнү өчен Аллаһы Тәгалә Үзе җитмимени, ни максаттан ул инсаннарга расүлен җибәрде? Бу сорауга Әнгам сүрәсенең 107 нче аяте җавап бирә: “ Әгәр Аллаһ аларның мөшрик булуларын теләмәсә иде, әлбәттә, мөшрик булмас иделәр. Сине аларга сакчы яки ихтыярлы кылмадык, янә син аларны дингә көчләп кертүче вәкил түгелсең” ди Аллаһы Тәгалә. Аятьнең мәгънәсе нидән гыйбарәт? Әгәр Аллаһ теләсә, бу дөньяда бөтен кеше Ислам динен тотар, туры юлда гына булырлар иде. Әмма ләкин адәм баласының дөньяга килү максаты — үз башын эшләтеп хак юлны табуда, түгел компьютер шикелле программалаштырылып кына яшәү. Мондый тормыш бер гөнаһсыз фәрештәләргә хас, алар Аллаһның һәр әмерен җиренә җиткереп үтәүчеләр. Аллаһның инсаннарга карата теләге вә әмере исә башкача: кешене фәрештәләрдән дә югарырак дәрәҗәләргә ирештерү. Шуның өчен дә Ул адәм балаларына сайлау мөмкинлеге, ихтыяр көче һәм акыл бирде. Ягъни караңгылык белән яктылык, ялган белән хаклык арасын сайлау кодрәтенә ия итте. Бу күркәм сыйфатларга ия кешеләргә тагы да югарырак үрнәкне таныту максатыннан исә пәйгамбәрләрне җибәрде. Менә хикмәт нәрсәдә. Гыйбадәтне кимчелексез итеп Аллаһның расүлләре үтй, башкалар исә аларның үрнәгенә иярергә тиеш. Ия хәерле үрнәк — шушы. Аллаһы Тәгалә адәм бала­сының кулына үзенең тормыш кыйбласын тоттыра һәм пәйгамбәрләр артыннан иярергә куша. Ә пәйгамбәрләр исә үз чиратында хәерле үрнәкләре аша кавемнәре күңеленә юл таба. Әмма бу һич кенә дә кешене дини гыйбадәтне үтәргә мәҗбүр итү дигән сүз түгел. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә сия ал арга сакчы түгел дигән сүзләрне әйтә. Димәк, кешеләр арасына пәйгамбәрләр җибәрелүнең максаты — аларга хәерле үрнәк күрсәтү. Чөнки Кыямәт көнендә бәндәләрнең: “Әй, Раббым, сия безгә сайлау кодрәте бирдең, әмма сайлап алырга үрнәк җибәрмәдең”, — дип әйтүләре мөмкин.

Әйе, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлында кылган гамәлләре безгә үрнәк һәм ул сөннәт дия атала. Сөннәтне үтәп яшәү исә бик күп әҗер- савапларга ирештерә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) вафат булган бер заманда, Хаҗ гыйбадәтен үтәгәндә Габдрахман Ясид дигән кеше бер хаҗига игътибар итә: тегелгән күлмәк киеп куйган бу. Янына бара да әйтә, ихрам ки, ди. Теге кеше “ Син миңа Коръ­әннән тегелгән күлмәк кияргә ярамый дигән аять китер”,- дип каршы төшә. Габдрахман Ясид андый аять юклыгын белә. Әмма ул шулай ук ихрам киюнең пәйгамбәребез (с.г.в.) заманыннан ук килүен дә белә… Кайчак безнең көннәрдә дә моңа охшаш хәлләр күзәтелә. Бер кеше мине зур табын янына дәшә килгән, мәгәр өстәлдә хәмер дә буласы. Мин, бармыйм, дип баш тарттым. Хәзрәт, сез генә укыган түгел, мин дә тәфсирне өч кат укып чыктым, хәмер эчәргә ярамый дигән аятьне таптым, әмма хәмер булган өстәл артында утырмаска дигәне Коръәндә юк, ди бу. Әмма хәмер эчүчеләр арасын­да утырсаң, эчмәсәң дә, эчкән хөкемендә булырсың дигән хәдис барлыгын беләбез. Шушы мисал үзе генә дә Коръән белән гамәл кылудан тыш, пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтенә дә иярергә кирәк­леген раслый.

… Габдрахман Ясидка әйтә теге кеше: тегелгән күлмәк кимәү турында аять булса — салам, юк икән юк, ди. Шуннан Габдрахман Ясид башка бер аятьне дәлил итә моңа. Ниса сүрәсенең 59 нчы аяте ул: “Әй, иман китергәннәр, Аллаһка итагать итегез. Пәйгамбәргә (с.г.в.) вә үз арагыздан сайлап куелган идарәчеләрегезгә буйсыныгыз. Әгәр нинди дә булса аңлашылмаучылык килеп чыкса… хәл итүне шәригать кушканча башкарыгыз…” “Ә ничек кушкан расүлебез?”- дип сорый хаҗи. “Хаҗ кыл­ганда күлмәк тә, чалбар да, түбәтәй дә кимисез, ислемай да кулланмыйсыз, дип әйтеп калдырды пәйгамбәребез Мөхәммәд сәллаллаһү галәйһи вә сәлләм”, — дигән җавапны ишеткәч, бу кеше, ниһаять, ышана.

Бүгенге көн галимнәребез хәдисләрдән нинди генә мәгънә чыгармыйлар. Дәлиле бармы-юкмы, пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткәнне ничек кенә тәфсирләмиләр! Расүлебез (с.г.в.) берәр нәрсәгә Коръән­нән җавап таба алмасак, хәдисләргә таянырга куша. Аның күп кенә хәдис-шәрифләре могҗиза булып санала. Ягъни алар заманалар узу белән үтәлә. Мәккә кяферләре бик күп хөкемнәрне пәйгам­бәребез (с.г.в.) үзлегеннән уйлап сөйли, дип көл­деләр. Югыйсә, югарыдагы мисал моның нәкъ киресен раслый, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) һәр сүзе Аллаһтан килгән вәхий. Нәҗем сүрәсенең 3-4 нче аятендә болай ди Аллаһы Тәгалә: “ Һәм ул артык кызып, һавалы сөйләшмәс. Ул вәхий ителгәннәрне генә сөйләр”. Бу аятьләрдән шул аңлашыла ки, хәдисләр дә пәйгамбәребезгә (с.г.в.) Аллаһтан вә­хий буларак иңгән хакыйкать ул. Сахих һәм хәсәни, кодси хәдисләр бар. Коръәни Кәрим бу хәдис­ләрдән нәрсә белән аерыла? Коръән ул — мәгънәсе дә, сүзе дә Аллаһныкы булган Изге Китап. Аны уку гыйбадәт. Кодси хәдис — шулай ук сүзе дә, мәгъ­нәсе дә Аллаһныкы, әмма ләкин ул Коръәнгә кертелмәгән, аны уку гыйбадәттән саналмый, аның белән намаз укырга да ярамый. Сахих хәдисләрнең мәгънәсе Аллаһтан, сүзе расүлебездән (с.г.в.). Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Миннән соң килгән кавем башка дингә күчәр”, — ди. Ягъни башка дин вәкилләренең гыйбадәтләрен үзләренә күче­рерләр, Ислам диненә хас булмаган фикерләрне дәлил итәрләр дигән мәгънәдә. Ә иң куркынычы — бик күп тыелган гамәлләрне хәрам дип таны­маулары.

Бүген безнең күзалдыбызда мөселман җәмә­гате зәгыйфьләнә бара. Дөньяви гыйлемнән дә, дини гыйлемнән дә арттабыз. Кыямәт көне алдыннан гыйлем күтәрелер дигән хәдис ул дини гыйлем турында түгел. Чынбарлыктагы тормыш аны акрынлап кысрыклый бара. Бүгенге цивили­зация акчага, матдилеккә, заманча технологияләргә корылган. Адәм балалары арасында үтереш-сугыш- лар шуннан барлыкка килә. Бу цивилизациядә рухи тормышка урын бик аз калган. Яшьләр, һөнәр сайла­ганда, заманга яраклашырга тырыша: юрист буласы иде диләр, яисә финанс икътисады белгечлегенә укырга теләкләре зурдан. Бик азы гына дин гыйле­мен үзләштерү юлына баса.

Бер хәдис бар: Ахырзаман алдыннан хәмер эчелер, зина таралыр.. Шушы турыда бер югары уку йортында чыгыш ясаганда, студентлар сорап куйды: ник хәмер эчү тыелган? Хикмәт нәрсәдә? Безне Аллаһы Тәгалә шулай яралткан, организмыбыз үзе 20 миллилитр этил спирты эшләп чыгара. Ни өчен кирәк ул? Баш миебездә шундый күзәнәкләр бар — алар курку, шикләнү хисләре өчен җавап бирә. Әйтик, җир тетри, су баса, әйбер бәяләре кисәк күтәрелә һәм башкалар. Шушы 20 миллилитр спирт организмдагы тискәре хис-тойгыларыбызны үз урынына “утырта”, ягъни тынычландыра. Соңыннан сискәнү бетә, организмда спиртны юкка чыгаручы ферментлар барлыкка килә. Әгәр дә кеше исерткеч эчәргә тотына икән, организм юләр түгел: монда болай да читтән спирт килеп тора ләбаса, нигә юкка көч түгәргә? Һәм спирт “заводын” ябып та куя, баш мие спиртны таркатучы ферментларны эшләүнең кирәге юк дигән хәбәр җибәрә. Туктаусыз эчкән кеше бер-ике көн эчми торса, баш миендәге шикләнү-курку тойгыларына җавап бирүче күзәнәкләр аз гына бер-бер хәл булдымы, курка башлый. Ә исерекнең яшәү мәгънәсе югала, ул инде аракы эчмичә торалмау дәрәҗәсенә җитә, менә бу күренеш эчкечелек дип атала. Спиртны таркатучы фермент эшләмәгәч, алкоголь бөтен бавыр-бөерне сафтан чыгара, йөрәк таушала, шуннан инфарктка да ерак калмый. Әгәр Раббыбыз Коръәни Кәримдә нәрсәне дә булса тыйган икән, димәк, аның кешелек өчен биниһая зарарлы булуында шикләнеп тору урынсыз.

Чираттагы хәдисне мин иң хәерле хәдисләр рәтенә куяр идем. Аллаһы Тәгалә әйтә: Кыямәт көнендә җиде төрле кешене Үземнең рәхмәт күләгәсе астына алырмын, ди. Шуларның берсе — гадел җитәкче. Сүз югары урында утыручы началь­ник турында гына бармый, һәрберебез җитәкче һәм һәрберебез үз көтүебез өчен җавап тотасы. Ир кеше гаиләле икән, ул — җитәкче. Хатынына, балаларына гадел булганмы? Ана кеше балаларына дөрес тәрбия биргәнме, барысы өчен дә җавап тотачак­быз. Гаделлек нәрсә ул дигәндә, бурычыңны үтәү дип аңларбыз. Иң беренче бурычыбыз, әлбәттә, Аллаһ каршында үти торган гыйбадәтебез, намаз хакында соралачакбыз. Аннан соң әти-әни, балалар, дус-туганнар хакын, оешма, дәүләт җитәкчесе икән­сең — үз кул астыңда эшләүчеләргә гаделлек күрсәт­теңме, халкыңның хакын үтәдеңме, җитәкчегә буй­сынган кеше дә, үз чиратында, аның хакын үтәдеме берсен дә Раббыңнан яшереп калу мөмкин түгел.

Кыямәт көне кызуыннан рәхмәт күләгәсенә лаек булучы икенче төркем ул — кечкенәдән үк Аллаһны зекер итеп үскән бала.

Өченчесе — ялгыз көе кылган гыйбадәттә, Ал­лаһның газабыннан куркып, күздән яшь агызучы­лар.

Дүртенчесе — беркем күрмәгәндә зина кылырга чакырган бай һәм чибәр хатынны “Аллаһтан куркам”, дип ташлап китүче ир-егет.

Бишенчесе — мәчеттән чыгып киткәч, тагын анда баруны зарыгып көтүче кеше.

Алтынчысы — сәдаканы яшереп бирүче. Уң кул белән биргәнне сул кулга күрсәтмәү. Изгелекне мактану өчен кылмау.

Җиденчесе — Аллаһ юлында дуслашып, Аллаһ юлында аерылышкан кешеләр. Әйтик, берәүне Аллаһ хакы өчен генә ярату: дустына диннең хакыйкатен һаман аңлата алмый, тегесе зина, хәмер юлында. Моны якын дусты ташлап китеп, тегесенең бөтенләй юлдан язу куркынычы булганда, калу хәерле. Әгәр инде “иң якын дустым да ташлап китте бит” дип, иманга килү ихтималы булса, бу очракта китү хәерле.