Бер районда очрашу вакытында өстәлгә тавык йомыркасы китереп куйдылар. Хәзрәт, карагыз әле, йомыркага Аллаһ дип язылган, диләр. Йомыркадан гына түгел, кеше йөрәгендәге кан тамырларыннан да Аллаһ дигән язуны укырга була. Моңа бер хирург операция вакытында игътибар итә. Үз күзләренә ышанмыйча, йөрәкнең зурайтылган фотосурәтен карый — шакката, ә иң мөһиме- йөрәктәге Аллаһ язуы адәм баласының асылы нинди булуыннан бәйле түгел икән. Ягъни дингә бик нык инанган кешеме ул, әллә дәһриме — барыбызның да йөрәге Аллаһ дип тибә.
Йомыркага карадым да, бу язу сезгә нәрсә бирә, дип сорадым авыл халкыннан. Бу хәл могҗиза, хикмәткә тиң дигән җавап ишеттем. Әгәр тирә-ягыбызга күңел күзе, акыл күзе белән карасак, һәрнәрсәдә Аллаһның хикмәтенә тап буласың, фәкать акылыңны, иманыңны эшкә җигү кирәк. Безнең хәзер күбебезнең маңгай күзе генә калды. Кальбләр капланган, рухыбыз каралган, менә шушы тавык йомыркасындагы язуны, ап-ачык булып ярылып ятканлыктан гына күрерлек хәлгә калдык, чөнки эчке дөньябыз турында бик аз уйланабыз. Ә бит Аллаһның кяләме бөтен җирдә! Шушы бер йомыркадан гына сөйләп китсәк тә, әллә никадәр хикмәткә юлыгырбыз… Йомырка тышчасында дүрт мең тишек бар. Эчтә яралган чеби шул тишекләрдән һава сулый. Үсә-үсә чебигә бу микъдардагы һава гына җитми башлый, шулай ук йомырканы тишеп, тышка чыгарга да хәле юк. Шуннан чеби башын ян-якка боргалап, бу хәлдән чыгу җаен эзләргә керешә. Тырыша торгач, таба да. Йомырканың өске өлешендә, чебинең баш очына туры килә ул, капчыксыман бернәрсә бар. Шул капчыкка чебигә йомырканы тишеп тышка чыкканчы җитәрлек һава тутырылган. Борыны белән төртә-төртә эзләнгәндә, чеби шул капчыкны тишә һәм рәхәтләнеп һава сулый. Аннары ныгып, кабыкны ярып, килеп тә чыга. Күңел күзе белән эзләнеп, Раббыбызны ихластан танып яшәсәк, Аның дәлилләре һәркемгә ачык.
Коръәни Кәримдә Аллаһ әйтә: Җир буйлап йөрегез, сәфәр кылыгыз һәм билгеләп барыгыз: нинди халыклар яшәгән, тормышлары ничек тәмамланган? Беркөнне мөсәффирләр өчен махсус журнал карап утырдым. Көньяк Америкада яшәгән Майя кабиләсе тарихы бик гыйбрәтле тоелды. Безнең эрага хәтле яшәп узган бу халыклар баш миенә катлаулы операцияләр ясый белгән, аларда фән, гыйлем, мәгълүмат шулхәтле көчле үсеш алган, хәтта күк гөмбәзенең картасына тиклем эшләгәннәр. Кыскасы, Майя цивилизациясенә тиңнәр булмаган. Галимнәр, археологлар шушы кабилә яшәгән территориядә казу эшләре алып барган. Төзегән йортлары, гыйбадәтханәләре, шәһәрләренең хәрабәләрен тапканнар, ә менә каберлекләре юк икән. Кая күмелгән боларның җәсәде? Эзләнә торгач, зиратларын джунглига барып табалар. Сорау туа: шундый гыйлемле, һәрьяклап үсешкә ирешкән Майя халкы нидән кырылып беткән? Йортларын ташлап, урманга күчеп, үлемнәрен шунда табарга ни мәҗбүр иткән? Эзли-тикшерә торгач, шул ачыклана — урманда кыргый умарта балын әчетеп, исерткеч ясап, шуны эчеп харап булганнар икән болар. Татар телендәге бал сүзе Майя телендә дә бал дип аталган. Болар урмандагы бал хакында шунда яшәүче кабиләдән ишетеп белгәннәр, тегеләр алып килеп сата, болары рәхәтләнеп эчә. Берзаман, бал сатып алырлык маллары калмагач, бөтен халык урманга күченеп китә. Менә шулай югары цивилизацияле халык юктан гына харап була.
Раббыбыз безне Коръәндә кисәтә: Кыямәт көне җәзасыннан малларыгыз да, балаларыгыз да коткарып кала алмас, фәкать җаннарыбыз кайта Аллаһ янына. Ул исә һәр кешегә җанны чиста, фитрый иман белән бирә, кире кайтарганда да шулай ук кайтаруыбызны таләп итә. Ә без нишлибез? Гөнаһлар алдында сабырсызлык күрсәтәбез, хәрамга кереп чумабыз. Әйе, сабыр итү җиңел түгел, иң авыр эш — сабырлык. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә ике халәткә әҗерне хисапсыз кылдым ди. Беренчесе — ураза тотучыга, икенчесе — сабыр булучыга. Уразаның асылында сабырлык ята, шуның өчен дә аның саваплары хисапсыз. Гыйбадәт кылганда сабыр булу, бик зур хәсрәткә тарыганда сабырлыкны саклап калу, гөнаһлар кызыктырып торганда сабырлыгыбызны югалтмау, хәтта рәхәт тормыштан акылны югалтмыйча сабыр булып яшәү дә адәм баласыннан бик зур түземлек, иман ныклыгы сорый. Ә иманның ни дәрәҗә ныклыгы тормышыбызда һәрвакыт сыналып тора. Коръәннән беләбез: җеннәр, күк тарафларына менеп, Аллаһның фәрештәләргә биргән әмерләрен тыңлый торган булганнар. Җир йөзендә 6 миллиард кеше яши, Аллаһы Тәгалә шуларның барысына да әмерләрен җиткерә, һәрберебезнең язмыш тактасы бар. Дөньялыкта һәр сәгать, һәр минут ниндидер вакыйга булып тора. Берзаман җеннәргә мәгълүмат урлау мөмкинлеге туктала: боларны фәрештәләр утлы таш атып куа башлыйлар. Иблистән сорый җеннәр, ни булды, безгә фәрештәләрнең сүзләрен тыңлау мөмкинлеге ябылды, алар безне таш атып куа, диләр. Иблис боларга сәбәбен җирдән эзләргә куша. Төшәләр җир өстенә һәм пәйгамбәребезне (с.г.в.) Мәккә шәһәре читендә сәхабәләре белән Коръән укып утырган халәттә күрәләр. Шуннан җеннәрнең бер өлеше иманга килә, калганнары үз юлында кала. Болары янә иблистән киңәш сорый. Чөнки беләләр: даими Аллаһны зекер иткәндә, адәм баласына зыян сала алмый болар, шуңа эчләре поша. Сабыр итегез, ди иблис, тиздән Мөхәммәднең (с.г.в.) өммәтенә дөнья ачылыр, маллары күбәеп китәр, сез аларны шул вакытта кулда тота алырсыз. Ни кызганыч, иблис хаклы булып чыга. Тарихыбызда моның көчле дәлилләре бар.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә мөэминнәргә әйтә: ике тапкыр югалту кичерерсез, ди. Беренчесе — Багдад хәлифәтенең монгол явы тарафыннан тар- мар ителүе. Бу вакыт Багдад хәлифәтенең байлыклары чәчәк аткан чак, халкының нәфесе мал- мөлкәткә бик нык бәйле чор була. Менә шушы чорда дәүләтләрен монголлар җиңеллек белән кулга төшерәләр дә инде. Мөселман өммәте өчен икенче зур югалту — бүгенге Испания территориясендәге Андалузия дәүләтенең Фердинанд тарафыннан җиңелүе. Мондагы мөселманнар ул чактагы бөтен Европага гыйлем, мәгърифәт нуры таратучы санала, бер Кордово университетында гына да уку олы дәрәҗәгә тиң була, һәрьяклап үсешкә ирешкән, заманының иң алга киткән илләреннән саналган шушы ике дәүләтнең дошманнары тарафыннан хурлыклы җиңелүгә дучар ителүләре безгә күп хакыйкатьләрне ача. Беренчедән, нигъмәтләрең арткан саен Аллаһны зекер итү дә күбәергә тиеш. Чөнки байлык, мал-мөлкәт, дан-дәрәҗә — болар сынау белән янәшә йөри. Адәм баласы белеп торсын — матди дәрәҗәләргә, дан- шөһрәткә ирештеңме — алдагы сынауларга әзер булып тор, Аллаһ биргән нигъмәт белән масайма, туктаусыз шөкер ит. Икенчедән, тиран — Аллаһның кылычы дигән хәдис барлыгын беләбез. Ягъни Аллаһ хакыйкатьтән ерагайган колларын кылыч белән җәзалый һәм шул кылыч белән соңыннан тиранның үзен дә юк итә. Мондый аяныч хәлләргә төшмәүнең юлы Коръәндә түбәндәгечә шәрехләнә. Мөэминнәр сүрәсендә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Тәх- кыйк хак мөэминнәр газаптан котылып мәңгелек сәгадәткә ирештеләр. Алар намазларын хошугъ белән укыйлар, Аллаһудан куркып кечерәяләр. Янә алар буш сүзләрдән, файдасыз эшләрдән баш тарталар. Вә малларының зәкятен бирерләр (1-4 аятьләр). Күренә ки, һәлакәттән котылу юлында беренче шарт итеп намазларыбызны ихласлык белән уку күрсәтелгән. Ә без нишлибез? Аллаһу әкбәр дип әйтеп намазлыкка басуга ук башка төрле уйлар керә, буталабыз, ялгышабыз. Ни өчен шулаймы? Чөнки намазга хәтле булган эш-гамәлебез дөрес түгел иде. Әле генә кемнедер үпкәләттек, берәүнең гайбәтен саттык, кемгәдер ялганладык һәм башкалар. Җаныбызның, кальбебезнең шул рәвешле каралган мәлендә Аллаһка сәҗдәгә иеләбезме? Шушы халәттә кылган гыйбадәтлә- ребезнең кабул булуына өмет итәбезме? һәркем бу хакта җитди уйлансын иде. Намаз ул — мөэминнең яшәү рәвеше. Ничек яшибез — намазыбызны да шулай укыйбыз. Диннең көче намаз белән күтәрелә.
Җәннәтле мөэминнәрнең икенче сыйфаты — буш сүзләрдән саклану икәнлеген күрдек. Бу уңайдан бик яхшы хәдис тә бар. Мөселманнарның иң яхшы холыклысы — файдасыз әйберне калдырганы, диде пәйгамбәребез (с.г.в.). Өченче сыйфат — җаннарыбызны, иманыбызны гафләттән саклап калу өчен мескен-фәкыйрьләргә сәдака бирү.
Әйе, Аллаһ Раббыбыз безне — инсаннарны — һәлакәттән йолып калу өчен һәрвакыт кисәтә, уйланырга, нәтиҗә ясарга, гыйбрәт алырга чакыра. Әмма хакыйкатькә төшенү өчен күңел күзебезнең ачык булуы кирәк шул. Изге Китабыбыздагы “…җир өстендә йөрегез, гыйбрәт алыгыз…” дигән аять моңа ишарә. Без яши торган җир йөзендә бар изге урыннар, бар газап урыннары. Мәккәдә шуларның икесе дә бар. Хаҗга барган кешеләр белә: Сәфа белән Мәрва тау арасы — газап урыны. Хаҗ кылуның тәртибендә каралган шушы 50 метр араны хаҗилар йөгереп уза, хәле булмаганнар да бу урынны тиз- гиз атлап үтәргә булса да тырышалар… Әле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм туганчы ук Йәмән патшасы Кәгъбәтуллаһны филләр белән таптатып, җимерергә дип килә. Аллаһы Тәгалә кошларга әмер биреп, алар дошман гаскәре өстенә ташлар атып, тегеләре мизгел эчендә кырылып бетә.
Икенче газап урыны — Израиль белән Иордания арасындагы Үле диңгез. Аның тарихы болай. Лут пәйгамбәр кавеме ирләр белән ирләр якынлык кыла торган була. Бу кадәр әшәкелеккә, азгынлыкка Лут һәм аңа ияргән кешеләр түзеп тора алмый. Таң алдыннан шәһәрне калдырып чыгалар болар, Аллаһның әмере шундый була. Алар киткәч, Җәбраил фәрештә азган кавем генә торып калган шәһәрне канаты белән әйләндереп каплый, шәһәр диңгез өсте тигезлегеннән 347 метрга аска төшеп югала. Бу урын җир йөзенең иң түбән урыны санала. Галимнәр тарафыннан диңгезнең астагы грунты әйләнгәнлеге исбатланган. Су төбендә зур бер шәһәр халкы мәете череп таркалганлыктан, бу диңгездә тереклек яшәми, бу — газап урыны.
Аллаһның кешеләргә сабак буларак безнең көннәргә китереп җиткергән гыйбрәтле хәл- вакыйгаларның шаһитлары болар белән генә чикләнми. Италиядәге Неаполь шәһәрендә Всзувий тавы бар. Борынгы заман тарихыннан Везувий вулканы турында укып белмәгән кеше юктыр.
Туристлар шул тауга менәләр, вулканның кратеры ачык тора, шуннан ташлар җыеп төшәләр, берсен берсе фотога төшерәләр. Ник берәрсе уйлап карасын аста бит Помпей шәһәре булган, аның азган халкына җәза итеп, Раббыбыз җәһәннәм утларын аткан. “ Мин аларга ташларны җәһәннәмнән аттым”, ди Аллаһы Тәгалә. Вулканның авызы ачык тора, шуннан 10 мең метр аста — җәһәннәм. Төшенәсезме, җәһәннәм — җир астында, ә җәннәт — күкләрдә… Кеше үлгәч, аның җаны күкнең беренче катына күтәрелә. Әгәр кеше бу дөньядан имансыз китә икән, ул кире аска — сидҗин дигән урынга төшерелә, бу гөнаһлы җаннар Кыямәткәчә яшәп торачак җир. Чиста иман белән Ахирәткә күчүчеләрнең җаны исә өскә күтәрелә. Аллаһы Тәгалә безгә бакый дөнья хикмәтләрен җир өстендә үк ача. Күбебез әнә теге тавык йомыркасындагы Аллаһ дигән язуга тап булгач кына Раббы- бызның хикмәтләрен искә төшерә. Югыйсә, күңел күзе ачык булганнар һәр җирдә, һәркайда Аллаһ кяләмен даими тоеп яши. һәммәбезгә дә шушындый олуг дәрәҗәләргә ирешү бәхете насыйп булса икән!
Рамил хәзрәт Юныс