Россиядә мари милләтеннән 547 мең вәкил исәпләнә. Аларның күпчелеге Мари Илендә, башкалары Башкортостан, Удмуртия, Татарстан республикаларында, Киров, Свердловск, Түбән Новгород һәм Пермь өлкәләрендә яши.

Мари Эл республикасының башкаласы Йошкар-Ола шәһәре.

Мари (черемис) теле фин-угор телләре төркеменә карый.

Халыкның күпчелеге православие динен тота, шулай ук мәҗүсиләр һәм мөселманнар да бар.

1775 елда мари теленең беренче грамматикасы дөнья күрә. Әлифбалар, китаплар, газеталар басыла. 1930 елларда кириллица графикасы расланган.

Революциягә кадәр марилар ничек яшәгәннәр?

Революциягә кадәрге рәсми документларда һәм әдәбиятта мариларны черемислар дип атаганнар. Алар Казан губернасының Царевококшай (Йошкар-Ола), Козьмодемьянск, өлешчә Чебоксар өязләрендә һәм Вятка губернасының кайбер өязләрендә яшәгәннәр. 1834 елда Казан губернасында марилардан 71 000 ир-ат һәм хатын-кыз исәпләнгән.

Мари авыллары чокырлар янында салынган, йортлары янында ук хуҗалык корылмалары һәм бакча булган. Йортлар, бигрәк тә болын черемисларында, кара мунча тибында җылытылган, тәрәзә пыялалары урынына карындык тарттырганнар. Җәен юкә кабыгыннан корылган җәйге йортта яшәгәннәр.

19 гасырда марилар зур (бүленмәгән) гаилә булып яшәгәннәр: картлар, аларның өйләнгән уллары, кайвакыт балалары белән өйләнгән оныклары бергә көн күргән. Кайвакыт ишегалдында яшь гаилә өчен кечкенә йорт төзегәннәр. Ләкин XIX гасыр ахырына ир белән хатын, аларның балалары һәм ата-аналарыннан торган кечкенә аерым гаилә булып яшәү өстенлек итә башлый.

Мари гаиләләренә өлкән ир-атның өстенлеге, хатынының иренә буйсынуы, кече гаиләләрнең өлкән ир-атларга буйсынуы хас булган. Зур гаиләдә олы хатын-кыз мөһим роль уйный, ул эшне киленнәре һәм кызларына бүлеп бирә. Ире үлсә, ул гаилә башлыгы вазифасын башкара.

Никахлар күбесенчә ата-аналар арасындагы килешү буенча, еш кына кияү белән кәләшнең ризалыгын сорамыйча төзелгән. Кияүнең әти-әнисе кәләшнең әти-әнисенә йолым (олно) түләгән, ә алар кыз өчен мал-мөлкәт һәм терлекләрдән бүләк биргән.

Туй йоласы кызның әти-әнисе йортында башланып киткән, анда ике яктан да туганнары җыелган, ә кәләш үзенең туганнары озатуы астында кияү йортына күчерелгәннән соң бәйрәм анда дәвам иткән. Монда кәләшкә милли баш киеме кидергәннәр, ул иренең туганнарына бүләкләр өләшкән, кунакларны кәләш күчтәнәче белән сыйлаганнар. Болар барысы да җырлар һәм биюләр белән үрелеп барган.

Яңа туган балага берничә исем бирү гадәте булган. Беренче исем (вакытлыча) бала тугач та кендек әби тарафыннан бирелгән. 2-3 көннән соң балага даими исем бирелгән, ул әтисе яки әнисе исеменә туры килгән. Чукындырылган очракта балаларга христиан исеме бирелгән.

Башка халыклардагы кебек үк, мариларның халык бәйрәмнәре хуҗалык эшчәнлеге белән бәйле булган. Яңа ел бәйрәме вакытында шорык йол (сарык аягы) уңыш, терлек үрчеме, кияү турында һ.б. күрәзәлек иткәннәр. кызлар кичәсе үткәрелгән, аңа алдан авыл халкын һәм кунакларны сыйлау өчен сыра әзерләгәннәр. Анда уеннар оештырылган, милли көйләр уйналган.

XVIII гасырда ук мариларның күпчелеге чукынган һәм рәсми рәвештә православие динен тотканнар дип санала. Ә чынлыкта исә күпләр ике диндә булган. Чиркәүгә йөрүчеләр шул ук вакытта мәҗүсиләрнең изге болыннарына да йөргәннәр һәм күп санлы илаһларга һәм рухларга табынганнар. Христиан бәйрәмнәрен үткәрү тәртибенә еш кына мәҗүси йолалар элементлары керткәннәр.

Язгы чәчү бәйрәмендә (ага пойрем) җәмәгать догасы һәм икмәк белән корбан чалу узган. Чәчү алдыннан йомырка күмү йоласы үткәрелгән, анда бөртекләр йомырка кебек зур булсын дип теләгәннәр. Җәйге бәйрәм вакытында «явыз рухларны» йортлар һәм корылмалардан шакылдавыклар һәм каен тузыннан ясалган быргылар, чыбыклар һәм камчылар белән «куганнар».

Гаиләнең яклаучы рухына ышану һәр җирдә сакланып калган. Мәҗүси ышанулар аеруча ата-бабаларга табынуда һәм җирләү йолаларында ачык чагыла. Җирләүдә мәрхүмнең бер дусты аның ролен уйный, аның киемнәрен кия.

Легендалар, риваятьләр һәм әкиятләр белән беррәттән мари фольклорының иң киң таралган төре булып көнкүреш, кунак, ятимлек, рекрут, искә алу җырлары тора. Музыка коралларыннан сыбызгы (шиялтыш), каен тузы белән уралган агач торбалар (нуч), шулай ук гөслә, барабан киң таралган.

Тау черемисларының киемнәре рус крестьяннары костюмын хәтерләтә. Милли кием күбрәк болын черемисларында, шулай ук хатын-кызларда сакланып калган.