2010 ел статистикасы күрсәтүенчә Россиядә яшәүче барлык чуашлар 1 435 872 кеше тәшкил иткән, шуларның 814 750-се Чуаш Республикасында яши. Татарстан Республикасында яшәүче чуаш халкы — 116,2 мең кеше, алар нигездә Аксубай, Буа, Чүпрәле, Нурлат, Тәтеш, Чирмешән районнарында, шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә яшиләр.
Тарих
Чыганакларда «Чаваш» дигән атама беренче тапкыр 1508 елда очрый. Казан ханлыгын Рус дәүләте яулап алган вакытларда чуашлар Россия составына керәләр. XVIII гасыр уртасында чуашларның төп өлеше христиан динен кабул итә.
1708-1920 елларда чуашларның күпчелеге Казан губернасында (башлыча Чебоксар, Цивиль һәм Ядринск өязләрендә) яшәгән. XIX гасыр ахырында Казан губернасында чуашлар саны 500 меңнән артык кеше тәшкил итә.
1906-1907 елларда Казанда чуаш телендә «Хыпар» газетасы чыга (беренче мөхәррире – Н.В. Никольский).
Октябрь революциясеннән соң чуашларга автономия бирелә, ә инде 1992 елдан Чуаш Республикасы булып санала башлый.
Шөгыльләре
Чуашларның төп традицион шөгыле игенчелек булган. Азык әзерләү җирләре аз булганлыктан, терлекчелек үсеше алга китмәгән.
Чуашларның хуҗалыгында бакчачылык, умартачылык, колмак үстерү һәм йорт кәсепләре (чигү, чүлмәкчелек, тукыма һ.б.) зур роль уйный. Зур чуаш авылларында һөнәрчелек (тәгәрмәч, мичкә ясау, балта осталары һ.б), бау-канат продукциясе ясау, чыпта үрү һ. б. үсеш алган.
XIX гасырның 2нче яртысыннан чуашлар арасында читкә китеп эшләү (урман кисү һәм агач әзерләү һәм башка төбәкләрдә авыл хуҗалыгы эшләре) киң тарала башлый.
Бүген
Безнең көннәрдә Татарстанда чуашлар сан буенча өченче этник төркем булып торалар, республиканың мәдәни, иҗтимагый һәм икътисади тормышында шактый зур роль уйныйлар.
1990 нчы еллардан башлап Казанда Сувар газетасы һәм Шурампус (Заря) журналы, ә Татарстан Республикасының кайбер районнарында чуаш телендә төрле газеталар чыга.
1997 елда Казанда чуашларның милли-мәдәни автономиясе булдырыла, аның төп максаты — Татарстан Республикасында чуаш халкының мәдәни традицияләрен саклау.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән даими рәвештә «Уяв Байрам» һәм «Чаваш шапчаке» фестивале үткәрелә.