Кытай һәм Япониядән китерелгән Япон софорасы, яки Япон акациясе – 30 метрга кадәр биеклеккә үсә торган яфраклы агач. Күпләр аны үз йорт яны участокларында үстерәләр. Агач июнь-июль аенда чәчәк ата. Орлыклары кузаклы, акациянеке кебек, сентябрь-октябрь айларында өлгерә һәм кыш буена агачта кала.
Халык медицинасында орлыкларының, кузакларының төнәтмәләре кулланыла. Аны эчке кан китүне дәвалау һәм профилактикалау өчен, стенокардия вакытында, гипертония, шикәр диабеты, бөер авырулары, гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, капилляротоксикоз, тромбофлебит, ревматизм, геморрой һәм бабасырдан кулланалар.
Софора чәчәкләреннән ясалган 5-10% сулы катнашманы баш тиресенә сөртәләр, ул чәч коелуны туктата. Аны шулай ук, күзгә арпа чыкканда компресс өчен кулланалар; тиредәге гөмбә авырулары, экзема вакытында ванналар ясыйлар; салкын тигәндә борынга салалар, шулай ук тешләр авыртканда һәм уртлар ялкынсынганда авызны чайкыйлар.
Япон софорасы препаратларын ашаганнан соң С витамины белән бергә эчәргә киңәш ителә. Табиб белән киңәшергә онытмагыз!