Бу үсемлек әвернә чәчәклеләр семьялыгына керә. Төньягыннан кала, Рәсәйнең барлык территориясендә очратып була. Бушлыкларда, юл буйларында, басуларда һәм башка табигый өслекләре бозылган урыннарда үсә.
Көтүче сумкасы халык медицинасында, элек-электән, аналыктан кан киткәндә канны туктату өчен файдаланыла. Аны сыек экстракт, төнәтмә кебек кулланалар.
Төнәтмә болай ясала: 1 стакан кайнап торган суга 10 грамм үлән салалар, көненә 3-5 тапкыр 1 аш кашыгы эчәләр.
Көтүче сумкасы төнәтмәсе башка төр эчке кан китүләрдән (үпкә, бөер һ.б) дә кулланыла. Бәрелгән-сугылган урыннарга компресс, примочка өчен дә ярый.
Бу үсемлекнең түбәндәге авырулардан да кулланылуы хакында мәгълүм:
- гастриттан;
- ашказаны җәрәхәтеннән;
- сидек куыгы ялкынсынганда;
- хатын-кызлар авыруларыннан;
- еш кан китүле һәм кан какырулы туберкулездан;
- бавыр һәм үт куыгы авыртканда;
- эч китүгә каршы;
- борыннан кан киткәндә борын эченә тамызу өчен.
Үләнне чәчәк аткан чагында җыялар. Киптергәннән соң 3 ел сакларга мөмкин.
Дәваланыр алдыннан табиб белән киңәшегез!