Каланхоэ гөлен белмәгән кеше сирәктер. Татарча аны мәрҗәнчәчәк, каурыйгөл дип тә йөртәләр.
Каланхоэның файдалы үзлекләре
Каланхоэның итләч яфраклары эчендә гельсыман сыеклык – каланхоэ согы бар. Медицинада нәкъ менә шушы сок кулланыла да инде.
Каланхоэ согы түбәндәге авырулар вакытында файдаланыла:
- тире ялкынсынуы;
- тиредәге яралар;
- тире пешкән яисә өшегән очракта;
- үлекле яраларны чистартуда;
- трофик язвалар;
- эренле чуаннар.
Каланхоэ согы бактерияләрне генә түгел, хәтта гөмбә авыруларын һәм вирусларны да юк итә ала.
Шулай ук каланхоэ ялкынсынуга каршы көчле тәэсир итә, җәрәхәтләрне үле тукымалардан бик яхшы чистарта һәм эпителизация процессын тизләтергә ярдәм итә. Халык табибы Рим Әхмәтов, флегмоннар, панарицияләр, фурункулалар булган очракта, иң элек эренле яраны ачарга ярдәм итә торган сары мәтрүшкә (зверобой) мае кулланырга киңәш итә, ә инде ялкынсыну процессы азайганнан соң каланхоэ согы белән майлауга күчәләр. Әлеге ысул яраны ике тапкыр тизрәк төзәтә.
Май әзерләү өчен, 2 чәй кашыгы каланхоэ согын бер аш кашыгы сусыз ланолин белән кушалар.
Каланхоэ согы офтальмологиядә дә киң кулланыла. Авыз эче, тамак һәм борын авыруларын дәвалаганда да ярдәм итә. Аннан хроник тонзиллит, гингивит, пародонтоз, стоматит, гайморит һәм томау булганда да файдаланалар.
Бала имезүче әниләрнең күкрәк башы ярылучан була. Каланхоэ бу очракта да тиз һәм нәтиҗәле булыша.
Каланхоэ согы түбәндәгечә ясала:
Иң элек каланхоэ (каурыйгол) яфракларын караңгы салкынча урында бер атна чамасы тотып, биостимуляция уздыралар.
Аннары яфракларны юып, суын саркыталар һәм әлеге яфракларны бик вак итеп турап, сутын сыгалар. Аны стериль марля аша сөзеп, суыткычта саклыйлар.
Чиста килеш каланхоэ согы берничә генә тәүлек саклана. Бозылмасын өчен, аны спирт белән катнаштыралар. 100 г сокка 20 грамм 70 градуслы спирт алына.
Каланхоэ согы кан басымын күтәрергә һәм аллергия бирергә мөмкин.
Кулланыр алдыннан, табиб белән киңәшегез!