Юкә агачының медицина өчен әһәмиятле өлешләре — чәчәк яны яфраклары белән бергә чәчәкләре. Аларда эфир мае, флавоиоидлар, сапониннар, дуплау матдәләре, каротин, аскорбин кислотасы бар.

Юкә чәчәкләрен салкын тигәндә бик яхшы тирләткеч чара буларак кулланалар. Моның өчен 1 стакан кайнаган суга вак итеп туралган 1 аш кашыгы чәчәк исәбеннән төнәтмә ясыйлар, 20 минуттан инде ул эчәргә яраклы була. Әлеге дозаны икеләтә арттырырга да була. Еш кына аны башкача да әзерлиләр: 2 стакан кайнаган суда 2 аш кашыгы чәчәкне чәй кебек пешерәләр, сөзәләр һәм төнгә, кайнар килеш, 2—3 стакан эчәләр. Юкә чәчәге тирләтүче чәйләр составына керә.

Юкә чәчәге төнәтмәләре һәм кайнатмалары микробларга, ялкынсынуга каршы һәм йомшарткыч үзлекләргә ия. Еш кына аларны югары сулыш органнары кискен авыртканда, кискен бронхитлардан, бөер авыруларыннан, йогышлы авырулардан балаларга бирәләр. Мондый очракларда кайнар төнәтмәне көнгә 4 тапкыр яртышар-берәр стакан эчәләр. Аларны авыз эчендәге ялкынсыну авыруларыннан һәм ангинадан авызны һәм тамакны чайкау өчен дә кулланалар. Юкэ чэчэге тамакны чайкау өчен әзерләнгән җыелмалар составына керә. Моның өчен махсус рәвештә 1 стакан кайнаган суга 20 г юкә чәчәге исәбеннән кайнатма ясыйлар, аннары аңа 5 г ике углекислоталы сода өстиләр (соданы җылы кайнатмада эретәләр). Кайнатманы, кайнар компресс һәм примочка рәвешендә, янган-пешкәндә, җәрәхәтләрдән, күкрәк авыруыннан, ялкынсынулы геморрой шешләреннән, буыннардагы ревматизм һәм подагра авыруларыннан кулланалар. Шундый ук авырулар вакытында халык медицинасында юкә яфраклары һәм кайрысының лайлалы кайнатмаларын тәкъдим итәләр. Кайчак шуңа охшаш очракларда вакланган яшь бөреләрен яки яфракларың кулланалар.

Юкә чәчәге файдасы

Халык медицинасында юкәнең кайнатмасы яки төнәтмәсе шулай ук авыртуны басучы һәм тынычландыручы чара буларак та билгеле. Аларны нервлар ярсыганда, көзән җыерганда, күкрәктә, эчтә авыртулар булганда, шулай ук йокысызлыктан интеккәндә кулланалар. Бөерләр, бавыр авыртканда, шулай ук гипертония авыруларыннан юкә чәе эчәргә кушалар (көнгә 3 тапкыр яртышар-берәр стакан).

Косметологлар бит тиресен йомшарту һәм аңа нәфислек бирү өчен, җәй көннәрендә юкә чәчәге төнәтмәсе кушылган су белән юарга кушалар (соңыннан тиешле крем сөртергә).

Юкә чәчәген авыл җирендә чәй урынына еш кулланалар. Әлеге эчемлек матур алтынсу төстә, хуш исле була һәм юкә чәчәгенең дәвалау сыйфатларына ия. Юкәнең язгы яшь яфракларын витаминлы салатлар әзерләгәндә дә кулланырга була.

Юкэ чэчэге кайчан жыялар?

Юкә чәчәкләрен тулы чәчәк җибәргәндә — июнь ахыры — июльдә җыялар. Юкә бары тик 10—15 көн генә чәчәк ата, шуңа күрә чәчәкләрне җыярга өлгереп калырга кирәк. Моның өчен озын һәм нечкә колгаларга кидертелгән бакча пычаклары белән ботакларын кисәләр, ә аста кулдан чәчәк яны яфраклары белән бергә чәчәкләрен өзеп алалар. Шәһәрдә үскән юкәләрнең ботакларын кисәргә ярамый, шуның өчен бу очракларда агачка баскыч куеп менәләр. Чималны, чиста җәймәгә юка гына итеп таратып, һавада күләгәдә яки 25—30° температурада киптергечләрдә киптерәләр. Аны артык киптерергә ярамый, чөнки чәчәкләренең коелуы ихтимал. Коры чималны 2 ел сакларга мөмкин.

Миргалим Харисов

Юкә чәчәгеннән ясалган чәйләрне ел әйләнәсе, тәнәфесләр ясамыйча, чамасыннан артык куллану күз күреме начараюга китерергә мөмкин!

Дәваланыр алдыннан табиб белән киңәшергә онытмагыз