Чабыр үләненең русчасы — чабрец, тимьян обыкновенный. Ул иренчәчәклеләр (губоцветные) семьялыгына керә. Агачка әйләнә торган сабаклы, ярымкуак кебек хуш исле үсемлек. Аның бөтен өлешләрендә дә эфир майлары бар.

Чабыр үләне яфракларыннан ясалган сыек экстракт бронхит, бума ютәл кебек үпкә авыруларыннан файдалы булган пертуссин даруының төп составы.

Чабыр үләнен эчке органнар зарарланган очракта (аеруча үпкә) эчәргә киңәш итәләр. Эч киткәндә һәм газлар җыелганда файдалы.

Чабыр үләне (чабрец, тимьян)

Әлеге үсемлекнең чәчәк аткан вакытта җыелган агач кебек катмаган өске өлешен (үләнен) ашкайнату органнары, бөер һәм сулыш юллары авырулары вакытында төнәтмә ясап эчәләр. Югары сулыш юллары катары, бронхит, үпкә авырулары вакытында какырык чыгаручы, тынычландыручы, томалаучы чара буларак кулланалар.

Чабыр үләненнән даруны 1 стакан кайнар суга 15 грамм кипкән үлән салып ясыйлар. Көненә 4 — 5 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр.

Чабыр үләне төнәтмәсе балалардагы ютәлне дәвалау өчен бик тә яхшы чара булып санала. Аны шулай ук ашказаны сыекчасы секрециясе түбән булганда эчәк спазмаларыннан, газлар җыелганнан кулланалар.

Чабыр үләнен бакчада да үстереп була. Аны орлыктан чәчеп үстерәләр. Ул – җылы һәм якты яратучы үсемлек. Балчыксыл авыр туфраклы, грунт сулары якын яткан, караңгы, түбән урыннарда үсә алмый.

Чимал булып яфраклары хезмәт итә, аларны чәчәк аткан чорда җыярга киңәш ителә. Кайчы белән пөхтә итеп өске өлешләрен кисеп алып җыялар. Тамыры белән йолкып алырга ярамый! Җыйган яфракларны киптерәләр, төяләр, каты сабакларын аерып алалар.

ДӘВАЛАНЫР АЛДЫННАН ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЕГЕЗ!