Бүген сезгә бронхларны какырыктан чистарту чарасының иң яхшыларыннан берсе – татлы тамыр (солодка, лакрица) хакында сөйләп үтмәкче булабыз. Әлеге үлән тамырын куллануның нәтиҗәләре бик тә әйбәт, шуңа күрә күп кеше тамырны үзе үк киптереп әзерли. Ләкин татлы тамырны әзерли алмыйча калсагыз кайгырмагыз, дару үләннәре бүгенге көндә һәрбер даруханәдә сатыла, татлы тамыр (солодка) да ел әйләнәсе буена сатуда бар.

татлы тамыр

Тын юлларын какырыктан арындыру өчен, тәүлеккә 4 тапкыр 15 мл (бер аш кашыгы) татлы тамырның төнәтмәсен эчәргә кирәк.

Төнәтмә болай ясала: 10 грамм татлы тамырга 250 мл кайнар су салып, сулы савытка куеп әкрен утта 20 минут кайнатырга (водяная баня була инде урысча). Аннан соң өстен каплап ике сәгать төнәтергә. Ничек кирәк, шулай сөзеп, тамырларны сыгып, 50 мл, бүлмә температурасындагы, кайнаган су өстәргә. Төнәтмә әзер. Сәламәт булыгыз!

ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЕРГӘ ОНЫТМАГЫЗ!