Җәннәт – оҗмах йорты, ул зиннәтле сарайлар һәм җимеш бакчалары белән тулы. Җәннәтнең һәр җирендә татлы сулы елгалар һәм баллы чишмәләр агып тора. Анда булган хөрмәтне һәм нигъмәтләрне сөйләп бетерү һич мөмкин түгел. Җәннәткә кергән изге кешеләр күзләре күрмәгән һәм колаклары ишетмәгән ләззәтле нигъмәтләр белән хөрмәт ителәчәк.

Җәннәт – мәңгелек йорт. Анда кергән кешеләр беркайчан үлмәячәкләр. Һәрберсе кайгы-хәсрәт, авыру, сызлау, уңайсызлык һәм күңелсезлек кебек хәлләрдән һәрвакыт азат булачак. Җәннәткә кергән кешеләр, кайчан да булса, Аллаһы Тәгаләнең нурын күрәчәкләр.

Җәһәннәм – тәмуг йорты. Анда кергән кешеләр ут һәм башка газаплар белән җәзаланачаклар. Зур гөнаһлар кылмаган кешеләр тәмугта җиңелчәрәк газапланачак. Кешегә һәм хайваннарга җәбер-золым иткән зур гөнаһлылар тәмугта бик олы җәзалар белән газапланачаклар.