Татар шагыйре, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәдиев Нур Гариф улы 1946 елның 14 декабрендә Азнакай районының Әсәй авылында дөньяга килә.
1970 елда Казан дәүләт универститетының филология факультетын тәмамлый, аннан соң Горький исемендәге әдәбият институтында гыйлемен күтәрә.
Хезмәт юлын туган төбәгендә укытучы булып башлый, аннан соң комсомолның район комитетында, «Маяк» газетасы редакциясендә хезмәт итә.
1977 елдан алып — «Татнефть» нефть чыгару оешмасында — 1985 елга хәтле Техника йортының техника кабинеты мөдире, «Азнакайнефть» идарәсенең курслап укыту комбинаты директоры, бораулау кадрлары мәктәбе мастеры.
1987-1993 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасын җитәкли.
1993 елда «Татнефть»нең «Нефтяник Татарстана» корпоратив газетасы мөхәррире урынбасары була, татар телендәге «Хәзинә» газетасын оештыра.
1994-2008 елларда, лаеклы ялга киткәнче, «Хәзинә» газетасының баш мөхәррире булып эшли.
Нур Әхмәдиев – танылган шагыйрь, егермеләп китап һәм күп кенә популяр җырларның авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.