Совет чорының классик шагыйре Хәсән Фәхри улы Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль буенча 9 декабрьдә) дөньяга килгән. Туган урыны – Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылы.
Булачак шагыйрь урта хәлле крестьян гаиләсендә 8-нче бала булып туган. Әтисе Фәхри абзый игенче һөнәреннән тыш, сәгать төзәтүче, пыяла куючы, тимерче булып та кәсеп иткән, балаларына да әлеге һөнәрләрне өйрәткән. Ә аның олы уллары ел саен Себер һәм Урал якларына чыгып китеп, шахталарда акча эшләп кайта торган булган.
Әтисеннән һәм үзлегеннән укырга-язарга өйрәнгән Хәсән, 1905 ел инкыйлабыннан соң, Кармәттә ачылган мәктәпкә йөреп белем ала башлый.
1914 елның язы җиткәч ул Тобол губернасының Ахман авылына китә. Анда аның абыйлары җир алып урнашкан була. Җәйне алар белән бакыр колчеданы руднигында эшләп уздыра. Ә көз җиткәч абыйлары аны Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә урнаштыралар.
Чорына күрә алдынгы уку йортларының берсе булган «Галия» мәдрәсәсендә уку – Туфанның белемен киңәйтергә ярдәм итә һәм әдәби иҗат эшенә тартылуга зур этәреш бирә. Анда ул Галиҗан Ибраһимовтан әдәбият дәресләре ала, шул ук мәдрәсәнең шәкерте Шәехзада Бабич оештырган түгәрәкләргә йөреп, шигырь язу серләренә төшенә, әдәби кичәләрдә Сәгыйт Рәмиев, Мәҗит Гафури, Сәгыйт Сүнчәләй кебек шагыйрьләрнең чыгышларын тыңлый.
Җәйге ялларында яшүсмер егет, укуына акча юнәтү максаты белән, Урал шахталарында эшли, сәгатьләр төзәтә, соңрак Лысьвадагы металлургия заводында токарь булып хезмәт итә. 1917 елның Февраль вакыйгаларын, аннан соң Октябрь инкыйлабын ул шунда, Лысьва заводында, каршылый.
1918—1924 елларда Xәсән Туфан Урал һәм Себер мәктәпләрендә балалар укыта.
1924 елның җәендә ул Казан шәһәренә килә һәм 1928 елга кадәр Н. Нариманов исемендәге 17 нче номерлы Бишбалта мәктәбендә укытучы булып эшли.
Xәсән Туфан исеме татар матбугатында беренче тапкыр 1924 елда күренә башлый. Шул елда «Октябрь баласы» журналы һәм «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә аның кайбер шигырьләре басылып чыга.
Бу еллар аның иҗат эшләре чәчәк аткан чорларының берсе. Татар шигърияте яңа бер форма, яңа аһәң, сыйфатка ия булган шагыйрь белән тулылана. Әлеге чорда ул Урал эшчеләре тормышын яктыртып «Урал эскизлары», «Ике чор арасында», «Башлана башлады» кебек әсәрләрен яза. Төп идеялар искелек белән яңалык арасындагы көрәш, революцион чордагы социаль атмосфера, идеяләр бәрелеше һәм башкаларны тәфсирли.
Х.Туфан 1930 — 1934 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби һәм музыкаль тапшырулар мөхәррире, аннары 1937 елга кадәр «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы секретаре булып эшли.
Хәсән Туфан биографиясе фаҗигале дә, 1940 елның 18 ноябрендә ул кулга алына һәм аңа 1956 елга кадәр Себердә тоткынлыкта булырга, ул якларның тормышы белән ныклап танышырга, хәтер хәзинәсен яңа тәэсирләр, истәлекләр белән тулыландырырга туры килә.
1956 елның җәендә Х.Туфан Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренәчә шунда яши.
Хәсән Туфан истәлеге (хатирә)
Өйдәге китапханәдә бик кадерле истәлекле китап бар. Без өйләнешкәч, Хәсән ага Туфан китабына яшел кара белән: «Соңгы сулуларга кадәр адресыгыз бер булсын!» — дип язып биргән иде. Әлеге юллар безнең өчен догага әверелде.
Мин аның хатыны Луиза Салигаскарованы күреп белмим.Уйнаганын да тамаша кылырга туры килмәде. Луиза апа турында беренче ишетүем Казанга килгәч булды. 1957 елның кышкы бер киче. Салкын. Шәрәф Мөдәрриснең тактадан үзе салып кергән өе җылы тотмый. Шулай да бу өйдә үзенә тартып торган ниндидер көч бар. Кич җиттеме, бирегә фронтовик шагыйрьләр, яңа яза башлаган яшьләр җыела. Мич тирәсенә утырып сабыр гына шигырь тыңлыйбыз. Хәсән ага Туфан әле яңа гына язган шигырен укый:Сандыгымда ята синнән калган
Белешмәләр салган ридикюль.
Миннән сиңа — гомер юлдашыма
Иң беренче бүләк иде ул…Ридикюльдә калган белешмәләр,
Алардагы кайбер билгеләр
Тормышыңның соңгы хәбәрләрен
Кереп миңа сөйләп бирделәр…Луиза Салигаскарова — сөргендә яшәгән ирен ачлыктан, авыру-сырхаулардан саклап калу өчен аңа посылкалар сала торган булган. Акча юк. Каян алырга ул акчаны? Кинәт яшен ташыдай күңеленә бер уй килә: донор булырга, канын биреп газиз ирен ачлыктан йолып калырга! Менә ул кан бәрабәренә күпмедер акча алыр, шул акчага он, бәрәңге, ипи юнәтер.
Луизаның саргайган йөзе ачылып китә… Без елыйбыз. Ничә еллар көтеп тә күрешә алмаган ир белән хатынны кызганып елыйбыз. Газиз ире өчен җанын, канын биргән артистканы, аның бөек күңеле алдында вакытсыз агарган чал башын игән шагыйрьне кызганып елыйбыз.Луизаның мәхәббәте, йөрәк җылысы карурманнар, биек таулар аша үтеп, халкыбызның Хәсән Туфан дигән бөек шагыйрен милләтебезгә саклап калган.
Венера Ихсанова.
Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәсән Туфан ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1970,1980) белән бүләкләнә, ә «Сайланма әсәрләр» (Казан, 1964) китабы өчен ул 1966 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Ул 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә. Х.Туфан — 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.