Муса Җәлил Оренбург губернасының Мостафа авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе — Мостафа Җәлилов, әнисе — Рәхимә Җәлилова (тумышы белән Сәйфуллина).

10-11 яшендә шигырьләр яза башлый, әмма алар югалган. Исән калган беренче шигыре («Бәхет») 13 яшендә язылган. 1919 елда ул комсомолга керә һәм укуын татар халык мәгарифе институтында (Оренбург) дәвам итә. Гражданнар сугышында катнаша.

1931 елда Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетын тәмамлый.

1931-1932 елларда ВЛКСМ каршында басылып чыккан татар балалар журналлары мөхәррире була.

1933 елдан — Мәскәүдә чыккан «Коммунист» татар газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире. Анда ул совет шагыйрьләре А.Жаров, А. Безыменский, М. Светлов белән таныша.

1932 елда Свердловск өлкәсенең Надеждинск (хәзерге Серов) шәһәрендә яши һәм эшли.

1934 елда аның ике җыентыгы чыга: Комсомол темасына «Орденлы миллионнар», «Шигырьләр һәм поэмалар». Яшьләр белән эшли, аның ярдәме буенча татар әдәбиятына А. Алиш, Г. Әпсәләмов килә.

1939-1941 елларда Татарстан АССР Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе була, Татар опера театрының әдәби өлеше мөдире булып эшли.

1941 елда Кызыл Армиягә алына. Өлкән политрук дәрәҗәсендә Ленинград һәм Волхов фронтларында сугыша, «Батырлык»газетасы корреспонденты була.

1942 елның 26 июнендә каты яралана һәм әсирлеккә эләгә. Немецлар оештырган «Идел-Урал» легионына керә һәм андагы яшерен оешмада катнаша. Җәлил, аңа мәдәни-агарту эшен алып барырга кушылганнан файдаланып, хәрби тоткыннар өчен лагерьлар буйлап йөреп, конспиратив элемтәләр урнаштыра һәм яшерен оешмага яңа кешеләрне эшкә ала.

Аларның тырышлыгы белән, Витебскка җибәрелгән «Идел-Урал» легионының беренче 825 нче батальоны 1943 елның 21 февралендә баш күтәрә, сугышчыларның бер өлеше (500-600 кеше) корал белән Беларус партизаннарына кушыла. Башка сугышчылар да еш кына Кызыл Армия һәм партизаннар ягына чыккалап торалар.

Бу хәлләрдән соң, гестапо яшерен оешманың эзенә төшә, аларга бер хыянәтче ярдәм итә. 1943 елның августында гестапо берничә йөз яшерен төркем әгъзасын кулга ала. Алар арасында Муса Җәлил дә була. Аны Моабит төрмәсенә ябалар. Ул 1944 елның 25 августында Берлинда Плетцензее төрмәсендә гильотинада җәзалап үтерелә.

Җәза алдыннан Муса үз шигырьләрен камерадагы күршесе Андре Тиммерманска тапшыра. Ул язмалар «Моабит дәфтәре» буларак танылган. Җәлилнең шигырьләре күп телләргә тәрҗемә ителә.

Баштарак Муса Жэлил Ватанны сатуда һәм дошманга ярдәм итүдә гаепләнә. 1947 елның апрелендә аның исеме аеруча куркыныч җинаятьчеләр исемлегенә кертелә.

Җәлилне аклау өчен көрәшә башлаган Константин Симонов шагыйрнең камерадашы Андре Тиммермансны эзләп таба һәм Җәлил тормышының соңгы айлары турында интервью ала. 1956 елда чыккан «камера күршесе» мәкаләсе Җәлилне тулысынча реабилитацияләп кенә калмый, аңарга халыклар арасында зур танылу да бирә. Шул ук елны Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме дә бирелә.