Хәйретдин Мөҗәй 1901 елның 26 мартында Башкортстанның Төрекмән авылында (хәзер ул Октябрский шәһәренә кушылган) дөньяга килә. Унсигез яше тулу белән хәрби хезмәткә алына һәм шуннан соңгы гомере армия сафларында үтә.

Урта Азиядә – басмачыларга, Хасан күле буенда японнарга каршы көрәшә. Бөек Ватан сугышы башлангач подполковник Х. Мөҗәй полк командиры буларак алгы сызыктагы бәрелешләрдә катнаша. 1942 елда Харьков янында чолганышка эләгеп әсирлеккә төшә. Әсирлектә вакытта фашистларга каршы яшерен оешма эшчәнлегендә катнашканы өчен 1943 елның ахырында атып үтерелә.

1932 елда аның шигырьләрен, хикәя һәм очеркларын туплаган «Мылтыклылар» дигән китабы дөнья күрә. Әдипнең сугыш чорында иҗат иткән «Сугыш язмалары» дигән көндәлеге сакланган. Алар 1968 елда аерым китап булып басылып чыга, кайбер шигырьләре «Алар сафта» һәм «Три поэта-воина» дигән күмәк җыентыкларда да дөнья күрә.