Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев — танылган татар язучысы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1993), СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1948 елның 10 декабрендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 1966 елда шул ук районның Түбән Ушма мәктәбен, 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннары Казан телевидение студиясендә яшьләр-балалар тапшырулары редакторы булып эшли.

Ринат Мөхәммәдиев 1973-1976 елларда Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы каршындагы аспирантурада белем ала. Аспирантураны тәмамлаганнан соң, 1977 елның февраленнән Татарстан Язучылар берлеге органы — «Казан утлары» журналы редакциясенең әдәби тәнкыйть бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1981 елның маеннан шул ук журналның баш мөхәррире урынбасары була. 1979 елда филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия була.

Язучы 1980 елдан бирле, берничә ел Татарстан Язучылар берлегенең партия оешмасы белән җитәкчелек итә, 1987-1989 елларда Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшли, Татарстан язучыларының 11 нче съездында (1989 елның мае) Берлек идарәсе рәисе итеп сайлана. Ул шулай ук халыкара язучылар берлеге әгъзасы.

Бүген Ринат Мөхәммәдиев Мәскәүдә Халыкара язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшли, Мәскәүдә чыга торган «Татар дөньясы» иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире вазыйфаларын башкара.