Әнәстән (р.г.) тапшырыла, ул Аллаһының илчесеннән ﷺ болай сораган:

«Әй Аллаһының илчесе ﷺ, без мәрхүм булган кардәшләребез өчен сәдака бирәбез, алар исеменнән хаҗ кылабыз һәм алар өчен дога укыйбыз. Барып ирешәме икән бу аларга?» Ул ﷺ җавап биргән: «Әйе, һичшиксез ирешә һәм алар моңа шатланалар. Сезнең берәүегезгә савыт белән күчтәнәч китерсәләр ул ничек шатланса, алар да шулай куаналар».

Адәм баласы кылган изге гамәлләренең әҗерен башкаларга да тапшыра ала. Әһле сөннәт вәл җәмәгать галимнәре фикеренчә, намаз булсынмы ул, ураза, хаҗ кылу, садака бирү, Коръән уку, Аллаһыны искә алу һәм башка изге гамәлләр булсынмы — болар барысы да мәрхүмнәргә барып ирешә һәм аларга файда китерә. («Фатава Зайля и бабуль Хаджаниль гайр»).

Дога үрнәге: «Йә Аллаһ, минем укыган сүрәләремне (кылган намазымны, тоткан уразамны һ.б.) кабул итеп ал, һәм аларның әҗерләрен (фәлән фәлән улы(кызы)на) ирештер».