Ибне Габбас хәзрәтләре Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вәссәламнән риваять итәдер: «Аллаһы Тәгаләгә дога кылуыгызда, догагызның кабуллыгында шиксез булсагыз, ягъни чын ният белән ышанып дога кылсагыз, догагыз кабул булыр».
Аллаһы Тәгалә үзе сораган нәрсәсенә шикләнгән күңелдән доганы кабул кылмас, бәс, һәрбер дога кылучы догасыннан кабуллыкта шик тотмаска тиеш. Аның өчен доганың кабул булмавы Аллаһы Тәгаләнең дога кылучының сораган нәрсәсен бирергә көче җитмәүдәнме? Әлбәттә, түгел. Аллаһы Тәгаләнең һәрнәрсәгә көче җитәдер. Яисә доганың кабул булмавы Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтле, юмарт булмавыннанмы? Әлбәттә, түгел. Аллаһы Тәгалә юмарт, ни сорасаң — шуны бирәдер. Яисә доганың кабул булмавы Аллаһы Тәгаләнең дога кылучының догасын белмәвендәме? Әлбәттә, түгел, чөнки Аллаһы Тәгалә — һәрбер нәрсәне белүче. Дога кылучы үзенең догасының кабуллыгында шик кылмаска тиеш, чөнки шик кылса, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иткәндә, бәян ителгән өч сыйфатның берсен бар диеп белгән буладыр. Бу — бик олуг, начар эштер. Доганың кабул булуында һич шик тотмаска тиешледер.
Дога кабул булуы ике төрледер: яисә Аллаһы Тәгалә шул дога белән соралмыш нәрсәне үзенә бирер, мәсәлән, бер кеше ун сум акча сорап, дога кылса, Аллаһы Тәгалә шуны бирер. Яисә савап билгеләр, ягъни шул сораган нәрсәсе урынына җәннәттә тиешлесе һәрничек булса да, дога кабул булыр, куллар буш калмас, ләкин дога кылучыга гөнаһлардан тәүбә кылуны яңартмак тиешледер, ягъни дога кылудан элек гөнаһлардан тәүбә кылу кирәк. Аның өчен күңелең гөнаһтан пакь булу шарт.
Доганың кабул булуына сәбәп — дога белән сораган кешегә ашыкмау тиешледер. Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вәссәлам әйткән: «Рәсүлуллаһ ошбу хакта сүз әйткәч, сорадылар: «И Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле, ашыгу ничек ул?» Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәссәлам әйтте: «Дога кылдым, кабул ителмәде, димәктер, мөэмин дога кылганнан соң, бик озак вакыт үткәч тә сораган нәрсәм бирелмәде димәс, бәлки ялкауланмыйча һәрвакытта дога кылыр, бер сорау, бер дога белән генә сораган нәрсәсен көтеп тормас, бәлки һәрдаим сорап, дога кылыр. Аның өчен Аллаһы Тәгаләнең сораган нәрсәне бирмәве өч нәрсәдән берсе өчен булыр: я бу сораган нәрсәнең бу кешегә бирелү вакыты җитмәгән, яисә догасының савабы ахирәткә калдырылыр, яисә дога санынча Аллаһы Тәгалә ул кешедән явызлыкларны ярлыкар. Өчнең кайсысы гына булса да, безнең файдабызгадыр.