Әбү Һөрәйрәдән رضي الله عنه риваять ителгәнчә, Пәйгамбәребез ﷺ шулай боерган: ” Кем көнгә йөз мәртәбә:
لاَ إلهَ إلأَ اللهُ وحدهُ لاَ شَريكَ لهُ لهُ المُلكُ ولهُ الحَمْدُ وهُوَ عَلىَ كُلِّ شيٍ قَديِرٌ
“Ләә иләәһә илләлааһү вәхдәһүу ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-иң кадиир.”
(Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм охшашы юк. Мөлкәт — Аныкы, мактау да Аңа хастыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә) дисә, бу дога аның өчен ун кол азат итү савабына тиң булыр, аңа йөз савап язылыр, йөз гөнаһы кичерелер, ул көн кичкә кадәр шайтанның явызлыгыннан имин булыр һәм һичкем аның бу догасыннан артыграк дога укый алмас”),— дигән.
Кем көнгә йөз мәртәбә:
سُبْحَانَ اللهِ وَبِحَمْدِهِ
“Сүбхәәнәллааһи вә би хәмдиһ”
(Аллаһыны мактап тәсбих әйтәмен) дисә, ул кешенең гөнаһлары диңгез күбеге кадәр күп булса да, бетәр”, — дигән.