Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: өч төрле кеше Аллаһның кунагы булыр. Беренчесе — өеннән Хаҗ нияте белән чыгучы, икенчесе — мәчеткә гыйбадәткә баручы һәм өченчесе — авыру иптәшенең хәлен белү нияте белән өеннән чыгып китүче. Шушы өч төрле кеше исән — имин өйләренә кайтып җиткәнче, Аллаһның кунагы сыйфатында йөрерләр.
Нәрсәне аңлата бу сүз? Уйлап карыйк, кем ул кунак? Кунак ул — өеңә көтелмәгән шатлык һәм мәшәкатьләр алып килүче. Әмма бу — хәерле мәшәкатьләр. Мөселман кешесе кунак сыйлау әдәпләрен яхшы белә һәм кунак хакын үтәүнең Аллаһ хакын үтәүгә тиң икәнен белеп эш итә, шуның өчен кунак алдына иң яхшы ризыгын китереп куя, өрмәгән җиргә дә утыртмый. Әлеге өч төрле кеше өчен Аллаһ катында фәрештәләр “йөгереп йөри”: бу колыңның гөнаһларын кичер дип, өйләренә кайтып җиткәнче алар өчен дога кылып торырлар. Адәм баласының гөнаһлары хисапсыз — диңгез төбендә күпме ком бөртеге бар шуның кадәр! Аллаһның рәхмәтләре булмаса, бу дөньяда да, Ахирәттә дә Аның җәзаларыннан котыла алмас идек. Күп кеше түбәндәгечә фикерли: әйтик, бик матур йорт җиткезеп куя да, булды, максатыма ирештем, җиңеп чыктым, ди. Яисә бер югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлый да, морадыма ирештем, инде хәзер иркен сулыш алырга да ярый дип, башкалар алдында үзен бер баш өстен тоя башлый…
Адәм баласына хас сыйфат үзе күзаллаганча тормышының максатларын билгели дә, шуларны үтәгәч, белдекле кыяфәт белән масаеп йөри башлый. Без — мөселман халкының да хәле шушы чамада, без дә “җәннәт — безнеке генә!” дип күкрәк сугабыз түгелме соң? Мөэминнәр сүрәсе “һичшиксез, мөэминнәр сәгадәткә ирешәчәк” дигән аять белән башланып китә. Шуңа таянып, без — мөэминнәр, Аллаһның җәзасыннан без генә имин дип батыраябыз. Әмма… туктагыз әле… Аллаһ мөэминнәрне имтихан кыла һәм ул алты баскычтан гыйбарәт. Шуларны барыбыз да исән-имин үтә алырмы, күпмебез беренче, икенче, өченче баскычтан ук төшеп калыр? Алтысыннан да югарыга күтәрелергә кемнәрнең көче җитәр?!
“Алар намаз-гыйбадәтләрендә итагать илә сәҗдә итә” дип дәвам итә Аллаһ Мөэминнәр сүрәсенең икенче аятендә. Монысы — иң авыры. Намазны тәкъвалык белән, Аллаһтан куркып уку бөтен кешегә дә бирелми. Бер сәхабә әйтә: намазның акыл белән укылган өлеше кабул кылыныр, ди. Кайчан акылың саташты, ни укыганыңны үзең дә аңламасаң, намаз кабул булмый. Коръәндә бер аять бар, ул мәнсух аятьләрдән санала, ягъни хөкеме бүгенге көндә бетерелгән: Ниса сүрәсенең 43 нче аяте болай яңгырый “Әй, иман китергән кешеләр! Йокы исереклегендә яки зиһенегез таркау чакта ни сөйләгәнегезне белмәслек дәрәҗәдә башыгыз томанлы булса, башыгыз сафланганга чаклы намазга якын килмәгез. (Җаһилият чорында хәмер эчеп, аятьләрне ялгыш укыганнар иде)…” Әмма Аллаһ калдырды ул аятьне Үзенең Китабында һәркем үзенең бәясен билгеләр өчен. Галимнәр исәпләвенчә, намазны аңламыйча укучылар шул ук исерек хөкемендә кабул ителер. Шуңа күрә намазны хошуг белән, җаның-тәнең белән бирелеп укый алу кешенең иманы хакында күп нәрсә сөйли ала. Шактый кешедән ишеткәнем бар: бу рәвешле намазны башкарып чыга алмыйбыз, башка мең төрле уй керә, диләр. Җәмәгать, намаз — мөэминнең көзгесе ул, тормышы ничек, намазы да шундый. Намаз кешенең яшәү рәвешен күрсәтә. Әгәр аны югары кимәлгә җиткезеп үтисегез килсә, гамәлләрегезне дә дөресләгез! Чөнки гыйбадәттән тыш вакытыбызда Аллаһтан ерагаеп, хәерсез гамәлләргә кереп чумабыз икән, намаз белән генә җәннәтле була алмавыбыз көн кебек ачык. Йә, беренче сынауны күпмебез үтте?
Икенче сынау иң җиңеле, әмма аны никтер үтәргә ашкынып тормыйлар. Монысы — мөселман кешесенең тормышына, Ахирәтенә файда бирмәгән буш сүзне, буш гамәлне калдыруы. Кем вакытын бушка үткәрә, имтиханны тапшыра алмаган санала. Сәгатьләр буе телевизор каршысында яраткан сериалыннан аерыла алмый утыручылар, телефоннан буш сүз, гайбәт сөйләүдән тәм табучылар, гомумән, файдасызга көн уздыручылар шушы исемлекне тәшкил итә. Хәтта ике-өч минут баручы рекламадан да күзебезне алалмыйбыз кайчак. Ни өчен шулай? Чөнки әлеге эш белән шөгыльләнүчеләр кеше аңына тәэсир итүче бөтен алымны куллана, нибары санаулы минутларга сузылган реклама роликларына ничә төрле гыйлемне, фәнне җәлеп итәләр алар! Монда медицина да бар, архитектура да, психология дә, музыка сәнгате, хореография, дизайн, фәлсәфә… Бер тауарны сату өстендә ничә белгеч эшли, барысы да дикъкат белән уйланылган. Шуларга алданып без утырабыз экраннар каршысында. Хәтта кечкенә балалар да рекламадан отып алган сүзләрне сөйләп, җырларын көйләп йөриләр. Без, үзебезне мөэмин дип атап йөрүчеләр — балаларыбыз, хәләл җефетләребез, туганнарыбыз, күршеләребезнең вакыты файдалы итеп узуы өчен аларга динне өйрәтәбезме, иман юлына җәлеп итү өчен бөтен көчебезне кулланабызмы?
Өченче сынау — күпләрнең нәфесенә тия торганы, ул да булса — зәкят түләү мәсьәләсе. Дөресен әйтик, тиешенчә үтәлми бу гамәл, малларыбызның үзебездән арткан өлеше тиешле җиренә барып ирешми. Әле гошер түләүдә дә сынатабыз, бакчабызда үскән яшелчә, җиләк- җимешнең уннан берен үлчәп дин юлында йөрүчеләргә, мәдрәсә шәкертләренә тапшырмыйбыз. Димәк, бу сынауны да узган саналмыйбыз.
Зинадан саклану — дүртенче киртә. Расүлебез әйтте: бу өммәтнең ирләрен һәлак итәр ике нәрсә — тел һәм хатын-кыз. Әгәр ир кеше чит хатынга тавышын үзгәртеп бер генә сүз әйтсә, шулай ук хатын-кыз чит иргә тавышын йомшартып дәшсә, урыннарын җәһәннәмнән эзләсеннәр, диде пәйгамбәребез (с.г.в.). Чөнки күз, колак, авыз, кальб зинасы дигән төшенчәләр бар. Болардан сакланмасагыз, зинаның зурысына да ерак калмас, Аллаһ Үзе сакласын! Нур сүрәсенең 30, 31 нче аятьләрендә мөэмин ирләр вә мөэминә хатыннарга нәсихәт бар: “(Ий, Мөхәммәд), мөэмин ирләргә (хәрамга) күз атарга ярамаганны (җенси вәсвәсәгә, азгынлыкка бирелмичә) намус пакьлеген сакларга кирәклеге турында сөйлә…” һәм мөэминәләргә дә шундый ук киңәш: “Мөэминә хатын-кызларга да сөйлә: (ярамаганнарга караудан) тыйлыксыннар…” Хәдистә килә: беренче карау гөнаһ түгел, анысы күз күрүе дип атала. Икенче мәртәбәсе инде гөнаһ була һәм аның исеме — күз зинасы.
Бишенче сынау — әманәтне саклау, килешү сүзендә тору, вәгъдәне бозмау. Вәгъдә — иман ди безнең татар халкы. Әманәтен тотмаган кеше — имансыз, килешүне бозган кеше — динсез дип аталыр.
Инде соңгы сынауга да якынлаштык. Монысы бишвакыт намазны үз вакытында үтәү. Үзен мөэмин дип атап йөртүчеләр шушы алты сынау алдында каушап, югалып калмасалар, уңышлы узу өчен бар көчләрен куеп тырышсалар гына чынлап та мөэмин исеменә лаек булырлар. Миңа 10 аять иңдерелде, кем үтәде — җәннәттә, кем үтәмәде — хәсрәттә булыр, диде расүлебез (с.г.в.). Сүз мөэминнәр сүрәсенең алдагы 10 аяте хакында бара. Менә шулай, җәмәгать, алдан кычкырган күкенең башы авырта ди. Барыбыз да җиңел генә җәннәтле булмакчы… Әмма күнеле саф, ихлас кешегә бу имтиханны ерып чыгу авыр тоелмас. Ник дигәндә, нәкъ менә шушы сыйфатлар гыйбадәтне башкаруда җиңеллек бирә дә инде.