Һәр мөселман кешесенә Ислам диненең биш баганасы таныш. Аларның берсе — намаз уку. Намаз укымыйча динле булу мөмкин түгел. Чөнки сәждә кылганда гына адәм баласы Аллаһы Тәгаләгә якыная.

Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) пәйгамбәрлек иңгәнче ул Исмәгыйль (г.с.) заманыннан килгән рәвештә намаз укыган, Кәгъбәтулла янына барып гыйбадәт кылган. Ул чорда намаз уку рәвеше, саны, хәзерге намаздан аерылган. Мәккәдә яшәгән вакытта көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) бер-бер артлы иң якын кешеләре вафат була. Башта Әбүталип, аннары иң яраткан хатыны Хәдичә фани дәньядан китә. Расүлебез моны авыр кичерә. Өстәвенә, аны Мәккә халкы да газаплый. Шул чагында Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезне Мәккәдән Иерусалимга, Акса мәчетенә күчерә. Анда ул Җәбраил фәрештә белән Мигъраҗ кичәсендә җиденче кат күккә күтәрелә. Өскә менгәч. Пәйгамбәребез пәрдә аша Аллаһы Тәгалә белән сәйләшә. Шул вакытта Расүлебезгә күп кенә аятьләр иңдерелә һәм Аллаһы Тәгалә: «Өммәтегез белән көненә илле намаз укыгыз», — дип әмер бирә. Кире төшкәндә Расүлебез алтынчы катта Мусаны (г.с.) очрата. Ул Аллаһы Тәгаләнең нинди әмер биргәнен әйткәч, Муса (г.с.): «Илле намаз өммәтеңә авыр булыр. Аллаһы Тәгаләдән сора әле, бераз киметмәсме икән?» — ди. Пәйгамбәребез сорый, Аллаһы Тәгалә намазны кырыкка калдыра. Пәйгамбәребез тагын сорый, Аллаһы Тәгалә янә киметә. Шулай итеп, намаз саны бишкә кала. Биш вакыт намаз белән төшеп барганда Муса (г.с.) Пәйгамбәребез Мәхәммәдкә: «Минем өммәтемә, ягъни Бәни Исраил кавеменә, көнгә өч намаз йәкләтелгән иде. Алар аны күтәрә алмады. Синең өммәтеңә дә биш вакыт намаз күп булыр. Аллаһы Тәгаләдән тагын сора, бәлки азайтыр», — ди. Расүлебез: «Сорарга оялам, мин шуңа риза», — дип җавап кайтара. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә безгә көнгә биш вакыт намаз укуны фарыз кылган. Әмма аның әҗере илле булып кала, ягъни һәр намазга Аллаһы Тәгалә ун намаз әҗере яза.

Аллаһы Тәгалә намазны фарыз гамәл итеп кылса да, аны ничек укырга, нинди тәртиптә тәһарәт алырга — боларны Пәйгамбәребез Мәхәммәдкә (с.г.в.) әйтми. Икенче көнне аның янына Җәбраил фәрештә килеп, тәһарәт алырга, кыям, сәҗдә нәрсә ул, ничә рәкәгать бар — һәммәсен дә әйрәтә. Алар Пәйгамбәребезнең хәдис-шәрифләрендә аңлатылган.

Күргәнебезчә, Ислам динендә Мигъраҗ кичәсе намазның фарыз гамәл итеп иңдерелүе белән истәлекле. Намаз вакытларын Аллаһы Тәгалә билгеләгән һәм аны Җәбраил фәрештә Расүлебезгә иңдергән. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Намазны вакытында үтәү мөэминнәр өчен фарыз», — ди. Ә инде намаз вакытларының нәрсәгә карап билгеләнүе адәм балаларына мәгьлүм түгел. Кайбер галимнәр моны төрлечә аңлатырга тырыша. Берәүләр — фән, икенчеләр сәламәтлек белән бәйләп карый. Ләкин хакыйкатьтә без намаз вакытларының хикмәтен әйтә алмыйбыз. Коръәни Кәримдә: «Биш вакыт намазыгызны, уртанчы намазны бигрәк тә төгәл үтәгез», — диелә. Димәк, уртанчы намазның дәрәҗәсе зуррак. Бу уңайдан Пәйгамбәребез Мәхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: «Уртанчы намаз ул икенде намазы», — дип белдерә. Икенде намазы бәрәкәтлерәк саналса да, һәр намазның үз фазыйләте бар. Тагын бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мәхәммәд (с.г.в.): «Иртәнге һәм ястү намазын укымаган кеше монафыйк», — ди. Иртәнге намазга уянырга, ә ястү намазын йокламыйча көтәргә кирәк. Аларны укыган кеше ихлас күңелдән мөэмин санала.

Белүебезчә, фарыз, ваҗиб, сөннәт намазлар бар. Фарыз намазны укысаң — әҗерле, укымасаң, зур гөнаһлы буласың. Ваҗиб намазлар сөннәттә, фарыз да түгел. Әйтик, бу исемлеккә төнлә укыла торган витр намазын кертергә мөмкин. Аны ястү намазыннан соң укырга ярый. «Витр» сүзе «так» дигәнне аңлата. Ул өч рәкәгать итеп укыла. Сөннәт намазларны укысаң, савап эшлисең, укымасаң, гөнаһы юк. Нәфел намазларының дәрәҗәсе сөннәт намазларыннан да түбәнрәк. Мәсәлән, алар тәһарәт алгач, куркыныч янаганда, хаҗәтең чыкканда һ.б. очракларда укыла. Иртән кояш күтәрелгәннән зәвәлгә кадәр духа намазы укырга киңәш ителә. Аны укыган кеше сәламәт була. Ул 360 буыннан сәдака дип атала. Тагын тәһәҗҗүд намазы бар. Ул төнлә йокыдан торып, иртәнге намазга керергә бер-ике сәгать алдан укыла, бик кадерле намаз санала. Чәнки бу вакытта Аллаһы Тәгалә дәнья күгенә төшә. Шул чакта торып, тәһәҗҗүд намазын укысаң, теләк теләсәң, Аллаһы Тәгалә дөньяда һәм ахирәттә сораганыңны бирә. Ахырдан витр намазы да укысаң, тагын да хәерле була.

Шулай ук җомга, җеназа намазлары бар. Җомга намазы җомга көнне җәмәгать белән мәчеттә укыла. Җеназа намазы мәетне югач, кәфенләгәч, дүрт тәгъбир белән укыла. Бу вакытта укылган догалар — мәеткә терәк. Җеназа намазы белән күмелгән мәет Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗәле була.

Намаз укуның тышкы шартлары: намаз укучы кеше мөселман, акыл иясе булырга (мәҗнүн түгел) тиеш. Намаз уку өчен намаз вакыты керү, тәһарәт алу, кыйблага юнәлү, кием һәм намаз урыны пакь булу, гаурәт урыннарны каплау зарур. Намаз вакыты җиткәч, тәгъбир әйтеп намазга керешәләр. Алда санап киткән шартлар үтәлмәсә, ваҗиб хөкемнәр башкарылмаса, әйтик, «Фатихә»дән соң берәр сүрә укылмаса яисә башка гамәл төшеп калса намаз бозыла. Намаздан соң ике мәртәбә сәждә кылсаң, намаздагы җитешсезлекләрең гафу ителә. Сөннәт гамәлләр төшеп калса, кәффәрәттә, намазны кире укырга да кирәкми. Моннан тыш, һәрбер гыйбадәтнең төп шартларыннан берсе — ихласлык. Намаз укыганда кеше ихлас булырга тиеш. Башкалар күрсен дип намаз укырга, гыйбадәт кылырга ярамый. Аллаһ ризалыгы өчен эшләгәндә генә гамәл кабул була. Кемнең ихласлыгы күбрәк, Аллаһы Тәгаләгә бирелеп укуы зуррак икән, ул күбрәк савап ала. Ихласлык югалган саен намазның әҗере кими.

«Мөэминнәр» сүрәсенең беренче аятендә үк Аллаһы Тәгалә: «Намазларын бирелеп, курку белән укыган мөэминнәр генә, кыямәт кәнендә газаптан котылып, җәннәткә керерләр», — ди. Намаз укыган кешенең башында тәрле уйлар булмаска, аның фикерләре чуалмаска тиеш. Намазны вакытында укырга тырышырга кирәк. Калган намазларны каза кылу ахыр чиктә генә башкарыла торган гамәл. Ул кабул булмаска да мәмкин. Моннан тыш, кайберәүләр: «Намаз укыр идем, догаларын белмим», — ди. Мондый кешеләрне берничек тә аклап булмый. Пәйгамбәребез Мәхәммәд (с.г.в.): «Намаз укырга теләсәгез, догаларын белмисез икән, «сөбханалла», «әлхәмделилла», «Аллаһу Әкбар!» дип, тәсбих сүзләре белән намаз укып чыгыгыз», — ди. Икенче берәүләр: «Мин намазга баскач, гөнаһ эшләсәм, намазым дөрес булырмы?» — дип килә. Гөнаһсыз кеше юк. Ләкин Аллаһы Тәгалә: «Хакыйкатьтә намаз фәхеш һәм бозык гамәлләрдән тыя, кешене чистарта», — ди. Кешене тыеп кына туры юлга кертеп булмый, аның эченә изгелек салырга кирәк. Намаз укыган саен кешенең күңеленә оят керә, ул гәнаһ кылырга ояла, курка башлый. Нәтиҗәдә, гөнаһ гамәлдән арына. Дөрес итеп укылган намаз кешенең гаепле, зәгыйфь якларын, начар гадәтләрен төзәтми калмый.

Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә һәр кешегә биш сорау бирәчәк. Иң беренче: «Намазың бармы, юкмы?» — диячәк. Намаз укыган кешеләргә тагын дүрт сорау биреләчәк: «Яшьлегеңне нәрсәдә үткәрдең?», «Гомереңне нәрсәгә багышладың?», «Кайдан мал алдың һәм кая куйдың?», «Үзләштергән һөнәреңне нинди юлда кулландың?» Мөселман кешесе буларак без тормышта беренче чиратта намазны торгызырга бурычлы. Намаз — хакыйкатьтә Аллаһы Тәгаләне тану дигән сүз. Аллаһы Тәгалә кушкач, бөтен фәрештәләр сәҗдә кылганда, иблис баш тарткан. Шуңа күрә иблискә якын кешеләр сәҗцә кыла алмый, ул алар белән идарә итә. Адәм баласы фәрештәләр кебек үк Аллаһы Тәгалә каршында сәждә кылырга тиеш. Шул чагында гына ул Аллаһы Тәгаләнең колы булып санала. Аллаһы Тәгалә: «Булдыра алганча Аллаһтан куркыгыз», — ди. Аягыгызда басып тора алмыйсыз икән, намазны утырып укыгыз. Утырып укырга мөмкинлек булмаса, ятып укыгыз. Ятып та укый алмасагыз, керфек, бармак белән укыгыз. Тәһарәт алырга су юк яки алган су сиңа зыянлы икән, кулны, битне туфракка сыпырып булса да намаз укыгыз.