Иртә намазы
Иртәнге намазның вакыты — таң яктылыгы җәелгәннән башлап, кояш чыга башлаганчы. Сәгать белән караганда кояш чыгарга бер сәгать ярым кала иртәнге намаз вакыты керә һәм кояш чыга башлаганчы дәвам итә.
Иртәнге намазны кояш чыгарга 3-5 минут алдарак тәмамлау хәерлерәк. Чөнки кояш чыгып торган вакытта намазлар укырга ярамый. Иртәнге намазны укыган вакытта кояш чыга башласа, намаз бозыла.
Зәвәл
Зәвәл — кояш төш вакытын (зенитны) кисеп үткән мизгел. Зәвәл вакытында намазлар укырга ярамый. Ышанычлырак булсын өчен, өйлә намазын зәвәлдән соң биш-ун минут үтмичә башламау хәерле.
Өйлә намазы
Өйлә намазы зәвәлдән соң укыла. Барлык шәһәрләр өчен дә Өйлә намазы вакыты дип мәчетләрдә азан әйтелү вакыты билгеләнде.
Икенде намазы
Әбү Хәнифә таянган хәдис буенча билгеләнде. Икенде намазы вакыты — һәрнәрсәнең күләгәсе төш вакытындагы күләгәсеннән башка, үзе озынлыгы кадәр ике өлеш озайганнан башлап, кояш тәмам батып беткәнче.
Кояш батып барган вакытта намазлар укырга ярамый. Ләкин икенде намазын укыган вакытта кояш бата башласа да, намаз бозылмый.
Ахшам намазы
Кояш батып тәмам күмелгәннән башлап, шәфәкъ (кызгылт яктылык) кызыллыгы беткәнче. Сәгатъ белән караганда, кояш батканнан соң бер сәгатъ ярым арасы — ахшам вакыты. Җирле рельеф үзенчәлекләре һәм метеорологик шартлар аркасында реаль Кояш бату вакыты соңрак җитәргә мөмкин. Ахшам намазын күрсәтелгән вакыттан 3-5 минут булса да соңрак башлау кирәк.
Ястү намазы
Кичке эңгер-меңгерләр бетеп караңгы төшкәннән соң Иртә намазына кадәр. Реаль шартлар ел фасылына һәм болытлылыкка бәйле. Мәсәлән, июньнең икенче яртысында якты айсыз төндә Оренбургта караңгылык 2-3 сәгатькә сузыла, Самарада бер сәгать чамасы, калган шәһәрләрдә чын караңгы булмаска да мөмкин.