Рия — ул бер гыйбадәтне Аллаһның ризалыгы өчен түгел, ә кеше ризалыгын теләп, кеше күрсен яисә ишетсен өчен кылу. Бу кешенең максаты дан яулау һәм казаныш табу, ягъни ул бик яхшы һәм изге, ул имеш беркайчан да һәм беркемгә дә яманлык эшләми торган бер фәрештә шикелле кеше.
Рия ике төрле була:
1) Кешеләр күрсен өчен гыйбадәт кылу. Мисалы: Намазны мәчеткә килгәндә генә, яисә өенә берәр намаз укучы мөселман килсә генә «алар күрсеннәр өчен» дип укый торган кеше рия кылган була.
2) Кешеләр ишетсен өчен гыйбадәт кылу. Мисалы: Кеше ишетсен өчен китап язу, яисә мәчет салу, матур итеп төрле мәҗлесләрдә Коръән уку һәм күп вакытта зикер-тәсбихтә утыру шикеллеләр.
Беркөнне Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм: «Минем сезнең өчен Дәҗҗалдан да курыкканрак нәрсәмне сезгә әйтимме?» — дип сәхабәләреннән сорый. Сәхабәләр: «Әйе, әйт безгә», — дип җавап кайтаралар. Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм аларга: «Ул — яшерен ширек», — ди, һәм шул ук вакытта яшерен ширеккә аңлатма бирә: «Яшерен ширек — ул кешеләр алдында алар күрсен өчен намазны зиннәтләп уку». Ягъни намазны кешеләр күреп, «кара әле ничек яхшы укый» дип әйтсеннәр өчен алар алдында бик тырышып уку.
Дөнья максаты өчен кылган изге гамәл гыйбадәт ничек ширек була соң? Ширек бит ул гыйбадәтләрне Аллаһтан башка нәрсәләр өчен кылу?
Җавабы шул — гыйбадәтләр бит алар төрле-төрле булалар: Аллаһы Тәгаләне ярату, Аңарга таяну. Аңардан курку, рәхмәтен өмет итү, килгән бәлаләргә сабыр булу һәм башка шундый нәрсәләр барысы да гыйбадәт дип аталалар. Без «дөньялык өчен генә яшәү — ширек» дибез. Әйе, ширек. Әгәр кеше Аллаһы Тәгалә кушкан һәм тыйган сүзләрен үтәмәсә, дөнья тормышын яратып матур, киң, җылы өйләр салып, яхшы атлар, машиналарга утырып, ефәк киемнәр алып киенсә һәм кешеләр мактасын өчен намаз вакыты җиткәч намаз укыса, ә күрмәгәндә берсен дә укымыйча сәүдә итсә, ягъни дөньяны алга сөрсә, ул дөньяга гыйбадәт кылган була, үзен яратучы, ризыкландыручы Раббысына елына бер мәртәбә сәҗдә кылырга вакыт таба алмыйча, дөнья өчен 24 сәгатен дә кызганмыйча, көне-төне шуның артыннан йөгерсә, ул аңарга гыйбадәт кылган булып санала.
Аллаһы Тәгалә һәрбер кешегә теләгенә күрә барысын да бирә, дөнья өчен генә яшәүчеләргә Аллаһы Тәгалә фәкать дөньяны гына бирә һәм ахирәттә аларга )гг газабы, дип кисәтә. Аллаһы Тәгалә әйтә:
«Кем дөнья тереклеген һәм аның зиннәтен, ягъни алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, хатын, балалар, яхшы матур йортлар һәм атлар-машиналар һәм башкаларын теләсә, без аларга дөньялыкта яшәгән вакытларында кылган гамәлләре өчен барысын да бирербез, аларга дөньяда бернинди дә кимчелек китерелмәс. Ләкин инде аларга ахирәттә җәһәннәм утыннан башка бернинди дә җәза булмас, ягъни аларга анда фәкать җәһәннәм газабы булыр. Аларның дөньялыкта эшләгән эшләре, риядан кылган гамәл гыйбадәтләре юкка чыгар, бернинди дә файда бирмәс һәм аларның бөтен гамәлләре батыл булыр».!
Шулай итеп дөньялык өчен риядан йөрүче кешеләрнең гамәлләрен Аллаһы Тәгалә кабул итми һәм андый кешеләрнең урыннары җәһәннәм.
Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм әйткән: «Динар колы һәлак булды, дирһәм колы һәлак булды, ефәк колы һәлак булды, йоннан бәйләнгән киемнең колы һәлак булды. Әгәр аңарга дөнья бирелсә, ул шат һәм риза, әгәр бирелмәсә ул бик ачулы. Ул кеше һәлак булды һәм әйләнде (ягъни бик авыр хәлгә төште)».
Дөнья артыннан йөгерү хәрам түгел, дөньяны күпме туплыйсың килсә тупла, аның хакында сүз бармый. Монда сүз башка нәрсә турында бара. Бу хәдистә ахирәт гамәлен үтәп, шуның белән дөнья куу хакында сүз бара. Моның мисалы: бер кеше үзен мактасыннар өчен риядан мәчет сала. Дөрестән дә мәчет салган кешене бөтен кеше мактый. Ул мәчет салучы кеше салган мәчетен пәрдә итеп, аның артында үзенә бик күп мал туплый. Ул кеше ул малларны җыйганда бөтен изге гамәл гыйбадәтләрен Аллаһ ризалыгы өчен түгел, ә кешеләр риза булсын өчен кыла. Мәчетне дә кешеләр мактасын дип сала, биргән сәдакаларын да кешеләр аны юмарт дисеннәр өчен генә бирә, укыган намазын да кеше өчен генә укый. Ул шулай кешеләр аңа сүз тидермәсеннәр, сәүдәсенә һәм башка эшләренә зыян килмәсен өчен эшли.
Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә Коръән ятлаган, сугышта шәһит булган һәм малы күп булып фәкыйрьләргә сәдака тапшырып яшәгән кешеләрдән «Сез бу эшләрне кем өчен эшләдегез?» дип сорагач, алар «Синең ризалыгың өчен эшләдек», дип җавап кайтарырлар икән. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә аларга: «Ялганладыгыз, сез бу гыйбадәтләрегез белән дөньяны өмет иттегез», дип аларның барысын да җәһәннәмгә салыр икән.