1 عَنْ أَمِيرِ الْمُؤْمِنِينَ أَبِي حَفْصٍ عُمَرَ بْنِ الْخَطَّابِ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ r يَقُولُ : إِنَّمَا الأَعْمَالُ بِالنِّيَّاتِ وَإِنَّمَا لِكُلِّ امْرِئٍ مَا نَوَى فَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ فَهِجْرَتُهُ إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ وَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ لِدُنْيَا يُصِيبُهَا أَوِ امْرَأَةٍ يَنْكِحُهَا فَهِجْرَتُهُ إِلَى مَا هَاجَرَ إِلَيْهِ
Мөэминнәрнең әмире Әбү Хафс Гомәр бине Хаттап разыяллаһү ганһү әйткән: «Мин Аллаһының Илчесенең болай дигәнен ишеттем: «Дөреслектә, эшләр ният белән генә бәяләнәләр. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәрсә генә булачак. Шулай итеп, Аллаһыга һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылучы (күчеп китүче) Аллаһыга һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылачак. Дөнья максаты яки өйләнергә теләгән хатын-кыз өчен һиҗрәт кылучы үзе ниятләгән нәрсә өчен һиҗрәт кылачак».[i]
Хәдиснең әһәмияте
Дөреслектә, бу хәдис – Исламның терәге дип аталучы хәдисләрнең берсе. Ул диннең нигезе һәм хөкемнәренең берсен үз эченә ала. Әбү Давыт әйткән: «Чынлыкта, эшләрнең нияткә карап бәяләнүе турындагы хәдис Исламның яртысын тәшкил итә. Чөнки дин яки ачык, яки яшерен була ала. Ачыгы – гамәл, яшерене – ният».
Имам Әхмәт һәм Шәфигый: «Эшләр нияткә карап билгеләнүе турындагы хәдис гыйлемнең өчтән берен тәшкил итә. Чөнки бәндә нәрсәне булса да йөрәк, тел, әгъзалар ярдәмендә генә таба ала. Шулай итеп, йөрәктә барлыкка килә торган ният әлеге өлешнең берсе булып тора», – дип әйткәннәр.
Менә шуңа күрә дә, галимнәр әлеге хәдисне китапларының, хезмәтләренең башына куярга яратканнар. Мәсәлән, Бохари үзенең «Сахих»ын, Нәвәви өч әсәрен: «Изгеләр бакчасы», «Искә алулар», «Нәвәвинең кырык хәдисе» әлеге хәдис белән башлый. Моның максаты гыйлем алучы кешенең ниятен Аллаһ ризалыгы өчен генә гыйлем алуга, изге гамәлләр кылуга юнәлдерүдән гыйбарәт. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең әлеге хәдисне вәгазь вакытында әйтүе дә аның әһәмиятле икәнен күрсәтә. Әбү Гобәйд әйткән: «Хәдисләр арасында әлеге хәдис кебек үк файда һәм мәгънәгә ия булучы башка хәдис юк».
Хәдиснең әйтелү сәбәбе
Ибне Мәсгут әйткән: «Безнең арабызда Өмме Кайс дигән хатынга өйләнергә теләгән кеше бар иде. Ләкин ул хатын, тегесе күчеп килмәсә, аңа кияүгә чыгудан баш тартты. Шуңа күрә, ул кеше күчеп килде дә аңа өйләнде. Аннары без аны «Өмме Кайсның күчеп килүчесе» дип атый башладык».
Ибне Мәсгут: «Дөнья кирәк-ярагы өчен һиҗрәт кылучы Өмме Кайска өйләнү нияте белән күчеп килеп, соңыннан «Өмме Кайсның күчеп килүчесе» дип аталучы кеше кебек үк әҗер алачак», – дигән.
Хәдисне аңлау
1. Ният – зарури шарт.
Галимнәрнең бердәм фикере буенча, эшкә лаеклы мөселманнар тарафыннан кылына торган гамәлләр ният белән эшләнсә генә, шәригатьтә исәпкә алыначаклар.
Намаз, хаҗ, ураза кебек теге яки бу гыйбадәтне кылганда ният аның бер нигезе санала. Аннан башка әлеге гыйбадәт кабул булмый. Гыйбадәтне кылуга ярдәм итүче гамәлләргә, мәсәлән, тәһарәт, госелгә килгәндә, хәнәфи галимнәре болай диләр: «Тиешле ният – аларның камиллегенең һәм әҗергә лаеклы булуның шарты». Ә шәфигый галимнәре һәм башкалар: «Ният – аларның дөреслегенең зарури шарты. Чөнки әлеге эшләр тиешле ният булганда гына дөрес булачак», – диләр.
Ниятнең вакыты һәм урыны
Теге яки бу гыйбадәткә тотынганда кеше билгеле бер нияткә ия булырга тиеш. Мәсәлән, намаз башлаганда – «Аллаһ бөек!» – дип әйтергә, хаҗда ихрам кияргә кирәк. Уразага килгәндә, аны алдан ният кылып кую да җитә. Чөнки таң атканны белү бик авыр.
Ниятнең урыны – йөрәк.
Нияткә караган зарури шарт – теләгән нәрсәне билгеләү һәм аны башкалардан аеру. Шуңа күрә, намаз уку нияте генә җитми. Нинди намаз – өйләме, икендеме һ.б. – укыйсыңны билгеләргә кирәк.
Күчеп китүнең (һиҗрәт) фарызлыгы
Монда мөселманнарның дини бурычларын үти алмаган урыннарыннан шуны эшләп була торган урынга күчеп китүләре күз алдында тотыла. Әлеге хөкем һәрвакытта да, бернинди чикләрсез гамәлдә булачак. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең: «Җиңүдән соң һиҗрәтнең кирәге юк», дигән сүзләренә килгәндә, ул Мәккәне яулап алганнан соң аннан күчеп китүнең кирәге юк икәнне аңлата.
Моннан тыш, Аллаһ тыйган нәрсә дә «һиҗрәт» дип атала. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
وَالْمُهَاجِرُ مَنْ هَجَرَ مَا نَهَى اللَّهُ عَنْهُ
«… Аллаһ тыйганны калдыручы мөһаҗир була».
Мәсәлән, мөселманга кардәшен өч көннән дә күбрәк вакытка калдырырга, хатынга ирнең түшәген калдырырга ярамый. Әмма кайчакта мөселманга гөнаһ кылган кардәшен калдыру, итәгатьсезлек күрсәткән хатынны, җәза йөзеннән, билгеле бер вакытта калдыру рөхсәт ителә.
4. Әлеге хәдистән аңлашылганча, берәр кеше гамәл кылырга ниятләп тә, аңа авыру, үлем кебек сәбәпләр комачауласа, ул кеше моның өчен барыбер әҗер алачак. Бәйдави әйткән: «Тиешле ниятсез кылынган гамәлләр дөрес булмый. Чөнки гамәлсез ният өчен әҗер бирелә, ә ниятсез гамәл юкка чыга. Гамәлгә карата ният тәндәге җанга тиң: тән җансыз яши алмый, ә җан тәнсез дә юкка чыкмый».
5. Ахирәттә әҗер, бу дөньяда ярдәм алу һәм уңышка ирешү өчен, әлеге хәдис безне эчкерсезлеккә өнди.
6. Яхшы ният, ихласлык, Аллаһының ризалыгын алырга теләү сәбәпле һәр файдалы һәм яхшы гамәл гыйбадәткә әверелә.