Әнәс ибне Мәлик (радыйАллаһу ганһе): «Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кабакны ярата иде», — дип әйткән.

Җәбир ибне Тарикъ Әл-Әхмәси әйткән: «Бервакыт мин Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм янына кердем һәм анда кабак күреп аннан: «Бу нәрсә?» — дип сорадым. Ул соравыма: «Без аның белән үз ризыгыбызны арттырабыз», — дип җавап кайтарды.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай дип әйтә торган булган: «Йә Гайшә, ризык әзерләгән вакытта син аңа күбрәк кабак сал, чөнки ул сагышлы йөрәкне ныгыта!»

Шулай ук тагын бер хәдистә Әбү Талут (радыйАллаһү ганһе) болай дип әйткән: «Мин Әнәс ибне Мәлик янына кердем. Ул: «Аллаһының илчесе яратып ашаганга күрә, син миңа бик кадерле ризык», — дип әйтә-әйтә кабак ашый иде».