Азан белән камәт динебезнең бик мөһим сөннәтләредер. Боларны үтәү намазын җәмәгаттән башка, өендә генә укучы кешегә дә тиешле. Азанны кычкырып әйтү яхшы. Кыйбла тарафына карап әйтелә. «Хәййә галәс-саләәәһ» дигәндә уң якка «Хәййә галәл-фәләәәх» дигәндә сул якка карыйлар. Хатын кызларга азан әйтү кирәк түгел. Түбәндәге мәкаләдә азан әйтү тәртибе, азан догасы һәм башка мәгълүмәт таба аласыз.
Мәкаләнең эчтәлеге:
Азан ничек укыла
Азан шул рәвешле укылыр:
اَللهُ أَكْبَرُ ، اَللهُ أَكْبَرُ ، اَللهُ أَكْبَرُ ، اَللهُ أَكْبَرُ . أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ ،
أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ . وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا رَسُولُ اللهِ ، وَأَشْهَدُ أَنَّ
مُحَمَّدًا رَسُولُ اللهِ . حَيَّ عَلَى الصَّلاَةِ ، حَيَّ عَلَى الصَّلاَةِ . حَيَّ
عَلَى الْفَلاَحِ ، حَيَّ عَلَى الْفَلاَحِ . اَللهُ أَكْبَرُ ، اَللهُ أَكْبَرُ ، لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ .
Әллааһү әкбәр
Әллааһү әкбәр
Әллааһү әкбәр
Әллааһү әкбәр
Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллаааһ
Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллаааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүллаааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүллаааһ
Хәййә галәс-саләәәһ
Хәййә галәс-саләәәһ
Хәййә галәл-фәләәәх
Хәййә галәл-фәләәәх
Әллааһү әкбәр
Әллааһү әкбәр
Ләә иләәһә илләллаааһ
(Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдән Олуграк (4 мәртәбә). Гуаһлык бирәмен ки, тәхкыйк, бер Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк (2 мәртәбә). Гуаһлык бирәмен ки, тәхкыйк, Мөхәммәд галәйһиссәләм – Аллаһы Тәгаләнең илчеседер (2 мәртәбә). Намазга ашыгыгыз (2 мәртәбә). Котылуга ашыгыгыз(2 мәртәбә). Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдән Олуграк (2 мәртәбә). Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк (1 мәртәбә)).
Иртәнге азанда «Хәййә галәл-фәләәх»тән соң ике тапкыр:
اَلصَّلاَةُ خَيْرٌ مِنَ النَّوْمِ
Kамәттә исә, «Хәййә галәл-фәләәх»тән соң ике мәртәбә:
قَدْ قَامَتِ الصَّلاَةُ
«Каде каамәтис-саләәһ» (Намаз башланды),— дип әйтәләр.
Биредә имамнарга түбәндәгеләрне исләренә төшерергә кирәк. Бу җөмләнең дә мәгънәсе «Намаз башланды» дип әйтелсә дә, асылында исә «Намаз башланырга тора» дигәнне аңлата. Шуның өчен имам, «Каде каамәтис-саләәһ» җөмләсен ишеткәч, шунда ук намазга башламаска, ә бәлки җәмәгать белән бергә «ифтитах тәкбире»н (намаз башлангандагы тәкбир) әйтүне тәэмин итәргә тиеш.
Азан беткәч, мөәзин һәм азанны ишеткәннәр түбәндәге доганы укысалар, зур савап казанырлар.
اَللَّهُمَّ رَبَّ هَذِهِ الدَّعْوَةِ التَّامَّةِ وَالصَّلاَةِ الْقَّائِمَةِ آتِ مُحَمَّدًا الْوَسِيلَةَ وَالْفَضِيلَةَ
وَالدَّرَجَةَ الْعالية الرافعة وَابْعَثْهُ مَقَامًا مَحْمُودًا الَّذِي وَعَدْتَهُ إِنَّكَ لاَ تُخْلِفُ الْمِيعَادُ
«Әллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъвәтит-тәәммәти вәс-саләәтил-кааа-имәһ. Әәти мүхәммәдәнил-вәсииләтә вәл-фә-дыйиләтә вәд-дәраҗәтәл-гаалийәтәр-раафигаһ. Вәбгасһү мәкамәм-мәхмүүдәнилләзии вәгаттәһү уәр-зүкнәә шәфәәгатәһү йәүмәл-кы’йәәмәһ.Иннәкә ләә түхълифүл-миигаад.»
(Әй, бу бөек чакыруның һәм хәзер булган намазның хуҗасы — Аллаһым! Мөхәммәдкә вәсилә һәм бөеклек бир. Аны Син вәгъдә иткән бөек урынга ирештер. Чөнки Син вәгъдәңнән кайтмыйсың.)
Бохари риваять иткәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән: «Азанны тыңлаган кеше, бу доганы укыса, аңа кыямәт көнне шәфәгать кылу миңа вәҗеп булачак.»
Бохари һәм Мөслим риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) азанны ишеткән кешегә азан сүзләрен мөәзин белән бергә кабатларга, «Хәййә галәс-саләәһ» һәм «Хәййә галәл-фәләәх» дигәч:
لاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ بِاللهِ
«Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ.»
(Көч вә куәт бары тик Аллаһыныкы), дип әйтергә тәкъдим иткән.
Азан бетүгә:
أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ، وَأَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ
وَرَسُولُهُ . رَضِيْتُ بِاللهِ رَبًّا وَبِمُحَمَّدٍ رَسُولاً وَبِالْإِسْلاَمِ دِينًا
«Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, вә әннә мүхәммәдән габдүһүү вә рәсүүлүһ. Радыитү билләәһи раббән вә би мүхәммәдин расүүлән вә бил-исләәми диинән.»
(Таныклык кыламын ки, Аллаһыдан башка илаһ юк. Мөхәммәд Аның колы вә Рәсүле. Ул — бер, дусты һәм охшашы юк. Мин Раббы буларак — Аллаһыдан, Пәйгамбәр буларак — Мөхәммәдтән һәм дин буларак — Исламнан разый булдым), дигән кешенең дә гөнаһлары гафу ителер.
Мөәзин белән бергә кабатламаган һәм бу доганы да белмәгән кеше «Мин дә, мин дә», дисә, ягъни таныклык кылам, раслыйм дисә, шулай ук дога кылган булып саналыр.
Мәчеткә кергәндә:
اَللَّهُمَّ افْتَحْ لِي أَبْوَابَ رَحْمَتِكَ
«Әллааһүммәфтәх лии әбүәәбә рахмәтик».
(Аллаһым! Миңа рәхмәт ишекләреңне ач!).
Мәчеттән чыкканда:
اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ مِنْ فَضْلِكَ
«Әллааһүммә иннии әс-әлүкә мин фәдълик».
(Аллаһым! Синең фазлыңнан сорыйм), — дияргә кирәк.