Шушы көннәрдә мөселманнар зур бәйрәм — Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге бәйрәмдә игелекле эшләр кылырга кирәк. Шуларның иң хәерлесе – корбан чалудыр (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: «Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһының хозурында Аның ризалыгы өчен Корбан чалудан да яратканрак гамәл юк…»(Тирмизи риваяте)). Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан корбан чалу тәртибе хакында без Саба районы Мамалай авылы мәчете имам-хатыйбы Фидаил хәзрәт Нуриев белән әңгәмә кордык.
— Корбан сүзенең мәгънәсен аңлатып китсәгез иде.
— Корбан – карубә дигән сүзнең аңлатмасыннан килеп чыккан. Ул Аллаһы Тәгаләгә якынаю дигәнне аңлата. Корбан – Аллаһка якын булу өчен Корбан бәйрәмендә чалынган хайвандыр.
— Корбанны кемнәр чалырга тиеш?
— Корбан чалу дигәндә, бездә шундый нәрсә бар: фәкать мулла яки укый белә торган кеше чалырга тиеш, дип әйтәләр. Иң дөресе — ихлас күңелдән булган теләсә нинди мөселман кешесе чала ала. Аның шарты шул: “Бисмиллахи Аллаһы әкбәр” дип чалырга кирәк. Әйткәнемчә, Аллаһы ризалыгы өчен. Хатын-кыздан башка аны теләсә кем кемнән икәнен әйтеп, чала ала. Һәрбер мөселман үзенә-үзе чалса, хәерлерәк. Шуңа күрә, кемнедер алып килү кирәк түгел. Ике рәкәгать намаз уку да таләп ителми. Әгәр дә тели икән, савап булсын, әҗер булсын дисә, шөкер итеп, ике рәкәгать намаз укый ала. Аллаһы Тәгалә бу корбанлыкны биргән миңа, янәдән дә киләсе елларда, шушы корбанлыклар салырга насыйп булса иде, дип. Әмма бу төп шартына керми. Кем укыйсы килсә, укый. Анысы мәҗбүри түгел.
— Корбанга нинди хайваннар яраклы?
— Корбанга дөя, сыер, кәҗә, сарык шикелле хайваннар яраклы. Дөянең яше биш, сыерның ике, сарык һәм кәҗәләр берәр яшьтә булырга тиеш. Сарык малының көрлеге, матурлыгы булса, алты айдан да ярый.
— Хайванны сайлаганда нинди дә булса таләпләр бармы?
— Бар, әлбәттә. Аларның зур кимчелекләре булырга тиеш түгел. Мәсәлән, төптән колагы яки коерыгы киселгән. Шулай ук, колакның, коерыкның өчтән ике өлеше киселгән булса да, корбанлыкка ярамый. Берәр әгъзасы тулысы белән булмаса, хайван яраклы түгел. Сукыр, мөгезе һәм тешләре төшкән, шулай ук зәгыйфь хәлдә, ягъни авыру, аксак, кыйналган хайваннар ярамый. Әбү Хәнифә бу турыда болай ди: “Сатканда, аның бәясен төшерә торган кимчелек була икән, ул инде ярамый”. Колакның очы гына кисек булу, малның печкән булуы – болар кимчелеккә керми. Тагын бер басым ясап әйтәм: яхшырак малны сайларга кирәк. Корбан чалу ул – Ибраһим галәйһиссәләмнәр вакытыннан гына түгел, хәтта Адәм галәйһиссәләмнәр чорыннан ук килгән йола. Тарихка карасак, Адәм галәйһиссәләмнең уллары Һабил белән Кабил булган. Ике ул арасында низаг чыга. Алар Әкълимә исемле кызны бүлешә алмыйлар. Кыз Һабилгә тиеш була. Кабилнең бер дә бирәсе килми. Әтиләре Адәм галәйһиссәләм аларга корбан чалырга куша. Һабил – терлекче, ә Кабил — игенче була. Һабил тауга иң матур, көр сарык бәрәнен китереп куя. Ә Кабил үз чиратында: “Ярамаган тагын корбанга” дип, чүпле ашлык китерә. Корбан биреп кенә, эш бетми бит әле. Аның кабул булуы да кирәк. Ул вакытта корбанлыкны яшен алса, кабул булган дип исәпләнгән. Аллаһы Тәгалә Һабилнең корбанын кабул итә, яшен суга. Шуңа үч итеп, Кабил Һабилне үтерә. Шуңа күрә, яхшыракны бирергә тырышырга кирәк. “Ярамаган тагын” дип биргәч, кабул булмаска да мөмкин. Аллаһы Тәгалә бары яхшыны кабул итә.
— Корбан ничә өлешкә бүленергә тиеш?
— Корбан пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вәсәлләм сөннәте буенча, өч өлешкә бүленә. Беренчесе – фәкыйрьләр, мохтаҗларга; икенчесе – туганнарга, күршеләргә; өченчесе – үзеңә, үз гаиләңә. Мөмкин бөтенләе белән сәдака итеп бирергә. Әгәр дә үзе мохтаҗ хәлдә була икән, мөмкин бөтенләе белән үзенә тотарга. Шуңа күрә, катгыйлык юк. Үзенең хәленә карап. Шуны истә тотарга кирәк: корбан чалуның җәмгыятьтә зур сәяси роле бар. Ул да булса фәкыйрьләрнең, ятимнәрнең хәлләрен җиңеләйтү.
— Корбан итенең сөякләрен нишләтергә?
— Корбан итенең сөякләрен, башларын нишләтергә дигән сорауны еш бирәләр. Күпләр бу артык җирләрне чишмәләргә, елгаларга аталар. Беренчедән, бу шәригатьтә булмаган нәрсә. Икенчедән, бу табигатьне пычрату. Болай бары мәҗүсиләр генә эшләгән. Хайванның кирәкмәгән җирләрен җиргә күмәргә кирәк. Мөмкинлек бар икән, хайваннарга, кошларга ашатырга була. Әлбәттә, теләсә кайда таралып ятмасын инде. Ә тиресен саткан очракта, сәдака итеп бирәсе. Иләпме-иләмичәме үзеңнең кирәк-ярагыңа куллансаң да ярый.
— Корбан чалу көне ничек билгеләнә?
— Ураза гаетеннән соң җитмеш көн үткәч була.
— Алдагы һәм соңгы елларда халыкның корбан чалуга карашлары ничек? Хайваннарын корбан итеп чалалармы?
— Корбан чалу, гомумән, татарларда киң колач алган гореф-гадәткә әйләнгән, әлхәмдулилләһ. Авылларда күп йөрибез инде, күрәбез. Бик күп мөмкинчелеге булган кешеләр чалырга тырышалар.
— Кеше гомерендә корбан чалу ничә тапкыр башкарылырга тиеш?
— Әйткәнемчә, һәр балигъ булган һәм сәфәрдә булмаган мөселман ел саен мөмкинчелеге була икән, корбан чалу ваҗип. Һәрбер мөселман моңа омтылырга тиеш. Бездә мөселман кардәшләр гомеремдә бер тапкыр чалдым да, шул җитә дип уйлыйлар. Ә чынлыкта, бу ел саен тиеш. Чалганда кайбер кешеләр быел үз исеменә, икенче елда — хатынына, ә өченче елда — кызына яки малаена атап чала. Шәригатьтә, Мөхәммәд галәйһиссәләм сөннәтенә карасак, фәкать гел үз исеменнән һәм гаиләсе исеменнән чалган. Ир кеше – гаиләдәге хуҗа. Ир кеше үз исеменнән чала икән корбанны, ул шушы гаилә исеменнән була инде, ягъни гаилә өстеннән төшә. intertat.ru сайтыннан
«Раббың өчен намаз кыл һəм корбан чал!»
(Кəүсəр сүрəсе, 2)
Корбан чалынасы урынның чиста-пакь булуы, алдан яхшылап сайлануы зарур.
Хайванны чалу урынына рəнҗетмичə, җайлап-иплəп алып килү.
Чалганда хайванны кыйбла тарафына каратып, сул ягына яткыру.
Ошбу аятьлəр хайван бисмилла əйтеп чалынганга кадəр, яки аннан соң укыла:
«Мин, батыйл диннəрдəн ерак торган хəлдə, йөземне күклəрне вə җирне яралткан Галəмнəр Раббысына юнəлттем.» (Əнгам сүрəсе, 79 нчы аять)
«Əйт: «Минем намазым, һəртөрле гыйбадəтлəрем, яшəвем һəм үлемем – барысы да Галəмнəрнең Раббысы хакына. Ише-уртагы юктыр Аның. Миңа бирелгəн əмер ошбудыр. Аңа буйсынганнарның тəүгесе мин буламын.» (Əнгам сүрəсе, 162-163 нче аятьлəр)
Бу аятьлəр укылганнан соң, дəвам итеп: «Аллаһым! Дустың Ибраһимнəн, Хəбибең (Сөеклең) Мөхəммəд саллəллаһү галəйһи вə сəллəмнəн кабул иткəн кебек, миннəн дə кабул əйлə,» – дип, яки шуңа охшаш бер рəвештə дога кылына. Соңыннан Аллаһү Əкбəр, Лə илəһə иллəллаһ дип тəкбир вə тəһлил китерелə.
Корбанны чалган кеше хайванга җəфа китерүдəн соң дəрəҗə сакланырга тиеш. Пычакны яхшылап кайрау, хайванга күрсəтмəү мəслихəт.
Кыйблага каратып яткырылган хайванны чалганда, пычак уң кулда тотыла һəм Бисмиллəһи Аллаһү Əкбəр дип əйтелə. (Корбан чалучы бугазлау моментында Аллаһ исемен (бисмилла), белə торып, искə алмаса, Хəнəфи мəзһəбе фикеренчə, бу хайванның итен ашау харам).
Чалынган хайванга җəфа китермəү өчен, тиресен тунауны, хəрəкəтлəре бөтенлəй тынганчыга кадəр кичектереп торырга кирəк.
Корбан иясенең, корбан чалынган көнне беренче ризыгы итеп, хайванның бавырын сайлавы — күркəм гадəт.
Сыер, буйвол, сарык һəм кəҗə кебек хайваннар җиргə яткырылып, ияклəре астыннан бугазлана. Дөя исə басып торган хəлдə, алгы сул аягын бəйлəп, муенның күкрəккə тоташкан җиреннəн чалына.Чалу процессы бугазның ике ягындагы кан тамырларын, аш һəм сулыш юлларын кисүдəн гыйбарəт. Хайванның каны чыгып бетсен өчен бер мөддəт көтəргə кирəк.
Корбан чалынганнан соң да, чисталык турында онытмаска, хайваннан арткан калдыкларны, тирəнрəк итеп, җиргə күмеп куярга кирəк. Болай эшлəү – корбанлык хайванга һəм, тулаем, корбан гыйбадəтенə карата ихтирам билгесе.