Корбан гаете 2026: Казанда һәм Татарстанда бәйрәм намазы вакыты

Корбан чалу

Быел 2026 елда Корбан гаете — 27 майга туры килә (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне).

Гает намазлары Татарстанның барлык мәчетләрендә дә, кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. Ләкин һәр мәчет үзенчә вакытны билгеләргә хаклы. Шуңа күрә төгәл мәгълүматны мәчетләрнең сайтларыннан яки мәчетләрнең үзеннән (имамнардан) сорарга мөмкин.

Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете 2026 түбәндәгечә узачак:
02:15 — 03:15 – иртәнге намаз, Коръән укылу;
03:15 — 03:45 – гает вәгазе укылу;
03:45 – гает намазын уку;
03:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Оцените статью