Корбан гаете җитәрәк, авылның төрле почмакларына, авылдашларны тәбрикләп, котлау-чакырулар эленә.
Корбан — мал-мөлкәтнең пакьлеге,
Фәкыйрь — мескеннәрнең шатлыгы,
Аллаһка мәхәббәт сафлыгы.
Мөбарәк булсын гаетләр.
Төзәлсен хаталы калебләр!
Ислам өммәте чәчәк атсын,
Иманлы бәндәләр һәрчак артсын!
Корбан гаете көнне мәчеттә авыл халкына кичә булачагы игълан ителә һәм мөмкинлекләре булган кешеләргә корбан итеннән өлеш чыгарырга өндәлә.
Кичә ике өлештән тора. Беренче өлеш бәйрәмчә бизәлгән залда уздырыла. Икенче өлеш урамда, корбан малының итеннән пешерелгән пылау казаны янында һәм кайнап торган самаварлар янында уза. Сыйныфларга аерым өстәлләр куела. Өстәлләр иганәчеләр тарафыннан, Аллаһ ризалыгы өчен, Ислам диненең алга китешен өмет итеп бирелгән җиләк-җимешләр белән тулыландырылган. Бәйрәм саф һавада милли уеннар уйнау белән тәмамлана.
Кичә балаларда Ислам диненә, Ислам дине бәйрәмнәренә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү максатыннан үткәрелә. Бәйрәмнең шарты буларак, балаларга ислам дине кушуы буенча киенеп килергә тәкъдим ителә.
Алып баручы Фатиха сүрәсен укый һәм аның мәгънәсен аңлата.
Укучы бала Корбан бәйрәме турында сөйли.
Алып баручы.
Дин кардәшләрем, бүген бәйрәм
Олыларга, кечеләргә.
Чын күңелдән котлыйм сезне
Корбан бәйрәме белән!
Гаетләребез мөбарәк булсын! Әйдәгез, инде хәзер шул изге көнгә багышлап, кичәне башлыйк.
Алып баручы.
Бер Аллаһка тәвәккәлләп яшә,
Бер Аллаһтан сора — сорасаң.
Шифа бирер ул Зат күңелеңә,
Җаныңда көч таба алмасаң.
Бөтен кеше ташлап борылганда,
Рәнҗеткәндә, читкә какканда,
Сәҗдәгә куй башың, бер Аллаһка,
Күзләреңнән яшьләр акканда.
Ул — шәфкатьле, мең-мең рәхмәтле Ул,
Ул ишетә һәрбер сүзеңне.
Тик ярдәмен тояр өчен Аның,
Ул кушканча яшәт үзеңне.
Алып баручы. Мөселманнарның иң бөек бәйрәме — Корбан гаете мөбарәк булсын!
Бәйрәмебез белән котлау өчен кунагыбыз — ….. мәчете имам-хатыйбы (Фәлән) хәзрәт (Фәләновны) сәхнә түренә чакырабыз. Рәхим итегез, …… хәзрәт!
(…… хәзрәт вәгазе тыңлана.)
Алып баручы. Балалар, хәзер мин сезгә бер үк вакытта бик гади һәм бик тирән мәгънәле булган сораулар бирәм. Сез, бергәләшеп, бер тавыштан җавап бирерсез.
Кем иң иң олырак?
Кем иң-иң куәтле?
Кем бөтен тереклекне ризыкландыра?
Кем бөтен мөселманнарга мәңгелек җәннәт вәгъдә итә? (Аллаһ)
(Ибраһим белән Исмәгыйль кыйссасы сәхнәләштерелә.)
Әйе, Аллаһ олуг та, көчле дә. Безне бу дөньяда ризыкландыручы, ахирәттә җәннәтләр әзерләүче Аллаһка, әйдәгез, бөтенебез бергәләшеп тәгъбир әйтик әле!
(Тәгъбир әйтелә:
Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләәә иләәһә илләллаһу
уәллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр үә лилләәһил хәмде)
Алып баручы.
Иман әһелен шатландырган,
Туры юлга сафландырган,
Күңелләрне пакьландырган,
Изге Корбан бәйрәме.
Алып баручы. Бүген бәйрәм. Бәйрәмнәр бүләксез буламыни. Менә балаларыбыз да сезгә, хөрмәтле кунакларыбыз, бүләкләр әзерләделәр. Әлбәттә, авызлардан чыккан хәерле сүз-теләктән олырак бүләк юк.
Игътибар белән тыңлыйк әле!
1 нче укучы.
Кем яраткан бу дөньяны,
Кем үстергән урманны?
Әллә инде ул урманны
Утыртучы булганмы?
2 нче укучы.
Кояш белән айны күккә
Кем менеп элеп куйган?
Ел фасылы кайдан килгән?
Төн һәм көн кайдан булган?
3 нче укучы.
Кем йолдызларны бар иткән,
Елга, диңгез, күлләрне?
Кем ясаган бозлар илен
Һәм дә кайнар чүлләрне?
4 нче укучы.
Һәр нәрсәне пар-пар итеп
Дөньяда кем яраткан?
Миллион төрле үсемлекләр,
Кош-кортны кем тараткан?
5 нче укучы.
Бөҗәк, жир-су хайваннары
Барысы кайдан килгән?
Кем җирдәге тере затка
Сурәт биргән, җан өргән?
6 нчы укучы.
Яшәү канунын бозсалар,
Кем вулканнар аттыра?
Тетрәтеп җирдән йоттыра,
Җирне судан бастыра?
7 нче укучы.
Иген кырларын яндыра,
Кайчагында черетә.
Саранчалардан ашата,
Агачларны кимертә?
8 нче укучы.
Эчәр суларны корыта,
Һәр эшкә әҗерен бирә.
Нәрсә уйлаганыңны белә,
Бар гамәлеңне күрә.
9 нчы укучы.
Бер үк вакытта барсын да
Кем генә эшли ала?
Барысы турында фикерләп
Яхшылап уйлап кара.
10 нчы укучы.
Бу сорауга җавапларны
Без Коръәннән табабыз.
Бар итүче, Юк итүче —
Раббыбыз, бер Аллабыз!
(Әнүзә Гыйниятуллинаның «Кем яраткан» шигыреннән.)
Алып баручы. Әлхәмдүлилләһ, балаларыбыз бик күркәм чыгыш ясадылар, Аллаһның рәхмәте булсын! Шушы сабыйларыбыз күркәм тәрбия алып үссеннәр һәм киләчәктә изге бәндәләрдән булсыннар.
Аллаһы Тәгалә безләрне акыл белән нигъмәтләде. Әйдәгез әле, бергәләп акылыбызны ныгытып алыйк. (Һәр дөрес җавап бирүчегә алдан әзерләнгән фишка бирелә, шул фишкалар саны саналып, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла.)
1. Дидактик уен. (Сүзнең яртысы урталай бөкләнгән кәгазьдә күрсәтелә, балалар икенче яртысын әйтергә тиешләр.)
1. Мө-хәммәт 1. Фә-рештә
2. Ал-лаһ 2. тәһа-рәт
3. ура-за 3. на-маз
4. Ибра-һим 4. Коръ-ән
5. кор-бан 5. ха-рам
6. Җән — нәт 6. мә — чет
7. шай-тан 7. гө-наһ
8. фә-рештә 8. яу-лык
9. җә-һәннәм 9. тү-бәтәй
10. пәй-гамбәр 10. кәгъбә-тулла
2. Изге гамәлләр — харам эшләр турында. (Кем күбрәк әйтә ала?)
3. Ашау әдәпләре. (Чиратлашып, кем күбрәк әйтә?)
4. Уен. Сораулар һәм җаваплар.
— Аллаһы Тәгаләдән иңгән изге китаплар ничә? (Дүрт)
— Кайсы китап соңгысы булып иңдерелгән? (Коръән)
— Коръәннән еш укыла торган сүрә? (Фатиха)
— Коръәндә иң озын сүрә? (Бакара)
— Муса г.с.гә тугыз могҗиза бирелде. Ниндиләр?
— Коръәнне укыр алдыннан нәрсә әйтергә кирәк? (Әгүзү-бисмилләһ)
— Җәннәт белән җәһәннәм арасында нәрсә бар? (Пәрдә)
— Пәйгамбәрләр кемнәр алар? (Аллаһның илчеләре)
— Коръәндә ничә пәйгамбәр зикер ителгән? (25)
— Кыямәт көне күпмегә сузылачак? (50 мең ел)
— Нәрсә ул бидгать? (Дингә яңалык кертү)
— Мәдинә шәһәренең элекке исеме? (Ястриб)
— Лотерея уйнарга ярыймы? (Юк, азарт уен)
— Аллаһ Тәгалә Ислам динен кабул итәргә мәҗбүр итәме? (Юк. Өнди)
5. Табышмаклар.
Болыт мин — һавада,
Яңгыр мин — яуганда,
Җылынсам, пар булам,
Туңнарда кар булам.
Нәрсә соң мин? (Су)
Хуш исле, шома.
Үзе чисталык юа. (Сабын)
Аккош кебек ак кына,
Йомшак кына, пакь кына,
Көн дә сыйпый битемнән,
Элеп куям читеннән. (Сөлге)
Кызмы ул, малаймы ул,
Кәҗәме ул, таймы ул?
Нәкъ булганча күрсәтер.
Нәрсә соң бу — кем әйтер? (Көзге)
Укучы бала.
Нечкәрә күңелем, Коръән алып укысам,
Җаным киңәя,
Сәҗдәләргә ятам, тәсбих әйтәм,
Рухым ләззәтләнә, кинәнә.
Китә күңелем тулган тау-тау кайгы.
Гөнаһлардан пакьланам.
Раббымнан көтәм чиксез рәхмәт.
Әллә нәрсәдән сакланам
Һәр аятьтән көтәм әллә ниләр.
Күп өметләремнең ачкычы.
Күңелем көзгеләре ялтырый да,
Эзлим мин бәхетләр баскычын. (Г. Тукай)
Алып баручы.
Наданлыктан гыйлемлеккә,
Татулыкка, сихәтлеккә,
Саранлыктан юмартлыкка
Өндисең син, Ислам дине.
(Балалар Коръәннән өйрәнгән сүрәләрен укый.)
Алып баручы. Шуның белән кичәбезнең беренче өлеше тәмам. Бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын.
Сезне Корбан бәйрәме белән чын күңелдән ихлас котлыйбыз. Киләсе очрашуларга кадәр. Исән-сау булыгыз!
Әссәләмү галәйкум вә рахматуллаһи вә бәрәкәтүһ