Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел бу бәйрәм 2023 елның 28 июненә туры килә. Корбан бәйрәме уңаеннан кылына торган гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укырга киңәш ителә. Әмма һәр районда һәм һәр мәчеттә Корбан бәйрәмен үткәрү вакыты төрлечә булачак, моны истә тотыгыз һәм мәчетләрдән төгәл вакытны белешегез!
Казанда Корбан бәйрәме 2023 ничәдә башлана
Татарстан башкаласы Казан мәчетләрендә Корбан бәйрәме түбәндәге тәртиптә узачак:
- 2:30-03:00 — Коръән уку;
- 03:00-03:30 — бәйрәм вәгазен уку;
- 03:30 — бәйрәм намазы(гает намазы башлана);
- 03:40 — гарәп телендә хөтбә уку.
Намаздан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак, ул Казан шәһәрендә 30 июньгә чаклы, ягъни (кояш баеганчы) 20:32 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
2023 елда нисаб суммасы 36 мең сум тәшкил итә.
2023 елда Казанда корбан чалу урыннары
Быел Казанда корбан чалу 17 махсус мәйданчыкта үткәреләчәк. Аларның адреслары түбәндә:
№ | Оешма / мәчет | Адресы |
|
«Апанай» | К.Насыри ур., 27 |
|
Бертуган Петряевлар урамындагы
«Корбан Бәйрәм» комплексы |
Бертуган Петряевлар ур. |
|
«Тынычлык» | Мирный т.м.,
Мелитопольская ур., 15 |
|
«Гадел» | Оренбург тракты, 193 |
|
«Әл-Мәрҗани» | Каюм Насыйри ур., 17 |
|
«Ризван» | Хөсәен Мәүлетов ур., 48а |
|
«Билал» | Иркен ур., 29 |
|
«Коддус» | Яснополянский тыкр.,16 |
9. | «Иман Нуры» | Дорожная ур., 32А |
10. | «Бистә Нуры
Габделгалләм» |
Яңа Сосновка т.м.,
Пионер ур., 5 |
11. | «Казан Нуры» | Ф.Амирхан ур., 3 |
12. | «Салихҗан» | Бестужев ур., 66 |
13. | «Фатиха» | Кадыш т.м.,
Рихард Зорге ур., 2а |
14. | «Мәүлид» | Залесный т.м.,
Селянская ур., 23 |
15. | «Әхмәдзәки» | Залесный т.м.,
Осиновский тыкр., 16а |
16. | «Рамазан» | Окольная, ур., 25Б |
17. | «Раҗәб» | Энгельс ур., 20/39 |