Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм болай дигән: «Гарәфә көнендә ураза тоткан кешегә Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын гафу итәр дип өметләнәм». 

Тагын бер хәдистә: «Иң күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак», — диелә.

Корбан бәйрәме алдыннан була торган Гарәфә көнне Хаҗ кылучылар Мәккә янындагы Гарәфә тавына баралар һәм тау итәгендә намаз укыйлар.

Гарәфә көнендә иртәнге намаздан башлап Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көнендәге икенде намазына кадәр егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап бер мәртәбә тәкбир әйтергә тиеш булабыз. Тәшрикъ көннәре була бу.

Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе — адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын, дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.