Кешеләрдән оялмаган – Аллаһы Тәгаләдән дә оялмас»

مَنْ لاَ يَسْتَحْيِى مِنَ النَّاسِ لاَ يَسْتَحْيِى مِنَ اللهِ*

Куркаклар җөмләсенә кермәү шарты белән оят-хәя Исламда мактаулы бер холыктыр. Хәдистә: الْحَيَاءُ شُعْبَةٌ مِنَ الإِيمَانِ «Оялу – иманның бер тармагы»,1 – диелгән. Ләкин оят-хәя бәндәләргә табигать хөкеменә керсен өчен моңа яшь һәм бала вакыттан гадәтләндерү кирәк. Бу вазифа исә ата-ана, мөгаллим һәм мөгаллимәләр һәм бала караучылар өстендә. Юмартлык, әгәр үз чигеннән үтсә, исраф аталу кебек, икътисад та үз дәрәҗәсеннән үтсә, саранлык дип атала. Гайрәт, әгәр үз дәрәҗәсеннән үтсә дуамаллык, һәм саклану белән хәя үз чикләреннән чыксалар, куркаклык һәм булдыксызлык кебек исемнәр белән аталырга тиешле булалар.

«Хәя» Аллаһы Тәгаләдән һәм халыктан оялу һәм гарьләнә белүдән гыйбарәт булганы өчен, ул инсаннарның зиннәтләреннән һәм гүзәл холыкларыннан санала. Хәясез йөз җансыз тәнгә охшар.

1           Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 2 к, 422 б.