*يَا أَيُّهَا النَّاسُ افْشُوا السَّلاَمَ وَأَطْعِمُوا الطَّعَامَ
وَصَلُّوا بِاللَّيْلِ وَالنَّاسُ نِيَامٌ تَدْخُلُوا الْجَنَّةَ بِسَلاَمٍ*
       
«Әй, кешеләр! Сәламне үз арагызда таратыгыз, мохтаҗ кешеләргә ризык бирегез һәм халыклар йоклаган вакытта, төннәрен намаз укыгыз – имин хәлдә оҗмахка керерсез!» (Ќәмигъ Тирмизи: 2 к, 72 б; Сөнән Ибне Мәќә: 1 к, 207 б.)
       
Таныган һәм танымаган кешеләргә сәлам бирү сәламне тарату була. Тавыш ишетелерлек булмаган ераклыкта кешеләргә сәлам бирү, әлбәттә, лязем түгел. Сәлам бирүне ишарә белән белдерү дә зарар булмаса кирәк. Ишарә белән сәлам бирү хакында риваять ителгән хәдисләр дөрес булсалар, алардан максат сәлам бирмәгән хәлдә сәлам урынына ишарә куллану булырга охшый. Намаз вакытында бирелгән сәламне баш, кул һәм бармак белән яки баш-кача ишарә кылып кайтару дөрес дигән галимнәр бар. Сәлам бирешүдән файда үзара өлфәт-мәхәббәт пәйда итү ке-бек эшләрдер.

افْشُوا السَّلاَمَ нең мәгънәсе «сәламәтлек, иминлек һәм ты-нычлык сәбәпләрен таратыгыз!» булырга да мөмкин. Сә-лам бирү һәм сәлам алулар моңа башлап керәчәк.
       
«Ризык бирегез!» – дигән сүзгә нәфәкаләре (тереклек итәр өчен кирәкле нәрсә) тиешле булган кешеләргә нәфә-ка бирү, мохтаҗлар һәм чарасызларга ярдәм кылу, йортка кергән теләнчеләргә азмы-күпме нәрсә биреп чыгарулар керә.
       
Кичәләрдә, төннәрдә намаз укудан максат – азмы-күпме нәфел намаз укулар. Гыйлем әһелләреннән мөгътәбәр затлар ясигы намазы белән дә Рәсүлүллаһның әмере үтәлә, чөнки мөселман булмаган бик күп кешеләр шул вакытта йоклаган булалар, диләр.
       
Намаз уку һәртөрле фазыйләтләрне үзенә туплаган бер гыйбадәт. Монда тәһарәт, гаурәтне каплау һәм болар өчен азмы-күпме мал сарыф кылу, Кәгъбәгә юнәлү, әгъзалар белән түбәнчелек күрсәтү һәм күңел белән ниятләү, Коръән уку, шәһадәт кәлимәләрен китерү, нәфес теләкләреннән тыелу, шайтан белән сугышу һәм Аллаһы Тәгаләгә эндәшү бар.