«Гөнаһ эш өчен үкенү дә тәүбә».  ( Сөнән Ибне Мәҗҗә: 2 к, 294 б; Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 1 к, 3
«Тәүбә», «инабәт» һәм «әүбә» шәригать атамасында барысы да бер сүз. Тәүбә коры тел белән «әстәгъфируллаһ» укудан һәм тәүбә догаларын кабатлап торудан яки «тәүбә!» диюдән һәм берәр ишан хозурына барып кул бирүдән гыйбарәт түгел, бәлки тәүбә Ислам динендә бу нәрсәләр: 1) Гөнаһның зарарлы эш һәм Аллаһы Тәгаләгә каршылык икәнлеген белү һәм кылган гөнаһ өчен үкенү. Бу үкенү берәр әгъзаның авыртуы, мал югалганлыгы (хисси һәм мәгънәви сурәттә үзенә берәр төрле зарар һәм мәшәкать булуы) өчен генә түгел, бәлки гөнаһлыгы өчен бу-лырга тиешле. 2) Шул гөнаһтан шушы сәгатьтә тукталу һәм сөтнең кире имчәккә кайтмавы кебек шуңа кире кайтмау. Әгәр дә шушы сәгатьтән булмый, бәлки киләчәктә тукталырга карар бирсә, бу эш тә тәүбә булмас. 3) Шул гөнаһка киләчәк заманда кайтмаска ният итү. Әгәр кылган гөнаһына үкенеп, хәзер тукталса, әмма киләчәк заманда тукталуга ният итмәсә, бу да тәүбә түгел.
Моның өстенә, кеше хакларына бәйле булган гөнаһларда шул кешеләрне риза кылдыру шарт.
Кирәк зур гөнаһ һәм кирәк кечкенә гөнаһ булсын, гөнаһлардан тәүбә итү мөселманнар өчен фарыз гаиндер. Ләкин кайбер гөнаһтан гына тәүбә итеп торуның да файдасы бар, шәригать каршында бу да игътибарга алына. Тәүбәне кичектерү дөрес түгел, бәлки әүвәлге форсат белән лязем.