«Бер кеше үзенә игелек кылучы кешеләргә шөкер кылмаса, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылмаган булыр».2
Моннан максат – дөрес булган сыйфатлар белән генә, арттырмыйча мактау булып, бик артык уздырып мактау түгел.
Бәндәләр тарафыннан булган нигъмәтләр һәм хезмәтләр бәрабәренә шөкер итү тиешле эш икәнлеге бу хәдис шәрифтән аңлашыла. Кирәк бәндәләргә һәм кирәк Аллаһыга шөкер итүдә кимчелек кылуның сәбәбе – нигъмәт кадерен белерлек гыйлем булмау һәм гафиллек. Күп кешеләр нигъмәтнең кадерен белсәләр дә һәм аның бәрабәренә шөкер кылу лязем эш икәнлеген аңласалар да, шөкернең үзен белеп җиткермәгәнлектән Аллаһыга шөкер» дигән сүз шөкер була һәм нигъмәт бәрабәренә кылыначак шөкер шул «Аллаһыга шөкер» дигән сүз белән үтәлә дип уйлыйлар. Хәлбуки, шөкер «Аллаһыга шөкер» яки «әлхәмдү лилләһ» дигән коры сүзләрдән генә түгел, бәлки Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне үз урыннарына сарыф кылудан гыйбарәт.
Шулай ук, бәндәләргә каршы булган шөкер дә «Рәхмәт» дигән сүздән генә түгел, бәлки чын күңел белән якын күрү, хәтер калдырырлык эшләрнең һәрберсеннән саклану белән була.
2 Җәмигъ Тирмизи: 2 к, 17 б.