"Бер кеше бер мөселманның дөньялык мәшәкатьләреннән бер мәшәкате хакында сөендерсә һәм юатса, Аллаһы Тәгалә аның ахирәт мәшәкатьләреннән бер мәшәкате хакында сөендерер. Бер кеше фәкыйрь һәм бурычланган кешегә дөньялыкта берәр төрле җиңеллек эшләсә (булышса һәм ярдәм бирсә) Аллаһы Тәгалә ул кешегә дөньяда һәм ахирәттә җиңеллек бирер. Бер кеше бер мөселманның гаебен һәм хата эшен пәрдәләсә, Аллаһы Тәгалә аны дөньяда һәм ахирәттә пәрдәләр. Үз кардәшенә ярдәм итүче кешегә Аллаһы Тәгалә ярдәм итәр".1

        Инсаннар җәмгыяте бер инсан тәнендәге әгъзаларга охшар. Тәндә булган әгъзалар бер-берсенә ярдәмче булып торулары, берсе эштән чыкса, башкалары да шуннан зарар күрүләре кебек, инсаннар да бер-берсенә ярдәмче булып торырга һәм берсенә килгән һәлакәтне башкалары да уртаклашып сызланырга тиешләр.


1           Ќәмигь Тирмизи: 2 к, 15 б; Сөнән Әбү Давыт: 2 к, 328 б.