*الْوَحْدَةُ خَيْرٌ مِنْ جَلِيسِ السُّوءِ وَالْجَلِيسُ الصَّالِحُ خَيْرٌ مِنَ الْوَحْدَةِ
وَامْلاَءُ الْخَيْرِ خَيْرٌ مِنَ السُّكُوتِ وَالسُّكُوتُ خَيْرٌ مِنْ اِمْلاَءِ الشَّرِّ*
«Ялгызлык – яман иптәшкә күрә яхшырак. Яхшы иптәш – ялгызлыкка караганда яхшырак. Гамәл дәфтәре язучы фәрештәгә изгелек яздыруың – тик торуга караганда артыграк. Тик торуың – фәрештәгә явызлык яздыруыңнан яхшырак».
Максат – яман иптәшләрдән сакланырга, мәгънәсез һәм бозык эшләр белән шөгыльләнүдән ерак булуга кы-зыктыру. Адәм баласының дөнья-ахирәт сәгадәте шушы ике нәрсәдә, гыйффәт тә шунда. Яман иптәшләрдә һич хасият булмас, хәтта яхшыларыннан да саклану зарар итмәс.