Аллаһы Сөбханэһү вэ Тэгалэ Коръэни-Кэримдэ иманлы бэндэлэргэ мөрэҗэгать итеп, түбэндэге сүзлэрне эйтэ: «Эй иман китергэннэр, сабырлык илэ намаз аша Аллаһы Тэгалэдэн ярдэм сорагыз. Берэр бэла яисэ авырлык килсэ, сабыр булыгыз. Ярдэм кирэк икэн, Аллаһы Тэгалэгэ генэ мөрэҗэгать итеп, ярдэмне Аллаһтан гына көтегез. Авырлык килде, дип, кешелэргэ шикаять кылмагыз. Дөреслектэ, Аллаһы Тэгалэ сабыр итүче бэндэлэрне ярдэменнэн ташламас».

Нинди бэлалэргэ, нинди авырлыкларга сабыр итэргэ кушкан соң Аллаһы Тэгалэ? «Мин сезне сынармын, төрле бэлалэргэ тартырмын, авырлыклар җибэрермен. Сезне курку җибэреп, ачлыкта тотып, малларыгызны киметеп, якыннарыгызны-балаларыгызны алып сынармын, – дип эйткэн Бөек Раббыбыз. – Боларга түзеп, Аллаһка шөкер кылып сабыр итүчелэрне шатландырырмын. Берэр авырлык-сынау килсэ, алар: «Без – Аллаһныкы һэм без Аның хозурына кайтачакбыз», – дип эйтерлэр».

Югарыдагы аятьлэр белэн Аллаһы Тэгалэ безгэ бу дөньяның җэннэт түгеллеген өйрэтэ. Бу дөнья – сынау мэйданы гына. Анда адэм баласы ничек кенэ җэннэт булдырырга тырышмасын, аның җэннэт дигэне җэннэт булмаячак. Чөнки бу дөнья бэла-казалар, авырлыклар, кайгы-хэсрэтлэр, авыру-сырхаулар белэн тулы. Лэкин, җэмэгать, җэннэттэ авыру да, курку да, бэла-казалар да, көнчелек тэ юк. Анда сабыр итэргэ дэ кирэк булмас, чөнки анда мэңгелек рэхэтлек. Э без исэ, ялгышып, бу дөньяда җэннэт ясарга тырышабыз.

Кечкенэ генэ авырлык килсэ дэ, кем гаепле дигэнгэ «Аллаһ» дибез! Бүгенге көндэ шайтан үзенең юклыгын исбатлады. Бер кеше дэ шайтан яки үзлэренең нэфесе гаепле дип эйтми бит. Киресенчэ, күплэр, Аллаһка шикаять итүдэн кала, Аллаһны гаеплилэр. Ни өчен? Еш кына: «Авырлык килде, миңа аны Аллаһы Тэгалэ җибэрде, Ул мине яратмый», – дилэр. Э рэхэтлек җибэрэ икэн, Аллаһ ярата, булып чыга. Эюп галэйһиссэламне Аллаһ яратмадымы? Пэйгамбэребез Мөхэммэдне (с.г.в.) Аллаһ яратмадымы? Аллаһы Тэгалэ иң авыр бэлалэрне энбиялэргэ, пэйгамбэрлэргэ һэм эүлиялэргэ җибэрде. Аллаһы Тэгалэ безгэ болай дип мөрэҗэгать итэ: «Аллаһ сабыр иткэн кешелэрне яратадыр. Кем дэ кем Аллаһның газабыннан котылырга, Аның савабына ирешергэ һэм җэннэткэ керергэ тели икэн, дөньяда үзенең нэфесен тыйсын, авырлыкларга, бэлалэргэ түзсен». Бөек дин галиме Эбу Хэмид эл-Газзали да: «Авырлыксыз, сынаусыз җэннэткэ кереп булмаячак», – дип эйткэн. «Бэкара (Сыер)» сүрэсендэ Аллаһы Тэгалэ түбэндэге сүзлэрне җиткерэ: «Эллэ сез иманлы булдым да, җэннэткэ кердем, дип уйлыйсызмы? Сынау шуның белэн беттеме?» Лэкин Аллаһы Тэгалэ менэ нэрсэ ди: «Эллэ сезгэ кадэр яшэгэн кешелэргэ, кавемнэргэ килгэн авырлыкларны узмый торып җэннэткэ керермен дип уйлыйсызмы? Аларның нинди авырлыклар аша үтүен карагыз. Шул авырлыкларны күрмичэ җэннэткэ керергэ телисезме?»

Пэйгамбэребез Мөхэммэд (с.г.в.) үзенең иң якын сэхабэсе Эбу Бэкер белэн тау куышында булганда зур курку сизгэн. Пэйгамбэребез (с.г.в.) шул вакытта: «Курыкма, кайгырма, Аллаһ безнең белэн, сабыр итик», – дип эйткэн. Аларга шулкадэр авыр булган ки, рэсүлебез (с.г.в.) артыннан ияргэн мөэминнэр Аллаһның ярдэме кайчан килер, күпме түзэсе булыр», – дип уфтанганнар. Раббыбыз болай ди: «Дөреслектэ, Аллаһның ярдэме бик якын. Эллэ кешелэр үзлэрен иманлы-тэкъва булдым да – мөэмин булдым, намазга бастым да – котылдым дип хис итэме? Аллаһы Тэгалэ аларга сынау, бэла, фетнэ җибэрмэс дип уйлыйлармы?» Безгэ кадэр килгэн кавемнэр дэ сыналды, алар да авыр фетнэ эчендэ яшэде. Араларында кайсыдыр садыйк (тугры, эчкерсез) булды, кайсыдыр ихлас күңелдэн дингэ килде – чын иманлы бэндэлэрдэн булып, бөтен авырлыкка түзде, Аллаһка шөкер итэ белде. Шуларны белер өчен Аллаһы Тэгалэ авырлык җибэрэ дэ инде.

Күптэн түгел бер кардэш миңа үзенең күргэннэрен сөйлэде. «Мэдрэсэдэн чыгып барган бер яулыклы кызны күрдем. Э берничэ көннэн соң кич белэн өйгэ кайтканда ни күрим: шул кыз – яулыксыз, өстэвенэ кыска итэктэн. Янына бардым. «Нэрсэ булды сиңа, хиҗабыңны ник салдың?» – дип сорадым. «Яулыктан йөрергэ ихтыяр көчем җитмэде, хиҗаплы кызларга егетлэр килми», – дип җавап бирде». Менэ кайда ул кызның зэгыйфьлеге!

Иблис адэм баласын адаштырыр, кешене хак юлдан яздырыр алдыннан аның зэгыйфь ягын эзли башлый. Аңа бер тэүлек буе тынгы бирми. Э адэм баласы үзенең зэгыйфь ягын табарга, бирешмэскэ тиеш. Ягъни үзеңэ чик-гаскэр куярга кирэк. Бу – зикер-тэсбих, сабырлык. Монысы – беренче төр сабырлык, ул гыйбадэтлэрне ахырына кадэр җиткерү өчен дингэ килгэч кирэк була.

Икенче сабырлык – Аллаһы Тэгалэ тыйган (хэрэм) гамэллэрдэн тыелу. Күп кеше бүгенге көндэ алардан тыелырга телэми. Я булдыра алмый, чөнки зэгыйфьлеге комачаулый. Эйтик, урамнан бер матур кыз бара. Тэрбияле икэнсең, күзеңне төшерэсең дэ юлыңны дэвам итэсең. Тик юк, шайтан күзне тагын бер күтэрергэ, карарга куша. Менэ шул чакта бирешмэскэ кирэк, чөнки бу хэрэмнэн тыела белү дип атала. Шуңа күрэ нэрсэнең хэлэл, нэрсэнең хэрэм икэнен өйрэнү, гыйлем алу лазем. Бу бик җиңел эйбер түгел. Моңа да зур сабырлык кирэк. Аның ахыры, нэтиҗэсе, билгеле, бик күркэм булачак.

Иң җиңеле – авырлыкка түзү. Телэсэң-телэмэсэң дэ түзэсең. Кайчак эле анысы да бик авыр була.

Иң авыр сабырлык – рэхэтлеккэ чыдый алмау. Бүгенге көндэ кешенең бөтен эйберсе дэ бар. Э аңа һаман да җитми. Чөнки рэхэткэ чыдый алмый. Бу исэ бик авыр.

Тагын бер саваплы сабырлык – кайгы-хэсрэт килгэндэ. Балаңны яисэ эниеңне, якыныңны югалтканда, зур сынау килгэндэ сабыр булырга кирэк. Бер хатын-кыз үзенең иренең кабере өстендэ үкси-үкси елый икэн. Мөхэммэд (с.г.в.) аның янына килеп: «Сабыр ит», – дигэн. Бу хатын-кыз Пэйгамбэребезне (с.г.в.) танымаган хэлдэ: «Син минем кайгымны аңламыйсың, эгэр дэ кайгымны аңлаган булсаң, болай эйтмэс идең», – дип җавап кайтарган. Пэйгамбэребез (с.г.в.) үзенең ничэ газиз улын күмгэн, шулай бит. Ул ничек аңламасын ди инде? Шуңа ул борыла да китэ. Артыннан килгэн сэхабэлэр теге хатынга эле генэ аның Аллаһның рэсүле белэн сөйлэшкэнлеген белгертэлэр. Шуннан соң элеге хатын Пэйгамбэребез (с.г.в.) артыннан куа китэ. Гафу үтенэ. Мөхэммэд (с.г.в.) исэ бу хатынга авыр чакта сабыр итэргэ кирэклеген, иң мөһиме шул булуын җиткерэ.

Кем Аллаһы Тэгалэгэ гыйбадэттэ булып, Аллаһның эмерлэрендэ сабыр итеп яши ала, Аллаһы Тэгалэ бу кешегэ Кыямэт көнендэ өч йөзгэ якын дэрэҗэдэ булган җэннэтне бирэчэк. Аның һэрбер дэрэҗэсе җир белэн күк арасы булачак. «Кем Аллаһның тыйган эйберлэреннэн тыелып сабыр итэ белсэ, Аллаһы Тэгалэ Кыямэт көнендэ аңа җэннэтнең алты йөз дэрэҗэсен бирэчэк. Һэрбер дэрэҗэнең озынлыгы – җиде кат күк һэм җиде кат җир арасы. Кем авырлыкларга, авыртуларга түзэ, Кыямэт көнендэ Аллаһы Тэгалэ аңа җэннэттэ җиде йөз дэрэҗэ бирэчэк. Һэрбер дэрэҗэ – гареш (күкнең иң югары каты) кадэр. Э гареш җиде кат күктэн дэ өстэрэк. Җэннэтнең һэрберсе шундый дэрэҗэдэ була», – диелгэн. Уйлап карагыз: Аллаһы Тэгалэ сабыр иткэн кешелэргэ нинди зур эҗер бирэ бит. Пэйгамбэребезнең (с.г.в.) кодси хэдисендэ шундый сүзлэр килэ, Аллаһы Тэгалэ эйтер: «Эгэр кемнең дэ булса башына бэла, кайгы-хэсрэт төшсэ, нинди дэ булса сынау килсэ һэм ул Миңа таянса, Миннэн ярдэм сораса, Миннэн генэ өмет итсэ һэм Мине генэ искэ төшереп сабырлык кылса, Мин аңа ул сораган кадэр бирермен, – ди. – Дөреслектэ, ул сораганчы ук биреп куйдым инде Мин аңа». «Эгэр дэ берэр кеше, авырлыклар, кайгы-хэсрэтлэр килгэндэ мэхлукларга (бар ителгэн, яратылган нинди дэ булса җан иялэренэ) мөрэҗэгать итсэ, алардан ярдэм сорый башласа, Мине онытса, мин аңа күктэге бөтен рэхмэт ишеклэрен ябып куярмын», – ди Аллаһы Тэгалэ. Менэ монысы – иң куркынычы.

Җэнаид Багдади: «Бэла-кайгы, авырлык, сынаулар – галимнэрнең, эүлиялэрнең яктылыгы, шэкертлэрнең уянуы», – дигэн. Аңлыйсызмы сез бу сүзлэрне? Бэла – мөэминнэрнең, мөселманнарның коралы ул, гафиллэрнең (белми-сизми, абайламый калучыларның) һэлак булуларына сэбэп. Чөнки алар авырлык килгэндэ сабыр итеп, Аллаһтан риза булырлык дэрэҗэгэ җитмэсэлэр, күңеллэре белэн иманның лэззэтен татымаслар. Сабыр иткэндэ генэ адэм баласы күңелендэге иман лэззэтен тояр.

Сүземне ике хэдис белэн тэмамлыйсым килэ.

«Эгэр дэ мөэмин кеше берэр авыруга дучар була икэн, сул як фэрештэ уң як фэрештэгэ калэмен күтэрергэ кушар. Уң яктагы фэрештэ исэ җирдэ нинди эҗерлэр булса, шуларны бу колыбызга язар».

«Берэр кеше авырып китсэ, Аллаһы Тэгалэ аңа фэрештэ җибэрер, аңа аны карарга кушар. Эгэр дэ минем колым Аллаһы Тэгалэгэ «Элхэмдүлиллэһ» дип эйтсэ, аны Минем тарафка күтэр, Мин аны җэннэткэ кертермен», – дияр. Аллаһы Сөбханэһү вэ Тэгалэ эйтэ: «Аның итен – иң хэерле иткэ, канын иң чиста, пакь канга алыштырырмын. Эҗэл вакыты җитмэсэ, шифа бирэ торган булам. Аның барлык гөнаһларын гафу кылырмын». Сабырлыкның эҗере шуннан гыйбарэт. Аллаһның канэгатьлеге, Аллаһның ризалыгы һэм Аллаһның җэннэте.

Сүземне хэтем рэвешендэ Аллаһы Тэгалэнең аяте белэн төгэллисем килэ. Ул болайрак яңгырый: «Сабыр бэндэлэргэ Кыямэт көнендэ Аллаһы Тэгалэ эҗерлэрен хисапсыз бирер». Алардан бернинди сорау да, хисап та булмас, җэннэткэ керү турыдан-туры булыр.

Тимергали хэзрэт ЮЛДАШОВ.