Рамазан ае мөбарәк, хикмәтле һәм хәерле айдыр! Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәлаллаһү галәйһиссәләм): «Әгәр өммәтем Рамазан аенда нинди хикмәт-кәрамәтләрнең булганын белсә, Аллаһы Тәгаләдән аның һәр ай саен кабатлануын үтенер иде», дигән. Рамазан мөселманнар һәр елда көтеп ала торган зур ай. Без аны Коръән яки Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сәлаллаһү галәйһиссәләм) вахилек ае дип тә йөртәбез. Чөнки бу айда Расүлебезнең пәйгамбәрлеге башланган. Аңа Җәбраил фәрештә аша Коръәни Кәримнең «Галәк» сүрәсенең беренче биш аяте иңгән. Шуңа да Рамазан Коръән ае дип әйтелә.

Аны шулай ук гыйбадәт ае дип атаучылар да бар. Көн саен укылган намаз гыйбадәтенә бу айда ураза гыйбадәте дә өстәлә, ягъни ике олы гыйбадәт кылабыз. Ураза яшерен гыйбадәт. Әйтик, намазны хәрәкәт, ә сәдака, зәкятне кул ярдәмендә белгертеп була. Хаҗ вакытында бәндәләр ихрам киеменнән йөри. Уразаны исә берничек тә күреп булмый. Кеше аны тотамы-юкмы икәнен Аллаһы Тәгалә генә белә. Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәлаллаһү галәйһиссәләм) аша хәбәр итеп болай дигән: «Адәм балаларының бөтен гамәлләре үзләре, ә ураза минем өчен. Аның әҗер-савабын Үзем теләгәнчә бирермен».

Ураза тоткан мөселман күпме савап ала, моны берәү дә белми. Югыйсә, Расүлебез үзенең хәдисендә: «Аллаһы Тәгалә изге гамәл өчен савап биргәндә уннан алып җиде йөзгә кадәр тапкырлый. Искәрмә шунда: ураза Аллаһы Тәгаләнеке һәм аның савабын да Үзе теләгәнчә бирә», дигән.

Пәйгамбәребез икенче хәдисендә: «Җәннәттә бер ишек бар. Ул Раян дип атала. Бу ишеккә ураза тотучылар гына керер», ди. Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген танып яшәгән мөселман кардәшләребезнең күбесе җәннәткә керер дип ышанабыз. Ураза тотучылар анда аерым бер ишектән эләгә ала икән. Соңгы кеше кереп киткәч, капка ябылыр һәм аның аша җәннәткә башка берәү дә уза алмас икән. Әйтик, аэропортта паспорт контроле узабыз, ди. Бөтен халык бер чиратка тезелгән. Аерым кешеләр, мәсәлән, дипломатлар, «vip» залга узучылар чиратсыз гына башка ишектән керә. Аларга карап кайберәүләр: «Әй, мин дә шулай чиратсыз гына узып китсәм иде», дип кызыгып тора. Җәннәткә чиратсыз гына узу өчен мөселманнар да ураза аен көтеп ала.

Моннан тыш, Рамазан тәравих ае да әле. Ураза тотканда, авыз ачкач, тәравих намазы укыла. Аны укучыларга Аллаһы Тәгалә аерым әҗер-савап бирә. Тәравих намазының үз тарихы бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәлаллаһү галәйһиссәләм) Рамазан аенда өстәмә рәвештә тәравих намазына баскан. Ул заманда бу намазны һәркем аерым кемдер өендә, кемдер мәчеттә укыган. Расүлебез намазның сигез рәкәгатен мәчеттә халык белән, калганнарын өендә укыган. Пәйгамбәребез мәрхүм булгач, Әбүбәкер дә шулай дәвам иткән. Аннан соң Хәзрәти Гомәр хәлиф булган. Рамазан аенда көннәрнең берендә авыз ачкач, караса, мәчеттә кешеләр аерым төркемнәргә бүленеп беткән була һәм аерым-аерым намаз укыйлар икән. Ул аларны бергә җыярга карар кыла. Шуннан бирле мәчеттә тәравих намазын җыелып укыйлар, дөньядагы һәр мәчеттә кешеләр бер имам артына баса. Хәзрәти Гомәр: «Тәравихны бергә уку бидгәт, ягъни яңа, өстәмә гамәл, ләкин бу нигъмәт», дигән. Чөнки тәравих намазын укырга мәчет тутырып халык җыела. Хәзрәти Гомәр бу гамәлне кылмаган булса, аерым төркемнәргә бүленеп, берничә имамның тавышын ишетеп, буталып бетәр идек. Хәзер тәравих намазын укыганда бер имамга иярәбез. Бу никадәр рәхәт, матур эш.

Тәравих намазы бездә егерме рәкәгать булып укыла. Тәравих рәхәтлек алу, ял итү дигән мәгънәне аңлата. Чөнки дүртәр рәкәгать намаз укыгач, кешеләр утырып тора. Әби-бабайлардан гадәткә кереп калганча, бездә бу вакытта махсус дога (зикер, тәравих тәсбихе) укыйлар. Аннары тагын дүрт рәкәгать намазга басалар. Тәравих намазы рәкәгатьлэр саны буенча башка намазлардан озын. Ял итеп укылгач ардырмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәлаллаһү галәйһиссәләм): «Кем сабырлык, түземлек белән, ураза тотып, намазына да баса икән, шәүвәл аен яңа туган гөнаһсыз бала кебек каршы алыр», дигән. Галимнәр әйтүенчә, монда сүз тәравих намазы турында бара. Ураза тоткан кеше көн дәвамында ашамый торып арый, әмма шул халәттә дә авырсынмыйча, ялкауланмыйча Аллаһы Тәгалә каршына килеп басса, ай буе тәравихны үтәсә, ул гөнаһларыннан чистарына.

Кайбер кешеләр ураза тоту таң атканнан алып кояш баеганчы ашамый-эчми тору гына дип уйлый. Андый ураза җиңел булыр иде. Әйтик, хәзер артык гәүдә авырлыгыннан котылуның төрле ысуллары, методикалары бар. Симез кешеләр диетага утыра, су гына эчеп яки берәр төрле ризык кына ашап тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сәлаллаһү галәйһиссәләм) хәдисләреннән аңлашылганча, бер кеше ураза тотып, ашамый-эчми, хатыны яки ире белән якынлык кылмыйча торып, әмма начар сүз, хәерсез гамәл, гайбәт тарату, бозык уйлардан тыелмаса, Аллаһы Тәгалә андый гыйбадәткә мохтаҗ түгел. Мондый уразаның кабул булуы зур сорау астында кала. Мөселман бәндәсе намаз укысынмы, хаҗ кылсынмы, ураза тотсынмы, иң мөһиме боларны чиста күңелдән, ихлас итеп эшләсен. Кеше намаз укып та, күршесен рәнҗетеп яшәсә, сүгенсә, кычкырса, хаҗ кылып кайткач, бу гамәлләрен дәвам итсә, аның ураза тотуында да бернинди мәгънә калмый. Ураза тоту ул тыелу дигәнне аңлата, ягъни без Рамазан аенда ризыктан ераклашкан кебек, хәрәмнән дә читләшергә тиеш. Үзебездә ниндидер кимчелек сизәбез икән, бу айда аны танып, төзәтергә бурычлыбыз.

Кайберәүләр; «Юлда булгач, мосафир кешегә ураза тотмаса да ярый, аннары кире кайтарырмын», ди. Дөрес, уразаны каза кылып, башка айларда кайтарырга була. Әмма ул Рамазан аенда тоткан ураза белән бер түгел. Шуңа да Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсендә: «Әгәр уразадагы фазыйләт һәм савапны белсәгез, авыру булсагыз да, сезгә ураза тоту хәерледер», ди. Уразаны җиренә җиткереп уздырырга кирәк. Рамазан аенда килгән савапны башка бер айда да җыеп булмый. Ураза тотканда сәхәр вакытында ашаган ризык белән кергән шифа, башка вакытта тукланган азыкта юк. Сәхәрнең дә, ифтарның да үз бәрәкәте бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәлаллаһү галәйһиссәләм) дә: «Сәхәр вакытында ашалган ризыктагы бәрәкәт башка бернинди азыкта да юк», дигән.

Аллаһы Тәгала тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылсын, ике дөнья бәхетенә дә ирешүләребезне насыйп әйләсен.

(Рөстәм хәзрәт Зиннуров)