Традицияләребезне танырга теләмәүчеләргә аптырыйм. Әнә соңгы вакытта өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрү гадәте 1789 елда чиркәү әһелләреннән кергән дип сөйли башладылар.

Чиркәү әһелләреннән кер­гән тәртип түгел бу. Әби-ба­баларыбыз христианнарга ох­шамас өчен бөтенесен эшлә­гән. Әгәр аны христианнар тагарга теләсә, аны берничек тә кабул итмәсләр иде. Әйтик, озын сакал йөртү – сөннәт. Әмма, кайсы кавемгә охшарга теләсәң, шул кавем белән кубарылырсың, дигән хәдис бар. Бабаларыбыз урыска, попларга охшамас өчен күркәм генә сакал йөрткән. Казакъ, кыргыз, төрекмәнне дә сакалыннан танып була, һәркайсы үзенчә йөртә. Югыйсә, башларына кепка кияләр дә, озын сакал үстерәләр: мөселманмы, христианмы – аңламассың?!

Әбиләребез дә монашкаларга охшамас өчен озын кара күлмәк кимәгән. Киресенчә, аксыл, якты төсләргә өстенлек биргән. Яулыкны да татарча булсын, аерылып торсын дип җәеп бәйләгәннәр. Алар үзен­чә­лекне шулай саклаган. Төймәне дә тәре ясап, аркылы-торкылы түгел, тишектән тишеккә такканнар. Тастымалны, уртада тәре була дип, дүрткә бөкләми­чә таслап бөклиләр иде. Төеннең дә очлары бау буйлап китә, урысларныкы исә аркылы, тырпаеп тора. Хәтта урыска охшыйбыз дип әби-бабала­рыбыз тозлы кыяр, кәбестә ашамаган, гөмбә җыймаган. Шул ук вакытта урысларга охшап өче­сен, җидесен, кырыгын үткә­рәләр дип әйтү дөрес түгел.

Әнә язучыбыз Нурихан Фәттах, төрки халыклар борынгы заманнарда, кеше үлгәч, кабер янына барып корбан чалганнар, дип яза. Ислам кабул иткәнче булган бу. Христианнарда поминкалар – борынгы йоладан күчкән бәй­рәм генә. Аларның динендә дә юк ул. Хәзер дә кайбер халыкларда кеше үлгәч, кабер янында корбан чалына. Кабер янында корбан чалу, ашап утыру килешми. Әмма сәдака бирү мөм­кин. Мөмкинлегең бар икән, мох­таҗларга, мес­кеннәргә бер сарыгыңны сәдака итеп бир. Менә шуннан гүр сәдакасы килеп чыккан. Ул мәҗбүри түгел. Сәдака бирүдә гөнаһ юк. Әмма шуның белән кабер янында корбан чалуны туктатканнар.

Өчесе, җидесе, кырыгы дип борынгы заманда кабер янында корбан чалып, аш үткәрә торган булганнар. Моны хәзрәтләребез өйдә вәгазь сөйли торган Коръән мәҗлесенә әйләндер­гән.

Без христианнар арасында яшибез. Әгәр без – имамнар ислам динендә өчесе, җидесе, кырыгы, елын уздыру юк дип, чакырган җиргә бармыйча, вәгазь сөйләүдән туктыйбыз икән, халык моңа карап тукталмаячак. Ә менә башкаларга иярүләре бар.

Шулай бервакыт аракы эчеп утырганнарын күрдем. Нишлисез, дип сорагач, Нурулланың җидесен билгеләп үтәбез, ди­деләр. Бүген халкыбызның 90 проценты диннән ерак әле. Без тыйсак, ул көннәрнең эчү мәҗ­лесенә әйләнүе бар. Әнә Зыя Камали: “Безнең халык бәйрәм итәргә ярата. Әгәр без бәйрәм­нән йөз чөерсәк, ул аны үзенчә, мәҗүсиләрчә үткәрәчәк”, – дип язган. Шуңа күрә имам Әбү Хәнифә мәзһәбендә, горефне бетерә алмасагыз, көрәшмәгез, ә дингә яраклаштырыгыз, дигән нәсыйхәт бар. Коръәндә, “Мүҗә­дәлә” сүрәсендә моның дәлиле дә китерелә. Пәйгамбәребез янына бер хатын килеп, ирем мине гореф буенча аерды, дип дәгъва белдерә. Талагың дөрес түгел, дип әйт әле, дип сорый. Миңа бу гореф хәрәм дигән аятьнең иңгәне юк, шуңа күрә иреңнең талагы дөрес, дип җавап бирә пәйгамбәребез. Шуңа да инде Әбү Хәнифә мәзһәбендә гореф диннең бер өлеше булып тора.

Әнә Шиһабетдин Мәрҗани дә: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф”, – дигән. Милли үзенчәлек­не саклап, без милләтебезне сак­лыйбыз.

Кайбер кешеләр, имам Әбү Хәнифә өчесен, җидесен үткә­рүне кабахәт бидгать дип әйт­кән, диләр. Имам ул сүзне әйтә алмаган. Чөнки аның заманында мондый эшләр булмаган. Билгеле, берәр имам, өчесен, җидесен үткәрегез, шул кеше­ләрне чакырыгыз дип куша икән, бу инде – гөнаһ. Мәҗбүри эш түгел бу. Кешенең үткәрәсе килә икән, үткәрсен. “Каядыр чакыралар икән, анда барып кешене вәгазьләү – ганимәт, Аллаһы Тәгаләнең бүләге”, – дип әйткән пәй­гамбәребез.

Әнә Танзания мөселманна­рында шундый гадәт бар. Ни­чәдер елдан соң кабердән мә­етне казып алып, сөякләрен юалар да кире салалар. Бу – алардагы гадәт. Ярый, өчесен, җи­десен билгеләп үтүне тыйдык, ди, аңа карап урамда йөри торган кешеләр мәчеткә йөрми бит. Менә фаҗигаләр була, ке­шеләр үлә. Кабер янына килеп, чәчәк, шәм куялар. Әгәр без балаларыбызны дога кылудан, мәҗлесләр үткәрүдән туктатсак, алар телевизордан күреп, зиратка барып, каберләргә чә­чәк, алма, печенье куя башлаячак. Алма, венок куюлары яхшымы, Коръән укып дога кылдырулары яхшымы? Нинди мо­хиттә яшәвебезне истә тотарга кирәк.

Билгеле, әҗәткә кереп мәҗ­лесләр үткәрмәскә кирәк. Кемдер бурычка кереп, гаиләсенә авырлык китереп үткәрә икән, әлбәттә, бу – хәрәм.

Җәлил хәзрәт Фазлыев