Кайсыбер милләттәшләребез, намаз укуларына карамастан, тәмәке тартуларын ташлый алмыйлар, дөресрәге, ташларга теләмиләр, чөнки аны гөнаһлы гамәл дип уйламыйлар. Алар: “Тәмәке тарту мөстәкрәһ гамәлгә керә”, — диләр. Белгәнебезчә, мөстәкрәһ гамәлне кылган кеше гөнаһлы булмый, ә әдәпсезлек кылган була. Әдәпсезлеккә урамда ашап яисә сагыз чәйнәп йөрү, авызны капламыйча иснәу, кычкырып, кикереп җибәрү кебек гамәлләр керә.

Без барыбыз да аракы эчүнең зур гөнаһ икәнен беләбез, чөнки Коръәни- Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Әй, мөэминнәр, исерткеч эчемлекләр, отыш уеннары, сыннарга табыну, багучылык кылу хәрам…” — диде. Ә менә тәмәке тарту хакында турыдан-туры әйтелгән аять юк. Мондый очракта кылган гамәлнең нинди нәтиҗә бирүенә карап, аның хәраммы, әллә хәләлме, мәкрүһме, әллә мөстәкрәһме икәнен ачыклыйбыз.

Тәмәке тарту кешенең сәламәтлегенә зур зыян салуы хакында төрле дәрәҗәдәге табиблар һәм галимнәр бик күп яздылар, сөйләделәр. Тәмәке тартучы үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәге тартмаучы кешеләрнең исәнлекләренә дә зыян сала. Төрле яман шеш авыруларының чыганагы булып тәмәке тарту, аның нәтиҗәсе булып тәмәке тартучының үзенең һәм башкаларның исәнлекләренә зыян китерү тора. Башка кешенең исәнлегенә зарар китерү золым кылу була, нинди юл белән зарар китерүгә карамастан. “Кешеләргә золым итеп җир өстендә хаксыз явызлык кылучы залимнәргә ахирәттә каты газап булыр”. Әйе, һәрбер тәмәке тарткан кеше янәшәсендә басып торган кешенең исәнлегенә зыян иткәнен белә, димәк, башка кешегә карата золымлык кыла, явызлык күрсәтә. Әйтик, бозыла башлаган ашамлык саткан кеше дә башка кешенең исәнлегенә зыян сала, ул сатучы ашамлыкның бозыла башлаганын белмичә сатса да, аны җәзага тарталар. Ә тәмәке тартучыга хөррият, аңа кешенең исәнлегенә зыян салырга булышалар, хәтта ак яулыклы әбиләребез ишек төбе саен тәмәке сатып утыралар. Монысы булды беренчедән.

Икенчедән, барыбыз да беләбез, әманәткә хыянәт итү Аллаһы Тәгаләгә ширек кылудан кала иң зур кичерелми торган гөнаһ санала. Ә Аллаһы Тәгалә кешегә тәнне әманәт итеп, үз-үзенең исәнлегенә зыян салмасын, тәненә төрле яралар, рәсемнәр ясамасын, чисталыкта һәм пөхтәлектә йөртсен дип бирә. Без тәнебезне үз теләгебез белән сайлап ала алмыйбыз, Хак Тәгалә нинди гәүдә, нинди буй һәм нинди тазалык бирсә, без аңа бернинди зыян китермичә саклап йөртергә бурычлыбыз. Тәмәке тартучы үзенең исәнлегенә үзе зыян салып, Аллаһы Тәгаләнең әманәтенә хыянәт итә һәм кичерелми торган олы гөнаһ иясе була.

Өченчедән, кеше тәмәкене кибеттән кыйммәт бәягә сатып ала. Уртача тарткан кеше аена 450-600 сум акчасын тәмәкегә чыгарып сала. Башка сыймаслык хәл: без сулый торган һавага никотин төтене өрер өчен хәләл хезмәт белән тир түгеп тапкан акчасын исраф кыла. Шул 450-600 сум акчасын гаиләсенә, балаларына, туганнарына яисә мохтаҗларга сәдака итеп биреп барса, тәне дә сау-сәламәт булыр, малы да сафланыр иде. Юк, адәм баласы бу фани дөньяда үзенә һәм башкаларга золымлык кыла-кыла, ахирәттә үзенә тәмугтан урын әзерләп, тапкан малын исраф итсә итә, әмма мохтаҗларга сәдака өләшү турында уйламый. “Якын кардәшләрнең, мескеннәрнең һәм мосафирларның хакларын бир! Әмма малыңны тиешсез җирләргә исраф итмә! Тиешсез урынга малын исраф итүчеләр шайтан кардәшләредер, шайтан Раббысына рәхмәтле булмады”.

Шулай итеп, без сезнең белән тәмәке тартуның гөнаһы бармы икәнен ачыклау өчен өч яклап килеп карадык һәм кайсы яклап килсәк тә, зур гөнаһ икәнен Коръән аятьләре белән расладык. Хәтта Аллаһы Тәгаләнең биргән малын тиешсез урынга исраф итүе белән тәмәке тартучы кеше шайтан кардәше дип атала.

Бүгенге көндә көчләүче кулыннан котылган кебек ярымшәрә йөрүче хатын-кыз җенесләренең (аларны берничек тә хатын-кыз дип атап булмый) бер кулына сыра тотып, авызына тәмәке кабып, икенче кулы белән ир-атның муеныннан кочаклап баруларын күз алдына китерик. Хәер, күз алдына китерәсе дә юк, урамга күз салу да җитә…

Шушы хатын-кыз җенесләре аркасында илдә ятим балалар йортлары артканнан-арта бара. Андагы балаларның күбесе гарип, эчкән-тарткан, төрле җирдә сөйрәлеп йөргән хатын-кыз җенесеннән ничек сау-сәламәт бала тусын? Шушы хатын-кызлар аркасында имән кебек таза ир-егетләребез һәлакәткә юлыгып, дөнья белән хушлашалар. Шулар меңәрләгән җинаять чыганагы булып торалар.

Статистика мәгълүматлары хатын-кызларның саны ир-атларга караганда күпчелекне тәшкил итә дип хәбәр бирә. Чыннан да, хатын-кызлар ир-атларга караганда күп, әмма ана булырдай, шагыйрьләр җырга салган хатын-кызлар аларның 65-70 процентын гына тәшкил итә, калган 30-35 проценты җинаятьчел фахишәләр. Үзен хатын-кыз итеп исәпләгән, гаилә корып сау-сәламәт балалар үстерергә теләгән кыз бала яки хатын-кыз һичкайчан да авызына тәмәке кабып, исәнлеген югалтмый һәм урамда ярымшәрә килеш ирләр муенына асылынып йөрми. Ана булырдай хатын-кызлар җитешмәгәнгә күрә, асыл ир-егетләребез буйдак йөриләр, бер төнлек хайвани ләззәткә риза булып яшәргә мәҗбүр булалар. Әлбәттә, ир-егетләр саны да бүгенге билгеле һәм билгесез сәбәпләр аркасында көннән-көн кими бара. Гомумән, илдәге халык санының кимүе куркыныч төс апа, чөнки иблис бүгенге демократларга рәхмәт әйтә-әйтә үз эшен җиренә җиткереп эшли. Иблис үзенең Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдәсен арттырып та үтәде бугай, кешелек дөньясын баштанаяк гөнаһка батырып бетерде. Аллаһы Тәгалә: “Әгәр Аллаһы кешеләрне кылган гөнаһлары өчен дөньяда газап кыла торган булса, җир өстендә берсен дә калдырмыйча һәлак итәр иде, ләкин һәлак итмичә билгеле вакыткача кичектерә, билгеләнгән вакыт җиткәч, бер сәгать соңга калмас һәм бер сәгать алдан газап ителмәсләр”, — дип безгә Коръәни Кәримдә хәбәр бирмәс иде.