Үсемлек майлары организмга йомшак һәм сиздермичә, ягъни үзләреннэн-үзләре сеңеп, уңай йогынты ясый. Кеше тәненә каты йогынты ясап, табигатьтән салынган тотрыклылыгын бозучы гадәти дарулардан аермалы буларак (бер авыру әгъзаны дәвалау башка өч әгъзаны гарипләндерү бәрабәренә бара), үсемлек майлары, авыру әгъзаны шифалы элпә белән урап алып, чирне әкренләп йомшарта бара (шәрекъ галимнәре авыруны «эчке кату» дип йортәләр). Менә шушы вакытта иммунитетны (авыруга каршы торучанлыкны) ныгыту, матдәләр алмашын нормальләштерү, шлаклардан һәм агулы матдәләрдән арыну исәбенә организм тулаем сәламәтләнә. Организмны әледән-әле чистартып тору яклы белгечләрнең: «Кеше үсемлек маеннан башка яши алмый!» — дип катгый рәвештә әйтүләре бер дә юкка түгел. Башта тормышта һәрвакыт кулланылуда йоргән, барыбызга да таныш үсемлек майларын — көнбагыш, зәйтүн, кукуруз майларын искә төшерик. Алар һәрвакыт кул астында.

Көнбагыш мае

Бу май баш авыртканда, тромбофлебит, энцефалит, ашказаны, эчәклектәге хроник авырулар, теш сызлау, үпкә, бавыр, йөрәк, хатын-кыз авыруларыннан файдалы. Дөрес, мөстәкыйль дәвалау чарасы буларак аны сирәк кулланалар.

• Ашкайнатуны яхшырту өчен, бер аш кашыгы көнбагыш мае кабып, 20 минутлап, конфет суыргандай, авызда (йотмыйча!) тотарга киңәш итәләр. Иртән ач карынга яки кич ятар алдыннан куллану уңайрак. Дәвалануны тизләтү өчен бу процедураны көненә берничә мәртәбә кабатларга мөмкин.

Көнбагыш маен шифалы майлар кушып ясалган күп даруларга нигез итеп алалар:

• Тилебәрән орлыгы маеннан ясалган дару: 15-30 өлеш төелгән тилебәрән орлыгын 100 өлеш көнбагыш маена салып, 14 көн тоталар. Аны ревматизмнан аяклар сызлаганда (май агулы, истә тотыгыз!) йокы алдыннан сөртәләр.

• Ревматизмны дәвалау өчен тагын берничә дару ясарга мөмкин: 2 аш кашыгы вакланган сазанак (багульник) үләнен 5 аш кашыгы көнбагыш маена салып, җылы урында, болгата-болгата 12 сәгать ябык савытта тотып, сөзәләр, авырткан урынга сөртәләр.

• 3-4 ачы кызыл борыч кузагын 0,5 л аракыга салып, 14 көн тоткач, сөзәләр һәм 300 г көнбагыш мае кушып болгаталар. Сызлаган буыннарга сөртәләр.

Халык медицинасында буыннарда була торган ялкынсыну авыруын дәвалар өчен аяк-кулларга сөртергә мондый май да ясала:

• 100 г прополиска (тома балавыз — умарта корты җилеме) 100 г көнбагыш мае кушып, 30 минут «мунча» да (кайнап торган сулы савыт эченә шушы кушылмалы савытны куеп) болгата-болгата җылыталар. Прополис майда тәмам эреп беткәнче тоталар. Шул майны суытып, буыннарга сөртәләр. Бу даруны 3 айдан артык сакларга киңәш ителми.

Тагын да «усалрак» май рецепты да бар (буыннар ревматизмыннан):

• 5-10 кузак кызыл борычны ваклап турап, өстенә 100 г үсемлек мае һәм 250 г керосин салып болгаталар һәм 9 көн җылы урында тоталар. Сөрткәндә яхшылап болгатырга кирәк.

Үсемлек маенда ютәлдән «пластырь» да ясап була. Монысы элек-электән җәфалаган ютәлләрне дә бетерә:

• 1 аш кашыгы он (бала өчен булса, он 2-3 кашык кирәк), 1 аш кашыгы яңа гына ясалган коры горчица, 1 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 аш кашыгы юкә балы һәм бер ярым аш кашыгы аракы кирәк. Барысын бергә болгатырга, «мунча» да җылытырга. Ябышып тора торган камыр сыман матдәне дүрткә бөкләнгән марляга сылап, ютәл борчыган авырткан урынга куялар, өстеннән башта клеенка яки пленка ябып, аннан соң җылы шәл белән урыйлар. Йоклар алдыннан берничә мәртәбә (2-3 көн рәттән) кабатлыйлар.

Салкын тигәндә гадирәк компресс та куярга мөмкин:

• 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы прополис (20 процентлы спиртлы төнәтмә), 1 аш кашыгы юкә балын бергә кушып болгаталар да, горчичникка сылап, күкрәккә яки аркага куеп, җылы юрганга төренеп яталар.

Яраларны һәм ялкынсынуларны дәвалар өчен ясалган май:

• 15 г әстерхан чикләвеге яфрагы яки өлгереп җитмәгән чикләвек алып, 100 мл суда кайнатып алалар, өстенә көнбагыш мае салалар һәм 7-8 тәүлек тоталар. Шуннан соң кайнап торган «мунча»да 3 сәгать сүрән утта тотып, сөзеп, яңадан 30 минут кайнаткач, 30 г сары балавыз кушалар.

Искәрмә: пешкән урынга яки ачык ярага чиста үсемлек мае сөртергә ярамый! Чөнки май белән бергә тәнгә инфекция керүе бар. Көчле пешүне кайнатылган көнбагыш (яки киндер) маена кушылган известь суы белән дәвалыйлар.

Пешеп куыкланганда яки пешеп җәрәхәтләнгән тәнгә сөртер өчен күп таралган ысул:

• Көнбагыш маена (2 өлеш майга 1 өлеш) балавыз кушып кайнатып алалар. Җылы килеш шул майны йомшак чүпрәккә ягып, пешкән урынга куеп бәйлиләр.

Табиб белән киңәшергә онытмагыз!

Чыганак: Татар мөселман календаре 2006