Зәкят ул — Ислам диненең биш терәге булган багананың берсе, ул — мәҗбүри чыгым, фарыз гамәл санала. Әлбәттә, бөтен кеше өчен дә түгел, кемнең малы нисабка тула — шулар зәкят түли. Әгәр кеше 85 грамм алтын сатып алырлык акчага ия булса, ул зәкят түләрлек малга ия санала.Әгәр шул микъдардагы акчаң ел әйләнәсендә кимемичә саклана икән, димәк, син бай кеше саналасың һәм шул байлыгыңның 40 тан бер өлешен мескен- фәкыйрьләргә өләшергә тиеш буласың.
Зәкят дигәч, сорау туа: бар байлар, бар фәкыйрьләр, ни өчен Аллаһы Тәгалә байлыкны бөтен кешегә дә тигез бүлеп бирмәгән? Берәүгә бик күп, берәүгә бик аз, сәбәп нидә? Еш кына без тормышыбыздан зарланабыз, теге әйбер җитми, бу нәрсә җитми дибез. Дөньялыктан күпне өмет итәбез, әйтерсең, рәхәт чигеп кенә яшәү өчен туганбыз. Югыйсә, бу дөнья — сынау мәйданы ул, һич кенә дә ләззәт, тоташ бәхет-сәгадәт эчендә яшәү дигән сүз түгел. Барыбыз да сынала — җитәкче кеше дә, аның кул астында эшләүче хезмәткәр дә, әти-әни дә, бала да, авыру да, сәламәт тә, шул исәптән бай белән фәкыйрь дә. Байлык та фәкыйрьлек тә — икесе дә сынау! Аллаһы Тәгалә адәм баласына күтәрә алмастай сынаулар биреп сынамый. Һәркемнең күпме авырлыкка түзү чамасын Раббыбыз бик яхшы белә, сынаулар кешенең психологик халәтенә карап җибәрелә. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) гыйбрәтле хәдисе бар: “Минем кайбер колларым фәкыйрьлекне генә күтәрә ала, әгәр байлык сынавы бирсәм, алар сына”, — дигән Раббыбыз. Бу хәдистән шул аңлашыла ки, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, байлык — адәм баласы өчен бик авыр сынау. Фәкыйрьлекне кеше җиңелрәк кичерә. Акча күбрәк булган саен нәфес, шәһвәт тә куәтләнә, кеше байлыгын кая куярга белми. Чит ил миллионерлары, бөтен варисларына да васыятьнамәләрендә тиешле өлешне билгеләп куйганнан соң да биниһая артып калган байлыкларын, аптырагач, эт-мәчеләренә яздыралар. Ә фәкыйрьнең мәнфәгатьләре бөтенләй башка, ашау-эчү, киенү кебек беренчел ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дә акчасы җитми әле аның. Дөньялыкта матдиятне генә кайгыртып, фәкыйрь-мескеннәрнең хәлен аңламасак, ахирәттә Аллаһ каршында җавап бирүе ай-һай авыр булыр. Әгәр шушы хакта да уйлансак, бу сынауларның һәрберсендә дә Аллаһның гаделлеге барлыгына инанырбыз.
Күпләр шундый сорау бирә: фәкыйрьнең биш баласы бар, байныкы бер генә бөртек һәм анысы да байлыкта, муллыкта, рәхәттә үсә. Ярлы баласының әти-әнисе дә авыр тормыш күреп, очын-очка ялгап яшәгән, инде хәзер балалары интегә. Алар мондый тормыштан усалланып, көнчел булып үсәләр бит, балаларның ни гаебе бар, диләр. Җәмәгать, Аллаһы Тәгалә инсаннарга шул дәрәҗә мәрхәмәтле, бай-фәкыйрь арасын күпмедер тигезләү һәм якынайту максатыннан зәкят түләүне фарыз итеп куйган да инде. Әгәр малың нисабка тулган икән, ике ярым процентын бүлеп бир фәкыйрьләргә, монысы синең өлеш түгел! Аллаһы Тәгалә малыңны күбәйтте сынау өчен, нәфесеңне җиңеп, байлыгыңның 40 тан бер өлешен фәкыйрь-мескеннәргә бүлеп бирә аласыңмы, әллә юкмы. Зәкят түләү өчен кимендә 85 мең сум акчаң булуы һәм шушы сумманың ел әйләнәсендә кимемәве шарт дип әйтеп ү п ек. Ягъни кеше яшәү ихтыяҗларын тулысыңча канәгатьләндереп яши: фатир өчен түли, ашый-эчә, киенә һәм шул ук вакытта аңа табыш та кереп тора. Әгәр бер елдан соң 85 грамм алтын алырлык акчасы кимемичә сакланган икән, димәк, бу кеше бай санала һәм ул зәкят түли. Ни өчен бер ел вакыт куя Аллаһы Тәгалә? Чөнки бу вакыт эчендә керемнең тотрыклымы-юкмы икәнлеге ачыклана. Зәкят түләү өчен менә шунысы мөһим дә инде.
Кайберәүләр болай уйлый: бер байның кибетләре бихисап, күчемсез милке миллиардларда исәпләнә, зәкятне һәммә байлыкларыннан да өлеш чыгарып түләсен диләр. Менә монда бер сорауны ачыклап үтик әле: нәрсәләрдән зәкят түләнә? Иң беренче, кеше өендә күпме алтын-көмеше барлыгын исәпли: ул булырга мөмкин хатынының балдаклары, алка-муенсалар, чылбырлар, һәм башкалар. Шушы әйберләр ел буена өй эчендә саклана һәм авырлыгы 85 граммга җиткән икән, кеше болардан йә акчалата яки натуралата зәкят түли.
Бер сәүдәгәр кибетенә тауар алып кайткан ди. Аның күпмедер өлешен складка куйган, күпме- сендер — сату прилавкаларына. Ел буе моның сәүдәсе уңышлы гына бара. Бер ел үткәч, кибет эшләренә ревизия ясала: күпме тауар сатылган, кассада күпме акча, сату залында күпме әйбер ята — барысын да исәпләп, малы нисабка тулганлыгы ачыклангач, сәүдәгәр зәкят түли. Биредә шунысын белү мөһим: бинаның үзе өчен зәкят түләнелми: фабрикамы, заводмы, кибетме, гаражмы, кыскасы, күчемсез милектән зәкят алынмый. Кайбер кешеләр, зәкяттән качу өчен, акчаларын тизрәк милеккә әйләндерә: йә фатир сатып алып куя, яки машина. Әмма син шул фатирыңны яисә машинаңны арендага биреп торасың икән, ул акчадан зәкятеңне түләргә тиешсең. Берәүнең берничә машинасы бар, һәммәсен дә эштә куллана, әйтик, берсе белән авыр йөк ташый, икенчесендә кибетенә тауар алып кайта. Бу очракта болардан зәкят түләнелми.
Зәкятне кемнәргә бирәбез дигәндә, мескен-фәкыйрьләргә дип әйтеп үттек. Ә ничек билгеләргә аларны? Фәкыйрь ул — 85 грамм алтын сатып алырлык акчасы булмаган кеше. Мескен исә — бөтенләй яшәү мөмкинлеге булмаган кеше. Әйтик, бер әбинең пенсия акчасы өч меңнән чак кына артык, фатир өчен мең ярым түли, дару сатып алырга аена 600-700 сум китә. Менә мондый әби- бабайлар — мескен, аларны эзләп таба белергә кирәк. Аллаһы Тәгалә байларның мал-мөлкәтен чистарту өчен зәкят мәсьәләсен фарыз итеп куйган, әгәр без зәкят түләүдән качу юлларын гына уйлап йөрсәк, әнә шул мескен әби-бабайларның ризыгына кергән булабыз. Ә бит Кыямәт көнендә Аллаһ каршында җавап бирәсебез бар! Шуның өчен дә дөньялыгыбыздан тыш, Ахирәтне дә уйлау мөһим. Фәкыйрь дигәндә, мәчет-мәдрәсәләр һәм анда белем алучы шәкертләр дә күздә тотыла. Соңгылары Аллаһ юлында гыйлем эстәүчеләр, боларның дөньялыкта сәүдә белән шөгыльләнеп, табыш алу мөмкинлеге юк әле. Шуңа күрә зәкяткә хаклары бар.
Мондый очрак та булырга мөмкин: бер байның зәкят малын таратып йөрергә вакыты тар һәм бу эшне ышанычлы кешесенә тапшыра, бер өлеше үзеңә дә булыр дип әйтә, бу да дөрес. Бар тагын иманга кайту юлында икеләнеп торучылар. Үзенең намаз да укыйсы килә, ураза тотарга да нияте юк түгел, мәгәр шуңа этәргеч булырлык стимул тапмый әлегә, арабызда мондый кешеләр дә бар. Әнә шуларны кызыксындыру ниятеннән зәкяттән өлеш чыгарсак, “карале, миңа мөселманнар авыр чагымда ярдәм иттеләр бит” дигән уйлар белән күңеле Исламга карата йомшарып, җаны белән динебезгә тартылуы өметле андый кешенең.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында колны азат итү дә зәкят саналган. Әйтик, бик яхшы кол усал холыклы бер байда хезмәт итә. Менә шуны хуҗасыннан сатып алып иреккә җибәрсәң, бу да — изге гамәл, бу да зәкят. Бу хөкем безнең көннәрдә гамәлдә түгел.
Бурычлы кешенең әҗәтен түләрлек зәкят бирү дә динебездә хуплана. Дөрес, бүген миллиардерның да бурычы санап бетергесез булырга мөмкин, әмма сүз бара яшәү ихтыяҗлары өчен алып торган бурыч хакында. Күпләр сорый, туганнарга зәкят бирсәң ярыймы әллә юкмы, диләр. Биредә шунысын ачыклап үтик: бар вертикаль туганнар — оныгың, улың-кызың, әти-әниең, әби- бабаң. Аларга зәкят тиеш түгел. Үзегез уйлап карагыз: әти-әни баласын гомер буе тәрбия кылып яши. Шулай ук картайган әти-әнисен дә балалары ташламый, карыйлар, булышалар. Әтиеңә йә балаңа: ел буе көтеп тор, Рамазан ае җиткәч мин сиңа шул әйберне алып бирермен, дип әйтеп булмый бит. Ата кеше балигъ булганчы бала хакын үтәп яши, аннары балалары әти-әниләре алдында гомерлек бурычларын түли. Шуңа күрә бу очракта зәкят мәсьәләсе кузгатылмый.
Горизонталь туганнар дигәндә, апа-абый, энең-сеңлең күздә тотыла. Әгәр тормышың аларныкыннан җитешрәк булса, әлбәттә, туганнарга ярдәм итеп яшәүне динебез хуплый. Аеруча кыз туганнарны абый кеше ярдәменнән ташламаска тиеш. Без зәкятне ел буена кимемичә сакланган керемнең 40 тан бер өлеше дип билгеләп уздык, әмма артыгын бирү дә рөхсәт ителә, иң мөһиме — минималь күләмнән ким булмавы.
Сер түгел: бүгенге байларыбыз салым системасын төгәл һәм гадел үтәп яши дип әйтә алмыйбыз, керемнәрен хөкүмәттән яшереп калдыручылар күп. Күзәтүләрем нәтиҗәсендә мин шуңа инандым: Европа илләрендә дәүләт законнарын үтәүгә зур игътибар бирелә. Хәтерлим, бер үк чорда Русиядә дә, Финляндиядә дә руль артында кесә телефоныннан сөйләшмәскә дигән хөкүмәт карары кабул ителде. Икенче көнне үк Финляндиядә машина йөртүче бөтен халык колагына наушник киеп куйды, ә безнең юлларда, бертуктаусыз телефоннан сөйләшеп игътибарны читкә юнәлтү аркасында, күпме һәлакәтләр булып тора! Фин татарлары бик төгәл халык, мәчеткә намазга вакытында килеп, һәммә кирәкле гыйбадәтләрне башкарып, тизрәк эшенә ашыгалар алар, бездәге кебек буш сүз белән вакытны сарыф итү юк. Димәк, дини кануннарны үтәүгә җитди караган кеше дәүләт законнарын да бозмый булып чыга. Гаиләдә нинди тәрбия алса, җәмгыятьтә дә үзен шулай тота. Шуңа күрә өйләрендә дә, илләрендә дә тәртип!
Зәкят, икенче төрле әйткәндә, бай кешенең мескен-фәкыйрьләргә салым түләве кебек инде ул. Бу хакта сүз чыккач, бер бай әйтеп куймасынмы: безне дәүләт тә салым түләргә мәҗбүр итә, инде хәзер сез — хәзрәтләр дә зәкят дип бугаздан аласыз, кая гына качыйк икән ди. Рәхим ит, берсен дә түләмә, дөньяви канун каршында җавап бирүдән котылып кала алсаң да, Аллаһ хөкеменнән кая качмакчы буласың? Бүген бай син, ә иртәгә сәүдә партнерың хыянәт итте дә, бернәрсәсез банкротта утырып калдың. Гаиләңне мескен-фәкыйрьлөр өлеше белән яшәтәсең дә, аннары аптырыйсың: кыйбатлы, натураль, чиста продукт кына кулланабыз, югыйсә, ник бу бала яки хатынның чирдән башлары чыкканы юк соң әле дисез! Зәкят ул — малны чистарту тәртибе, 40 тан бер өлешен тиешле кешеләргә биргәннән соң калган 39 өлеше мал иясенә иминлек, бәрәкәтлек теләп тора! Аллаһның һәр канунында инсанның үзе өчен зур хикмәтләр, файда, дәрес-гыйбрәт, гаделлек ята.
Хәдис бар: “Бу дөнья — мөселманнар өчен төрмә, имансыз кеше өчен — җәннәт. Әмма ләкин Ахирәт иманлы кешегә — җәннәт, имансыз кешегә — төрмә”, — дип әйтеп калдырган пәйгамбәребез (с.г.в.). Бу хәдисне имансыз фәкыйрь белеп алган да, бай мөселманнан сораган: ничек инде ул алай, минем бернәрсәм юк, син — бай, теләгән әйбереңә ия була аласың, син бу дөньяда ук җәннәттә яшисең, дигән. Бай җавап биргән: минем бу дөньяда рәхәт чигеп яшәвем Ахирәттәге җәннәтем белән чагыштырганда, төрмәгә тиң. Ә синең, имансыз юлда йөрүче абзый кеше, Ахирәттә көтеп торган җәһәннәмең белән чагыштырганда, бу дөньядагы тормышың җәннәт кебек тоелачак, дигән. Шуңа күрә фани дөньяның фәкать сынау мәйданы булуын исебездән чыгармасак иде…