Ни гаҗәп, иске зәйтүн мае (бер ел торганнан соң) яңасына караганда яхшырак дәвалау сыйфатына ия икән. Май никадәр искерәк булса, тәэсире арта баруы билгеле. Зәйтүн мае кеше организмындагы кургашынны куа дип санала. Күрәсең, нәкъ менә шуның өчен дә элек кургаш эретүче заводта эшләүчеләрнең туклану рационына мәҗбүри рәвештә шушы майны керткәннәр.

Табиб диетологлар фикеренчә, зәйтүн маен организм башка майларга караганда җиңелрәк үзләштерә. Алар фикеренчә, үз сәламәтлеге турында җитди кайгырткан һәр кеше ризыгына көн саен зәйтүн мае кушарга тиеш. Рәсми медицина дәлилләгәнчә, көнгә бер тапкыр булса да зәйтүн маен кушып ризык пешерсә, кешенең сөт бизләрендә яман шеш килеп чыгу куркынычы 4 мәртәбә кими.

• Бу майның барлык төрләрен салкын тигәндә, фолликулез, коньюнктивит, экзема, баш авырту булганда дару итеп кулланалар. Яңа, төче зәйтүн мае үттә ташлар ясалганда, ашказаны-эчәклек авырулары вакытында файдалы. Мондый май эч катуны йомшарта, атеросклероздан (көненә 20 г май кирәк) дәвалау һәм авыруны кисәтү өчен кулланыла. Тән тиресенә ачы себорея, корчаңгыны, пигмент тапларын дәвалаудан, бәрелү-сыдырылудан һәм бөҗәкләр тешләүдән сөртәләр.

Майлы себореяне дәвалау өчен түбәндәге рецепт тәкъдим ителә: 0,5 л зәйтүн маена 2 шәр аш кашыгы вакланган кычыткан һәм әрекмән тамырын кушып болгаталар да, 14 көн төнәтәләр, сөзәләр, баш тиресенә сөртәләр. Чәчне соңыннан әчетелгән су белән юалар.

• Зәйтүн мае яраларны да әйбәт төзәтә. Моңа да рецепт бар: сүрән утта 2 өлеш зәйтүн маена 1 өлеш чиста балавыз кушып кайнаталар. Барлыкка килгән майны, суытып, банкага салалар. Яраны водород әчесе (перекись) белән юып, шушы майны тукыма кисәгенә сылап, ярага ябалар.

• Зәйтүн мае үт юлларын киңәйтергә сәләтле. Шуңа күрә бавырны «ябык дренаж» ысулы белән чистарту процессы зәйтүн маеннан башка эшләнми. Әгәр көн саен берәр аш кашыгы зәйтүн маен эчеп, артыннан баллы лимон согы да эчеп куйсаң, бавырдан агу һәм шлакларның иң кыска вакытта чыгарылуы тәэмин ителә. Чистарту процессын көнгә 2 мәртәбә, ашарга 2 сәгать кала үткәрү иң уңай юл. Әлбәттә, чистарыну көннәрендә режим йомшартылган булырга тиеш.

• «Дренаж »ның 2 нче варианты зәйтүн мае һәм грейпфрут согы белән үткәрелсә, дәвалау курсы алдыннан бер тәүлек ач тору яхшы. Ач тору, гадәттә, кичтән башлана. Бик сусасагыз да суны бик аз гына эчегез. Әлеге тәүлектән соң клизма куегыз (моның өчен дә май кирәк, ул йомшак тәэсир итә, чистарта һәм тукландыра). Бер сәгатьтән соң 1 стакан зәйтүн мае эчәргә, аннан 1 стакан грейпфрут согын. Сок кушылган зәйтүн мае күңелне болгата, костыра, шуңа күрә алдан ук хәстәрен күрегез. Косасы килүне лимон баса лимон суырыгыз. Һич тә су эчәргә ярамый! 15 минут түзегез дә, бер стакан инглиз тозы эремәсе эчеп җибәрегез. Тагын 15 минут үткәч, су эчәргә ярый. Әмма ач торуны беркадәр дәвам итегез. Дәвалануны бер атнадан соң яңадан кабатларга мөмкин.

• Бавыр авыртканда, чирек стакан зәйтүн маен шулкадәр үк грейпфрут согы белән кушып, клизмадан соң, йоклар алдыннан эчегез. Клизманы ашаганнан соң 2 сәгать үткәч кенә ясагыз. Зәйтүн мае бавырның гына түгел, бөер эшчәнлеген дә нормаль хәлгә китерә.

ИГЪТИБАР!!! Дәвалануларны бары тик табиб белән киңәшләшеп кенә үтәргә!!!