Коръәни Кәримдә “… Әй, иман китергән кешеләр, сезгә ураза тоту фарыз ителде, сезгә кадәр булганнарга да фарыз ителгән кебек. Әгәр ураза тотсагыз, шәт, тәкъвалык дәрәҗәсенә ирешерсез”… дигән аять бар. Галимнәр, археологларның сүзлә­ренә колак салсак, шул билгеле: уразаның килеп чыгышы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Ягъни гыйбадәтендә күпмедер вакытка ризыктан тыелып тору гадәте булмаган бер генә халык та юк, һәммәсенең дини йоласына ураза тоту хас. Хәтта кошлар, бөҗәкләр, хайваннарга да ризыктан тые­лып тору ят нәрсә түгел. Әгәр игътибар итсәгез, йорттагы мәче дә айга яисә атнага берничә көн азрак ашый, бакчага чыгып үзенә кирәкле үләнне эзләп табып, шуның белән тукланып ала. Әмма без — кешеләр, Рамазанда Аллаһ хакы өчен ризыктан тыелып торудан тыш, безгә әле тагын күп нәрсәләр йөкләнә. Ач торып, тәнебез сәламәтлегенә файда китергән кебек, бозык сүздән, ялган-гайбәттән, кеше үпкәләтүдән яисә рәнҗетүдән сакланып, без җаннарыбызны пакьлибез. Әнә шул шартларның үтәлүен күзалдында тотып, Раббыбыз безгә “шәт, тәкъвалыкка ирешерсез”, дип дәшә. Кыямәт көнен­дә Аллаһ, шул-шул кешенең уразасы бармы дип сорячак . Фәрештәләр җавап бирер, әйе, бар, әмма берәүнең гайбәтен сөйләде дә, уразасы мизанда авыр килмәде диярләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кем дә кем ураза тотканда бозык сүз сөйләде, гайбәт сатты, уразасы ач торудан башканы бирмәде”, — дип әйтте. Сер түгел, иске гадәтләрдән тиз генә арынуы кыен, үз гаебебезне күрмибез, башкаларны сөйли­без, шуның белән уразаларыбызның әҗерен дә югалтабыз. Ә бит бөтен гыйбадәтнең дә ахыргы ноктасы кешенең рухи үсеше белән тәмамланырга тиеш. Әгәр шушы югарылыкка ирешә алмасак, дөрестән дә, уразабыз ай буе ач торудан башка нәрсә булмый инде.

Нәкъ менә ураза инсанны өч юнәлеш буенча камилләштерә. Шуның иң беренчесе: җаныбызны тәрбияләү. Гөнаһ кылына фәкать ике төрле сәбәп белән — тәкәбберлек һәм нәфесебезне җиңә алмаудан. Иблиснең гөнаһына тәкәбберлек сәбәп булды. Аллаһ әмеренә каршы барып, балчыктан яралтылган Адәм алдында үзен өстенрәк күрде. Намаз укымаучыларның да хәле шулайрак аңла­тыла. Раббыбыз безгә бишвакыт намазны фарыз кылды, “мин гөнаһ кылмыйм, нигә миңа намаз, әнә, гөнаһлылар укып чистарынсын” дип, Аллаһның әмереннән үз тәкәбберлекләрен өстен куеп, иблистән ким кыланмыйлар.

Икенче сәбәп — нәфесне кулда тота алмау. Бу гөр гөнаһ Адәм галәйһиссәләмгә хас булды. Җән­нәттә яшәгәндә Адәм һәм һәвага һәртөрле җимеш­ләр алларына төшеп торыр иде, бер кайгылары, хәсрәтләре булмады. Адәм баласы, рәхәт тормышка чыккач, аның мәңге бетмәвен тели бит. Атабыз Адәм дә җәннәттә мәңге калу турында хыялланып, дошманы иблиснең мәкерен сизмәде. Беләсеңме, ник Раббың сезгә бу агачның җимешен ашауны тыйды дип, иблис аларга Аллаһ рөхсәт итмәгән җимешне өздертте һәм шуның белән аларның җәннәттән чыгарылуына сәбәпче булды. Адәм бе­лән һәва, җәннәттә мәңге яшисебез килә дип, тыел­ган җимешне ашадылар. Без, кешеләрнең, төп хатасы шунда — Аллаһка таянмыйча теләсә нинди юл белән максатыбызга ирешергә телибез. Адәм галәйһиссәләм дә җәннәттә Раббысы рәхмәте булга­ны өчен генә яшәвен онытып җибәрде һәм моның өчен аңа шактый кыйммәт түләргә туры килде. Хата­сын танып тәүбә итәргә ашыкты, Аллаһ аны кичер­де. Бу мисалдан аңлашыла ки, нәфескә ияреп кылган гөнаһтан тәүбә итүе җиңелрәк, аны тануы авыр тү­гел. Ә менә иблис төсле, мин аннан өстен, әйбәтрәк, минеке дөрес, мин хаклы дип, тәкәбберлегеңне җи­ңә алмасаң, гомереңдә дә тәүбә итмәскә мөмкинсең.

30 көн буена уразаларыбызны кимчелексез тотсак, ихтыяр көчебезнең ныгый барганы бик тиз сизелер. Әмма биредә шунысын аңлау да мөһим: гомерләрендә беренче мәртәбә ураза тотарга ниятләүчеләргә бу гыйбадәтне җиңеләйтеп башларга киңәш итәр идем. Еш кына мин шулай эшлим дә. Килеп сораучылар бар: хәзрәт, әле генә радиодан сезнең белән әңгәмә тыңладык, уразаны башта өч кенә көн тотып карарга киңәш итәсез, ник тулысы белән түгел, диләр. Бу сорауга җавап итеп, пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында булган бер хәлне сөйләп үтәм. Иман китергән берәү килгән дә, йә расүлүлла, минем вакытым бик тар, миңа бер генә намаз укырга рөхсәт бирсәңче, дигән. Ярар, дип ризалашкан пәйгамбәребез (с.г.в.). Сәхабәләр ап­тырашта: ничек инде алай, безгә — бишвакыт, аңа берәүме, диләр. Ашыкмагыз, дигән Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм, ул әле киләчәк, һәм чынлап та, теге кеше янә пәйгамбәребезгә (с.г.в.) мөрәҗәгать иткән. Бу юлы инде ике намаз укырга рөхсәт сораган һәм шулай акрын-акрын бишвакыт намаз укуга барып җиткән. Шәт, пәйгамбәребез (с.г.в.) кырт кисеп аңа намазның бишесен дә үтәү фарызлыгын аңлаткан булса, бу кеше, бәлкем, куркып калып, гыйбадәтен бөтенләй дә ташлаган булыр иде, кем белә! Шуңа күрә исебездән чыгар­мыйк: дингә дәгъват кылганда хикмәт белән эш итү уңай нәтиҗәләргә тизрәк ирештерә, тупаслык, катгыйлык исә, киресенчә, читләштерә.

Безнең бөтен гыйбадәтебез җан халәте белән бәйләнгән. Ә җан ул үзе шундый нәрсә — ул чикләүләрне, киртә куйганны яратмый. Җаным ничек тели — шулай яшим дип сөйләшә күп кеше һәм озак вакытлар дин юлына баса алмый, гаҗиз булып йөриләр.Чөнки җаныбыз сизә, белә: дин ул нәкъ менә җанны билгеле бер кысада тота, киртәгә куып кертә. Җан шушы чикләүне яратмый, гыпырчына-талпына, дини гыйбадәтләрне танымас, үтәмәс өчен әллә нинди дәлилләр белән аклана. Ураза исә җанны тәрбияләүдә иң үтемле гыйбадәт булып санала. Ни өчен Рамазан ае тәмамлануын — Гает көнен бәйрәм итәбез? Чөнки бу көн Аллаһы Тәгалә җаныбызны безнең кулга тоттыра, булдырдың, тырыштың, инде калган айларда да шул рәвешле сакла, ди. һәм Шәүвәл аенда да алты көн ураза тотуыбызны сөннәт итеп куя. Моннан тыш, һәр атнаның дүшәмбе, пәнҗешәмбе көннәрен дә уразада үткәрү шулай ук сөннәт гамәл санала. Үз җаныбызга шайтан түгел, үзебез үк хуҗа булу мөмкинлегенең уразада чагылуын исебездән чыгармасак иде.

Уразаның икенче аспекты — мескен-фәкыйрьләрнең хәлен аңлау. Безнең җәмгыятьтә еш кына шул күренешкә тап буласың: бер байдан бурычка акча биреп торуын сорасаң, акчам юк яки фәлән әйбер сатып аласым бар, шуңа да җитми әле дип акланырга керешә. Кызык бит, үзе бай, ә акчасы юк. Ни өчен бай кешедә акча юкмы? Әгәр кесәсендә 100 мең акчасы булса, шайтан аңа 110 меңлек әйберне сатып алырга кызыктыра, монысы затлы­рак, шунысын ал, ди. Минем үземә дә 10 мең җитми, сиңа бирсәм, тагы да күбрәк җитмәячәк, дип җавап бирер ул сезгә. Менә шуның өчен дә уразаның җанга файдасы турында сөйләп бетерерлек түгел.

Ниһаять, өченче аспект — организмны дәвалау үзлеге. Тикшерүләрдән күренгәнчә, авыруларның 90 проценты артыгын ашаудан килеп чыга. Ач торып шактый авырулардан дәваланырга мөмкин.

Ураза гыйбадәте безгә тагы шунысы белән дә кадерле: һәммә изге китаплар да шушы айда иңгән. Коръәни Кәрим Кадер кичәсендә иңдерелә башлаганда, “Икъра!” ягъни “Укы!” дигән аять белән башланып китә. Аллаһның бу әмере мөсел­маннарга моннан мең ярым еллар элек үк яңгырады, мәгәр бүгенге көндә барыбыз да гыйлем эстәүдә дип әйтергә иртәрәк әле, кызганыч. Туктадык гыйлем алудан! һәм дөньяви һәм дини гыйлемнән шулкадәр зәгыйфь күбебез. Бүгенге көндә галимнәр ясаган ачышларның барысы да Изге Китабыбызда хәбәр ителгән. Әлмәттә бер очрашу вакытында рус милләтеннән булган егет “ Кто написал Коран?” дип сорады. Мин моңа француз океанологы Жак Ив Кустоның Исламга килү тарихын сөйләдем. Моннан да кулайрак җавапны табып булмас иде. Жак Ив Кусто Урта диңгездә су астында бер-берсенә кушылмыйча ага торган ике агымны таба. Берсе тозлы, берсе төче су була аларның. Галимнең бу ачышы матбугатта басылып чыккач, Шәех Зиндани атлы Коръән хафиз аны эзләп Парижга килә һәм Коръәннең Рахмән сүрәсендәге 19-20 нче аять­ләрне укып күрсәтә. “ Аллаһ берсе татлы, берсе тозлы ике диңгезне янәшә агызды. Аларның арасында Аллаһуның кодрәт пәрдәсе бардыр, сулары кушылмас” диелгән бу аятьләрдә. Француз океанологы гаҗәпләнүен яшерми, моңарчы мин Коръәнне Мөхәммәд(с.г.в.) үзе язгандыр дип уйлый идем, әмма ул яшәгән чорда диңгез төбенә батискафсыз төшеп булмаганлыгы мәгълүм, мин бу динне кабул итәм, ди.

Каһирә шәһәренең Үзәк музеенда кызыклы табылдык саклана. 1881 нче елда Кызыл диңгез яр буеннан табып алынган фиргавен гәүдәсе ул. Аның тарихы Коръәндә болай тасвирлана. Үзен “мин — иләһ!” дип белдергән һәм кавемен үзенә табынып яшәргә мәҗбүр иткән Рамзес-2 не бер илаһлыкка өндәргә Аллаһы Тәгалә Муса пәйгамбәрне җибәрә. Әлбәттә, тәкәббер фиргавен хакыйкатьне кабул итми һәм Муса белән аңа ияргән иптәшләрен гаскәре белән куа чыга. Кызыл диңгез ярына килеп җиткәч, Аллаһның кодрәте белән ул икегә ярыла һәм шул юлдан Мусаның кавеме теге як ярга чыгып китә. Артыннан ук килеп җиткән фиргавен, диңгезгә керәм дигәндә, ул кушылып китә һәм бата башлый. Төпкә төшеп җиткәнче фиргавен аңында була һәм үлем куркынычыннан иман китерә, мин Муса белән Һарунның илаһысына иман китердем ди. Әмма җаны бугазына килеп терәлгәч кенә тәүбәгә килүчеләрнең тәүбәсен кабул кылмый Раббыбыз. “Юныс” сүрәсенең 92 нче аятендә болай диелә: “Сездән соң киләчәк кешеләргә гыйбрәт булсын өчен тәнегезне бүген су өстенә чыгарабыз. Ләкин кешеләрнең күбрәге Безнең гыйбрәтләнерлек аятьләребездән гафилләр, һич вәгазьләнмиләр”.

Безнең барыбыз да тормышта ниндидер авырлыкка тарысак, ярдәмне һич икеләнүсез бер Аллаһтан гына сорыйбыз. Кайберләребезгә Аллаһ Үзен шундый иттереп таныта ки, күкрәгендә — җаны, башында акылы булган кеше берничек тә намазга басмый калалмый инде! Шушы уңайдан бер гыйбрәтле хәл сөйләп үтим әле. Зур гына хәрби дәрәҗәгә ия кеше гаиләсе белән юл һәлакәтенә очрый. Бер мизгелдә бу кеше үзен читтән, өстән күзәтә: юл кырында моның үле гәүдәсе ята, ашыгыч ярдәм табиблары аны җәймә белән ябып куйганнар. Шунда күп тә үтми, ак болытлар моны һәм ике яшьлек баласын уратып алып, өскә таба менгезеп китәләр. Бер капкага җиткәч, бала шуннан кереп китә, бу кеше кала. Кисәк кенә күкрәгендә көчле авырту тоеп уянып китсә, үзенең моргта ятканлыгын аңлый, моны яра ук башлаган булалар. Скальпельны вакытында тотып өлгерүе генә коткарып кала. Хәрбинең беренче соравы баласының исәнме — түгелме икәнлеген белешү була. Хатыныгызны коткарып калдык, ә менә балагызны — юк, дигән җавап ишетә ул. Шушы хәлләрдән соң да Аллаһка сәҗдә кылмасам, җир йөзендә яшәвемнән ни мәгънә, дип үзе сөйләде миңа бу гыйбрәтле вакыйганы әлеге кеше. Менә шулай, җәмәгать, һәрберебезнең дә яшәү дәверендә Аллаһны искә төшергән мизгел булмыйча калмый. Дөрес яшәү рәвешен күрсәтүче 74 мең сүздән гыйбарәт Коръәни Кәримебезне гомерендә бер кулына тотып карамаучылар да бар хәтта! Югыйсә, яңа машина йә булмаса суыткыч сатып алуга ук аның тизрәк инструкциясен укып чыгабыз. Ничек куллансак озаграк сакланыр дип, шул әйберләр өчен җан атып яшибез. Ә менә җанны ничек дөрес кулланырга тиешлеген аңлатучы Коръәни Кәрим белән кызыксынуны бер читкә куябыз. Җаныбызны яндырып, көйдереп бетергәч, өшкерүләрен сорап хәзрәттән хәзрәткә йөгерәбез. Минем янга да килеп керде шулай берәү. Авырыйм, врачлар сәбәбен белмиләр, Коръән укып җибәрмәссезме, ди. Бу кеше эшмәкәр икән, әнисе башка шәһәрдә яши, үзенең исә әнкәсе янына дүрт еллап инде кайтканы юк. Авыруларыбызның төп сәбәбе бит дөрес яшәмәвебездә! Бу кешегә дә шуларны аңлаттым. Әниегез янына күчтәнәчләр төяп кайтыгыз, ризалыгын алыгыз, эшләрегез дә уңайланыр, сәла­мәтлегегез дә яхшырыр, дидем, чөнки хакыйкать шушы. Җәннәт — аналарның аяк астында, тагы да югарырак итеп фикерләсәк — Аллаһны һәрвакыт танып яшәвебезне аңлата. Шуңа күрә гафил булмыйк, бу дөньяның тиз узучан мизгелләренә алданып, мәңгелек бәхет-сәгадәтләрдән коры калмыйк…