Нидерланд психологы, профессор Ван дер Ховен Коръәни Кәримне уку һәм «Аллаһ» сүзен кабатлау вакытында тап булган ачышын хәбәр итә.
Профессор үзенең ачышын өч ел буена күп кенә кешеләр белән алып барган тирән эзләнүләр тәҗрибәсе белән раслый. Аның пациентлары да мөселман булмый, күпләре исә гарәпчә бер сүз дә белми. Аларга «Аллаһ» сүзен дөрес итеп әйтергә өйрәтәләр. Нәтиҗә искиткеч була, бигрәк тә төшенкелеккә бирелү һәм психик киеренкелек белән җәфа чигүчеләр уңай нәтиҗә күрсәтә.
Психолог Ван дер Ховен болай ди: «Коръәнне гарәпчә даими укучылар һәртөрле психик авырулардан имин була, чөнки анда «Аллаһ» сүзе күп мәртәбә кабатлана».
Шуның белән бергә профессор «Аллаһ» сүзендәге һәрбер хәрефнең психик авыруларны дәвалаганда уйнаган ролен аңлата. Мәсәлән, «һәмзә» белән «әлиф», сулышны контрольдә тотып, тын юлларының эшчәнлеген яхшырта. «Ләм» сулышны җиңеләйтә. Ахыргы хәреф «һә» үпкә белән йөрәкне тоташтыра. Бу тоташу, үз чиратында, йөрәк тибешен тәртипкә сала.
Бу ачыштагы иң кызыклы факт шул: Ван дер Ховен мөселман түгел.
Аллаһыга мактау булсын, Ул Үзенең серләрен кемгә теләсә, шуңа ача: «Аллаһы Тәгалә хикмәтне теләгән кешесенә бирә. Тәхкыйк, кемгә хикмәт бирелсә, ул кешегә Аллаһы Тәгаләдән күп хәерләр бирелде.» (Бәкара 269)