Кеше нинди дә булса өйдә гөнаһ кылганда, әлеге өйнең түбәсе Аллаһыдан аның өстенә ишелеп төшәргә рөхсәт сорый. Әгәр инде кеше ачык күк астында гөнаһ кыла икән, ул чакта җир Аллаһыдан, ачылып, әлеге кешене йотарга сорый. Аллаһы Тәгалә җавап итеп алардан Үзенең колын калдыруын сорый, чөнки ул үкенергә тәүбә итәргә мөмкин.
Кешенең һәр иңендә берәр фәрештә бар. Уң иңдәге фәрештә яхшы гамәлләр кылынуга, шунда ук аларны язып куя. Сул иңдәге фәрештә кеше тарафыннан кылынган гөнаһны язарга җыенганда, уң яктагы фәрештә аңа көтеп торырга куша. Әгәр алты сәгать дәвамында кеше үзенең кылган гамәле өчен үкенсә, аңа бу гөнаһы язылмый, әгәр инде үкенмәсә, ул кылган начар гамәл аңа бер гөнаһ булып языла, шул ук вакытта яхшы гамәл ун күләмдә языла.
Мөселманнар, карагыз әле, Аллаһының рәхмәте ни дәрәҗәдә зур! Мөгаен, күп гомерләрен гөнаһ кылып үткәрүчеләр хәзер ул тәүбәләрне кабул ителмәс дип уйлыйлардыр яки шундый гөнаһлы яшәү рәвеше алып барудан тәүбә итәргә оялалардыр. Бу — шайтан хәйләсе. Тәүбә итәргә карар кылучылар өчен тәүбә капкалары үлем җиткәнчегә кадәр һәрвакыт ачык. Әммә кешенең үлем алды агониясе халәтендәге тәүбәсе инде кабул ителмәячәк. Кояш көнбатыштан чыккач, бу тәүбә капкаларының ябылуын белдерүче билге булыр. Кояш бу рәвешчә чыккач, беркемнең дә тәүбәсе кабул ителмәс, һәм кем үзен ничек тотса шуның белән калыр да: кяфер көферлектә, ә мөселман Исламда калыр Аллаһы Тәгалә һәркемгә тәүбә итү теләге бирсен һәм дөрес юлга юнәлтсен!
(Татар мөселман календаре 2012)