Мөхәррам аеның 10 нчы көне «Гашурә» көне. Гашура көне быел кайчан дигән сорауга, 2024 елда бу көн – сишәмбе, 16 июль көненә туры килә, дип әйтә алабыз.
Гашурә көне мөхәррам аеның 10 нчы көне, бу сүз «гашәрә» тамырыннан, ягъни «ун» сүзеннән ясалган. Аллаһ илчесе уразаны Гашурә көненә бер көн өстәп, 9ы һәм 10ы, яисә 10ы һәм 11е тотарга кушты.
Имам Әхмәд хәдисләр җыентыгында мондый хәдис китерелә:
«Гашурә көнендә ураза тотыгыз. Бу эшегездә яһүдиләргә ошамаска тырышып, йә бер көн алдан, йә бер көн арттан ураза өстәгез».
Гашура көнне ничек ураза тотарга?
Әлеге хәдисләрдән чыгып, шуны әйтергә була: Гашурә уразасын ике көн тоту хәерлерәк.
Шулай итеп:
- Иң яхшы ураза булып тугызы һәм унысы тоткан ураза булачак. (15-16 июль 2024 елда)
- Дәрәҗәсе ягыннан бераз түбән булып унысы һәм унбере тоткан ураза тора (16-17 июль 2024 елда).
- Савабы буенча тагын да түбәнрәк дәрәҗә булып бер генә көн тоткан ураза санала (10 нчы мөхәррам Гашура көнне) (16 июль 2024 ел).
Гашура көне уразасына ният һәм ифтар (авыз ачу) догасы
Гашура көне уразасына ничек ният кылалар? Ният иң беренче күңелдә булырга тиеш. Тел белән ният кылу да яхшы. Ниятне түбәндәгечә үз телеңдә кылырга мөмкин:
Сәхәр ашаганнан соң, уразага керү догасы (ният):“Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Гашура көне уразасын тотарга ният кылдым.
Авыз ачканда укыла торган дога:“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.
Бу уразадан нинди файда алып була? Бу дата нинди вакыйгаларга бәйле?
1. Гашурә көнендә ураза тоту Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең сөннәте, шуңа күрә бу көндә ураза тоту хәерле гамәл санала, Кеше Пәйгамбәрнең үрнәгенә күбрәк ияргән саен, ул кешене Аллаһы Тәгалә дә шулкадәр күбрәк ярата. Шулай ук, һәрбер яхшы гамәл үзе артыннан икенче яхшы гамәлне ияртә. Ә һәрбер начар гамәл үзе артыннан икенче начар гамәлне ияртә.
2. Бу көннең уразасын Пәйгамбәр Мөхәммәд һәм аның сәхабәләре генә тотып калмыйча, шулай ук Муса галәйһиссәләм һәм аның сәхабәләре дә тоткан. Бу урында шуңа басым ясарга кирәк: Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бу көндә ураза тотуны яһүдиләрдән алмаган. Алда әйтеп үтелгәнчә, ул бу уразаны Мәдинәгә күченгәнче үк тоткан. Ә Мәдинәгә күченгәч, ул яһүдиләрдән ни өчен алар да бу көнне уразада булуларын һәм бу көнгә нинди мәгънә биргәннәрен беләсе килеп кенә сорый. Шуңа күрә Пәйгамбәребез бу уразага тагын бер көн өсти. Бу, киресенчә, Пәйгамбәребезнең аларга охшарга тырышмаганлыгын күрсәтә.
3. Гашурә көне безгә Аллаһы Тәгаләнең рәхимлелеге турында, Аның пәйгамбәрләренә карата яратуын исебезгә төшерә. Пәйгамбәрләрнең үз халкы аларны онытсалар да, зурламасалар да, Аллаһ бу вазифаны икенче халыкка бүләк итә. Шуңа да мөселманнар бу вакыйгалар турында онытмаска тиеш.
4. Бу көн безгә кешеләр арасындагы якынлык туганлык җепләре белән генә үлчәнмәгәнлеген күрсәтә. Чын туганлык дип диндәге кардәшлекне атап булыр иде. Пәйгамбәр галәйһиссәләм яһүдиләргә үзен Мусага аларга караганда да якынрак дип әйткән. Гәрчә алар Муса яки аның сәхабәләре нәселеннән булсалар да. Алар Муса алып килгән тәгълиматтан күптәннән читләштеләр, ә мөселманнар әле дә Мусаны пәйгамбәр буларак яраталар.
5. Гашурә көне Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен дә күрсәтә торган көн. Аллаһы Тәгалә бу көндә зур могҗиза диңгезне икегә аерып күрсәтте. Бу исә Аллаһы Тәгалә өчен бернинди мөмкин булмаган әйберләр юк икәнен күрсәтә. Барлык физика законнары, без белгән һәм белмәгән фәннәрне Аллаһы Тәгалә Үзе бар кылды һәм Үзе теләгәнчә алар белән идарә итә ала. Әмма бу законнар Аллаһның Үзенә берничек тә тәэсир ясый алмыйлар.
6. Бу датаны истәлекле иткән вакыйгалар безгә иман китергән бәндәләрнең көчен аларның иманнарында икәнен күрсәтә. Ягъни кеше куәт, корал, ниндидер әзерлекләр белән көчле түгел, ә үзенең Алаһка булган иманы белән көчле. Муса артыннан куган Фиргавен гаскәре ул вакытларда иң көчле армияләрнең берсе була, ә бәлки андый көчкә ия бердәнбер гаскәр дә булгандыр. Муса һәм аның халкы алар белән каршы торырлык түгел иде, алар бер кырда очрашкан булсалар, әлбәттә, җиңелгән булырлар иде.
Шуңа күрә, тормышта ниндидер кайгы-хәсрәт килеп чыкса, бу Аллаһтан сынау булып, аннан чыгу юлын да Аллаһы Тәгалә Үзе бирәчәк дигәнне аңлата. Безгә үзебез өстендә эшләргә генә кала.
7. Бу хәдисләрдән тагын бер файда һиҗри календарь. Ислам динендә һәрбер олы вакыйгалар безнең хәтердә һиҗри календарь даталары буенча истә калган. Бу исә без, мөселманнарга, бу календарь белән дә яшәргә кирәклекне аңлата. Кояш календаренда да 30-31 көн бер ай дип атала. Ай календаренда яңа ай туып, икенчесе туганчы бер ай булып санала. Кояш календәре безгә күп очракта авыл хуҗалыгында кирәк булса (утырту, чәчү эшләре елның бер вакытына көйләнгән), ай календаре дини вакыйгалар, бәйрәмнәр өчен кирәк.
Ай календаре куллануда уңайлы һәм һәрбер кеше өчен җиңел календарь. Әмма Татарстан җирлегендә ай берничә көн чыкмыйча торуы бар. Шулай да кояш календаре кебек аерым математик санаулар кирәк түгел.
Гашурә көне барлык мөселманнар өчен дә күркәм бәйрәм булып саналса да, шигыйлар (шиитлар) бу көнне кайгы һәм хәсрәт көне буларак билгеләп үтәләр. Бу көндә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең оныгы Хөсәен гаделсез рәвештә үтерелә. Шигыйлар бүгенге көнгә кадәр 10 нчы мөхәррәмне траур матәм буларак билгеләп үтәләр. Үз-үзләрен кыйнау, аркаларын, битләрен кисеп канга бату болар барысы да алар үзләре уйлап чыгарган һәм пакь Ислам диненә кагылышы булмаган гамәлләр. Аллаһ безне мондый ялгышлыклардан ерак тотсын!
Гашурә бик күркәм көн. Гашура көнендә шактый күп әһәмиятле, тарихи, сөенечле вакыйгалар булган. Шуларның аеруча мөһим булганнары Аллаһның пәйгамбәрләре белән бәйледер.
Гашура көнендә:
- Бөек Раббыбыз бу дөньяны, Адәмне яраткан, нәкъ бу көнне Адәм тәүбәсе кабул ителгән;
- Нух көймәсе тауга килеп җитеп, андагы мөэминнәр туфаннан котылган;
- Бу көнне Ибраһим пәйгамбәр туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Гайсә һәм Идрис пәйгамбәрләр күккә ашкан;
- Муса пәйгамбәр һәм аңа ияргәннәр Фиргавеннең эзәрлекләвеннән котылганнар, Фиргавенне шул көнне диңгез сулары йоткан;
- Юныс пәйгамбәр балык карыныннан исән-имин чыгып котылган;
- Әюб пәйгамбәр авыр чирдән савыккан;
- Озак елларга сузылган аерылышудан соң Ягъкуб улы Йосыф белән очрашкан;
- Йосыф зинданнан чыккан;
- Сөләйман пәйгамбәр патша булган.
Шулай итеп, догалар, теләкләр кабул ителгән һәм бик күп бәла-казалардан котылуга сәбәп булганы өчен, Гашура коне котлы вә шатлыклы бер көн булып исәпләнә. Аллаһы Тәгалә һәрбарчаларыбызга да шушы бөек көнне тиешенчә итеп уразалар тотып, догалар кылып үткәрергә, әҗер-савапларга ирешергә насыйп итсен!
Гашура көне догасы
Гашура көнне нинди дога укырга соң? Бу изге көндә түбәндәге догаларны укырга киңәш ителә
ГАШУРА ДОГАСЫ
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Хәсбүнәл-лаһи вә нигъмәл-вәкиил, нигъмәл-мәүләә вә нигъмән-нәсыйр.
Сүбхәәнәл-лаһи мил’әл-мизәәни вә мунтәһәл-гыйлми вә мәбләгар рида вә зинәтәл-гаршә ләә мәлҗәә вә ләә мәнҗәә минәл-лаһи иллә иләйһи.
Сүбхәәнәл-лаһи гадәдәш-шәфгый вәл-вәтри вә гадәдә кәлимәәтиллаһи әт-тәәммәәти күллиһә. Әс әлүкә (нәс’әлүкә) әс-сәләәмәтә бирахмәтикә йә әрхәмәр-раахимин. Вә ләә хәүлә вә лә куввәтә иллә билләһил-галиййил-газыйм.
Вә һүә хәсби вә нигъмәл-вәкиилү вә нигъмәл-мәүләә вә нигъмәннәсыйру.
Вә салләллаһү галә сәййидинә Мухәммәдин хайри халькыйһи вә галәә әәлиһи үә сахбиһи әҗмәгыйн